«Хатынымның күкрәгенә татуировка ясатырга телим»
Күптән түгел татар эстрадасының танылган җырчысы Элвин Грей татуировка ясаткан вакытта төшерелгән фотосын инстаграм сәхифәсендә урнаштырды. Әлеге фотосурәт шактый комментарийлар җыйды.
Күптән түгел татар эстрадасының танылган җырчысы Элвин Грей татуировка ясаткан вакытта төшерелгән фотосын инстаграм сәхифәсендә урнаштырды. Әлеге фотосурәт шактый комментарийлар җыйды.
Элвинның, ягъни Радик Юльякшинның, болай да күп татуировкалары бар. Шулай да, июнь башында җырчы яңа татуировка ясатты. «Миңа тормышым үзе татуировкалар өчен илһам бирә», – ди ул.
Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров та татуировка хакында комментарий калдырган. «Брат, хатынымның сул күкрәгенә синең исем белән татуировка ясатырга телим. Ничек язсак яхшырак булыр икән: Элвинмы, Радикмы?» – дип шаярта Данир.
Радик бу сүзләргә бер дә аптырамый, Сабировка: «Анысын үзегез хәл итегез инде» – дип җавап кайтара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк