Логотип
Хәбәрләр

“Көндәшлектән курыкмыйм”

“Созвездие – йолдызлык”, “ Татар моңы” һ.б. татар бәйгеләрендә бервакытта да дөреслек булмады. Дөреслек булмау аркасында җырчы буласы кешеләр җырчы булудан баш тартты. Мин дә шулар рәтендә идем. Бәйгеләрдә һәрчак теге яки бу артистның укучысы, танышы җиңә иде. Бөтен конкурсларда шулар. Без – чүп идек, ничек кенә җырласаң да, кертмәделәр. Үзем язган җырларны башкарып та карадым – үткәрмәделәр. Бөтен җирдә үзләренең кешеләре иде.

Гөлүс Хәбибрахманов – татар эстрадасында яңа исем. Җырчы һәм алып баручы белән тормышы, шоу-бизнес үзенчәлекләре һәм популярлык турында әңгәмә кордык.

 

“Габдулла Тукай кебек бер авылдан икенче авылга күченеп йөрдек”

 

– Гөлүс, кайсы яклардан буласыз?

– Тумышым белән мин Теләче районыннан. Габдулла Тукай кебек бер авылдан икенче авылга күченеп йөрдек, чөнки әтинең эше шундый – мал табибы булып эшләде. Авылларда мал табиблары аз булу сәбәпле, аларны авылдан-авылга чакыра иделәр.

Кечкенә чактан ук җырлыйм. “Тик тормадың, җырларга гына тора идең. Бәлки, җырчы булырсың, дип уйладык”, - дип искә ала әнием. Безнең нәселдә профессиональ җырчылар булмаса да, иҗат белән шөгыльләнүчеләр бар. Әтием мәрхүм, бик яшьли китте. Йөрәк. Урыны оҗмахта булсын. Әнием гомере буе балалар бакчасында эшләде.

Әле дә исемдә: авылда республикакүләм бәйрәмнәр уза иде. Аны алдынгы колхозда оештыра иделәр. Әти шуларның берсендә катнашырга чакырды. “Әйдә, берәр җыр җырлап карарсың әле, улым”, - диде. Дус малай белән җыр өйрәндек. Икебез дә беренче сыйныфта укыйбыз. Сәхнәгә чыгарга оялдык. Дус малай бөтенләй качты, өенә кайтып китте, чөнки бик күп кеше җыелган иде. Әти мине этә-төртә сәхнәгә алып чыкмакчы. Оялуымнан елап алдым. Сәхнәгә чыгып, “Йөрәгеңдә кем икән?” җырын а-капелла җырладым. Шуннан соң колхоз председателе өстәлдән бер кочак тәм-томнарны пакетка җыеп, миңа бирде. Бер апа: “Менә чын Шаляпин бу!” – диде. Саушта миңа Шаляпин дигән кушамат тактылар.

Авылда әти иртәнге дүрттә торып, эшкә чыгып китә. Мин кайтканда ул йоклый, ул киткәндә мин йоклап калам... Әти безне күрмәде дә диярлек. Шуңа күрә хуҗалык буенча эш күп иде. Кайчан бетәр икән бу эш, дип, авылдан таясы килде. 9 нчы сыйныфны тәмамлап, Алабуга механика көллиятенә укырга кердем. Авыл йортында - абыйларда яшәдем. Абыйларда да эш күп иде... Кушканны эшлисең, каршы килеп булмый. Абыйларда торганда мөстәкыйль булырга – ашарга пешерергә, эшләргә өйрәндем. Техникумда русча укыттылар, бик кыенга туры килде. Русча сөйләшә белмәгәч, миннән көләләр иде. Алабугада русча сөйләшергә дә өйрәндем дип әйтә алам. Көллиятне тәмамлаганнан соң, авылга кайттым. Җырлыйсым килде. Әти авылда калырга тәкъдим итте. Колхоз председателе дә: “Син – талантлы егет, мин сине инженер итеп билгелим”, - дип әйткән иде. Әле техникумда укыган чакта ук бәйрәмнәрдә, концертларда катнашып, җырлап йөрдем. “Нишләп йөрисең син монда? Мәдәният институтына барсаң, яхшырак булыр”, – дип әйтә иде укытучылар. Шулай итеп, беркемне тыңламыйча, беркемгә бернәрсә әйтмичә башкалага  Казан дәүләт мәдәният институтына юл тоттым.

“Татар бәйгеләрендә бервакытта да дөреслек булмады”

 

Кабул иттеләрме?

Бик җиңел укырга кердем мин. Рус хоры бүлегенә. Баштан татар хоры һәм рус хоры бүлекләренә документларны тапшырдым. Коридорда композитор Рөстәм Зарипов очрады да, рус хоры бүлегендә калырга үгетләде. Шулай итеп, рус хоры бүлегендә калдым. Керү имтиханында бер генә сынау тапшырдым. Комиссия җырлау осталыгын, сәләтне тикшерде. Музыкаль белемем юк. Үзлегемнән гармун, фортепиано, гитарада уйнарга өйрәнгән идем. Имтиханга хромка гармун алып килдем. Керү имтиханында бик көчле белгеч - хор дирижеры Алевтина Булдакова, Рөстәм Зарипов һ.б. утыра иде. “Нәрсә эшли беләсең?” – диделәр. “Туган тел”не җырладым. “Рәйхан”, “Тәфтиләү”, “Катюша”ны җырладым. Хромка гармунда авыл көйләрен уйнап күрсәттем. Ишетү сәләтемне тикшерделәр – төрле аккордлар уйнап күрсәттеләр, ритмны кабатлап күрсәттем. Берзаман, укырга керүчеләрнең исемнәре язылган исемлек элделәр. Исемлектә минем фамилия дә бар иде. Үзем дә шаккаттым! Шулай итеп, калган ике имтиханнан мине азат иттеләр, бәхет елмайды! Татар хоры бүлегенә барып та тормадым. Рус хоры бүлегендә шунысы ошый иде: Алевтина Владимировна студентларны җырларга өйрәтергә алып кала иде. Һәр студент белән аерым эшләде. Нота белмәгән килеш җырлавы авыр иде, кайчак күздән яшьләр чыкты...

Сүз дә юк, уку җиңел бирелмәде. Әмма тырышып укыдым. Альберт Вәлиуллин, Сөмбел Билалова, Алинә Сафиуллина, Марсель Вәгыйзов, Дилә Нигъмәтуллина, Альбина Апанаева, Алия Хәмзина, Асылъяр белән бер чорда укыдык.

Шул ук вакытта бәйгеләрдә, конкурсларда катнаштым. “Созвездие – йолдызлык”, “Татар моңы” һ.б. татар бәйгеләрендә бервакытта да дөреслек булмады. Дөреслек булмау аркасында җырчы буласы кешеләр җырчы булудан баш тартты. Мин дә шулар рәтендә идем. Бәйгеләрдә һәрчак теге яки бу артистның укучысы, танышы җиңә иде. Бөтен конкурсларда шулар. Без – чүп идек, ничек кенә җырласаң да, кертмәделәр. Үзем язган җырларны башкарып та карадым – үткәрмәделәр. Бөтен җирдә үзләренең кешеләре иде.

 

“Үз-үземә ышанычым артты”

 

Шуңа күрә дә алып баручы булырга уйладыгызмы?

Алып бару миңа бик ошый иде. Кызык иде ул миңа. Мин аралашырга, кеше белән сөйләшергә яратам. Теләсә кайсы кеше белән уртак тел таба алам. Туйларга шаһит итеп чакыралар иде. Тамадалар юк, туйны элек шаһитлар алып бара иде бит. Берзаман үзебезнең районнан бер белмәгән кешеләр акчага чакыра башладылар. Хәтта өйдән килеп алалар иде. Туйлар авылда, өйдә уздырыла, йә мәктәптә, ашханәдә була иде. Акча түлибез дигәч, күңел дә канатлана! 28 тапкыр шаһит булдым.

Казанда инде “тамада” дигән сүз дә чыккан иде. Композитор Илфат Дәүләтшин үзе белән мине банкетларга алып бара башлады. Илфат абый аппаратурасын көйли, алып бара, мин җырлый идем. Шуннан, әкренләп, авылдашым Финарис белән клубтан аппаратура алып, банкетлар үткәрә башладык. Ә күңелдә: “Эх, җырлап йөрсәң иде!” – дигән хыял калган иде. Алып та барам, җырлый да идем – универсал. Андый кешеләр хәзер дә бик сирәк.

Тамада булып йөргән вакытта Галия белән гаилә кордык. Үземне җыр бәйгесендә тагын бер кат сынап карыйсым килде 2007 елда “Йолдызлар фабрикасы”нда катнаштым. Финал этапка эләккән идем. Мелизмнар белән “Талларым” җырын башкардым. Нәтиҗәдә, проектка Илназ Баһ һәм Диләрә Илалетдинованы алдылар. Шунда оештыручылар: “Фәлән сум түләсәң, без сине алабыз”, - диделәр. Гади авыл егете идем, кесәмдә өч тиен акча... Нинди акча, ди?! Күңелдә тагын бер зур яра калды.

Шуннан соң татар эстрадасына кул болгадым. Үземне тулаем алып бару – тамадалык юнәлешенә багышладым. Яңа программа эшләдем, киемнәр алдым. Кешедән-кешегә хәбәр тизрәк барып ирешә, реклама да кирәкми. Тегендә-монда, гел чакырып тордылар. Хәзер дә шулай ук, Аллаһка шөкер, атна саен алып баручы буларак банкетка чакыралар. Хәзер инде төрле шәһәрләргә дә барам – Мәскәү, Казан, Түбән Новгород, Самара, Ульяновск... Себергә дә чакырганнары булды.

Алайса, остарып беткәнсез икән.

Остарасың, шомарасың инде. Элек, гомумән, үземнең тавышымнан үзем курка идем, җырларга ояла идем. Чордашларым – Марсель Вәгыйзов, Алинә Сафиуллиналарның җырлавын күреп, тыңлап, мин болар кебек булдыра алмыйм, дип, үз-үземне эчтән битәрли идем. Хәзер чагыштырам да: “Ә мин алардан кайсы ягым белән ким? – дим. Үз-үземә ышанычым артты. Радионы кабызып тыңлыйм да, кайчак бер җырны икенчесеннән аера алмыйм: стиле буенча да, эшкәртү ягыннан да аерма юк, һаман шул бер балык башы. Мин исә теләсә кайсы стильдә җырлый алам.

Хәзер татар эстрадасында җырларга булдым. Бик күп дусларым: “Нишләп болай йөрисең, әйдә, эстрадада җырлый башла”, - дип, этәргеч бирделәр, ярдәм күрсәттеләр. Алар синең потенциалыңны, өметеңне күрәләр икән, нишләп әле мин үз-үземне тоткарлап торырга тиеш? Уйладык-уйладык та, дусларның, хәләл җефетемнең ярдәме белән җырлар яздыра, клиплар төшерә башладык. Хатыным Галия  журналист, дәрәҗәле урыннарда эшләде, мин аны “мозг” дип йөртәм. Эстрададагы җырчыларны беләсеңдер, бер кеше дә берүзе бернәрсә эшли алмый. Һәр артистның командасы, ярдәм итүчесе бар. Чөнки ул зур хезмәт, зур акча. Биш тиен түләп, радиодан җырларыңны яңгыратып, беркайчан да танылган артист була алмыйсың. Шоу-бизнес өлкәсендә үзең эшли башлаганнан соң гына, анда күпме хезмәт, чыгым киткәнен аңлыйсың. Аның нечкәлекләре бик күп икән.

 

“Шоу-бизнеска бер кергәнсең икән, аннан туктап калып булмый”

 

Әңгәмәгә Гөлүс Хәбибрахмановның хатыны Галия Хәбибрахманова да кушылды:

Эстрада ул – иҗат кына түгел. Мин җырлап йөрим, дип кенә булмый. PR, маркетинг алымнарын кулланырга кирәк, барлык нечкәлекләрне алдан күрә белеп, эшләргә кирәк. Сүз дә юк, авыр. Гөлүс тамада булып эшләгәндә бер бәягә генә йөрде. Хәзер шул ук бәя белән йөрү безнең өчен отышлы түгел, шуңа күрә бәяне арттырдык. Халык әйтә: “О, Гөлүснең җырлары радиода әйләнә башлады, кеше булган, бәясен арттырган”, - ди. Бәяне арттырмыйча берничек тә мөмкин түгел, чөнки зур суммага контракт төзедек. Ул акчаны кире кайтару өчен берничек тә 20 меңгә генә банкет алып барып булмый. Бер җырны әзерләр өчен дә (көен, сүзләрен язу, сведение, мастеринг, аранжировка ясату, яздыру, клип төшерү) йөз меңнән артык акча кирәк. Тамашачылар өчен һаман бер төрле кием туйдыра, бер образ гына да ун меңгә чыга. Вакыт та китә. Шушы чыгымнарның бөтенесен исәпкә алганда очсыз бәягә йөреп булмый. Ә халык шуны аңламый. Җырчының башка чарасы юк, чөнки чыгымнар бик күп. Бу өлкәгә кереп китәсең икән, бу – иҗат түгел, бизнеска әйләнә. Шуңа күрә дә шоу-бизнес дип атала да. Бүгенге көндә җырчы эшләгән акча да өйгә кайтмый, барысы да эшкә кереп бара. Ә бит тормышны алып барырга кирәк, балалар да бар. Шоу-бизнеска бер кергәнсең икән, аннан туктап калып булмый. Туктасаң, төшеп каласың.

Гөлүс Хәбибрахманов:

Әле кичә генә бер кеше шалтыратты, банкетка чакыра. Бушка. “Берничә җырчы белән сөйләштем, вәт анда бәялә-ә-әр!” – дип, шаккаткан. Бу абзыйга күпме чыгым киткәнен сөйләп күрсәттем. Аннан соң гына, бушка эшләмәвемне әйттем.

Галия Хәбибрахманова:

Мин болай аңлатыр идем: әйтик, авылда койма куйдырганда кешегә берничек тә: “Әйдә, миңа килеп, бушка эшләп китә әле”, - дип әйтмисең. Материалын сатып алырга, юлга бензинга, хезмәткә акча түләргә кирәк. Бу берничек тә башка сыя алмый. Эстрадада да нәкъ шул хәл. “Син минем дус”, - дип, килеп, бушка җырлап китүчеләр бар. Гел шулай җырлап йөрү дөрес хәл була алмый.

Гөлүс Хәбибрахманов:

Дуслар, танышлар, якын кешеләрнең сүзен тыңлап, яннарына килеп, җырлавың өчен ике тапкырга күбрәк акча түләргә тиешләр. Гел шулай теләктәшлек белдереп торсалар, икенче тапкыр бушка җырларга мөмкинсең. Концертың кайчан була, булса, чакыру билетлары бирерсең инде, диләр. 3-4 билет сатып алып, миңа теләктәшлек белдерерсеңдер бит, дим. Шулай дип әйтмичә булмый, халыкны тәрбияләргә кирәк. Шуңа күрә халык дөрес аңласын иде.

 

“Эстрадада дуслык юк. Анда бары тик көнләшү генә”

 

Хәзерге вакытта иҗади планнарыгыз нинди?

Бер урында туктап калмаска, эшләргә. Яңа җырлар яздырабыз, клип төшерәбез. “Балачак дусларым”, “Син минеке”, “Тап син мине” җырлары музыкаль мәйданнарда дөнья күрде. “Балачак дусларым” җырына клип төшерәбез. Җырлар сайлау да җиңелләрдән түгел – барысын да үзебез эшлибез. Киңәшчеләребез бар. Теләсә нинди җыр сайлап булмый. Татар эстрадасында нәрсә җырлаганын үзе дә белмәгән җырчылар бар бит. Шагыйрьләр, композиторлар арасыннан дусларыбыз бар. Хатыным Галия дә шигырьләр яза, “Балачак дусларым” тексты авторы да ул.

Нәрсәгә өстенлек бирәсез?

Галия Хәбибрахманова:

Тапталган темалар, сүзләр булмасын иде, дибез. Шигырьнең мәгънәсенә игътибар итәбез. Мәхәббәт темасы мәңгелек тема булса да, мәсәлән, “Син минеке” җырының көенә күбрәк игътибар иттек. Ул стандарт көй түгел. Аерылып тора. Кайтавазлар килә: “Балачак дусларым” җыры шулкадәр мәгънәле, без дә шул чорны сагынабыз, җырны ишеткәч, авылга кайтасы килә башлады”, - диләр. Хәзер кайсы аудиториягә кызыклы икәнне белә башладык. Халыкка шунысы кызык икән, димәк, шушы юнәлештән барырга кирәк, дигән фикергә килдек. Эшли-эшли өйрәнеп кенә киләбез әле.

Гөлүс, эстрадада җырлый башлагач, коллегаларның көнләшүе сизелгәндер, әйеме.

Эстрадада дуслык юк. Анда бары тик көнләшү генә. Сөйләшүдән үк сизелә ул. Мин моны начар яки яхшы дип әйтмим. Конкурентлык булырга тиеш. Шуңа карап, син чыныгасың. Булсын, мин көндәшлектән курыкмыйм. Аннан куркып ятсаң, бу өлкәдә бөтенләй эшләмәвең хәерле. Кайчан булыр дип, озак куркып яттым инде... Элек сөйләшмәгән, хәзер сөйләшә башлаган дуслар бар. Минем беркайчан да беркемгә авыр сүз әйткәнем булмады. Һәр кешенең үз тамашачысы булырга тиеш.

 

“Өметләр зурдан”

 

Якыннарыгыз?

Кайбер туганнар сөенде. Ләкин алар сөенгәннән соң берни үзгәрми. Алар сөенеп, теләктәшлек белдерә икән, монысы - икенче мәсьәлә. Кайбер якыннар аралаша башлады.

Галия Хәбибрахманова:

Гөлүс эстрадага чыгарга күптән хыяллана иде. Озак еллар журналистикада, аннан соң онлайн маркетинг өлкәсендә эшләдем. Гөлүс шушы идея белән янып йөри башлагач, миңа үз эшемне ташларга туры килде. Икәү утырып сөйләштек. Бербөтен булмасак, аның да, минем дә эше бармаячагын аңладык. Шуңа күрә икәүләп шушы эш белән шөгыльләнәбез: ул мине, мин аны аңлыйбыз. Икебезгә дә авыр. Акча мәсьәләсендә дә авыр, чыгымнар күп. Шулкадәр акчалар тоткач, боларның акчалары күп инде, дип уйлаучылар бар. Хәерче яшәмибез, акчаны элек үзебезгә иркенрәк тоткан булсак, хәзер алай түгел.

Шулай булачагын аңладым, никадәр авыр булса да, түзәбез. Заманында кибет тоткан чаклар да булды, шуңа күрә бизнесның нәрсә икәнен аңлыйм. Авыр вакытлары да, чыгымнары да күп була. Бу проектка өметләр зур. Никадәр авыр булса да, эшләргә дип торабыз.

Гөлүс Хәбибрахманов:

Без бер урында куркып, тукталып тормыйбыз. Гел эшләп торабыз. Өметләр зурдан. Җиңел түгел. Авыр булачагын алдан аңладык. Миннән булмый дип, куркып ятсаң, беркайчан да максатка ирешеп булмас иде. Максат куеп, шуңа омтыласың икән, нәтиҗәсе булачак. Проблеманы хәл иткәч тә, шулкадәр сөенәсең! Тауны бер урыннан икенче урынга күчереп куйган шикелле. Проблемалар бар, әмма куркып ятып булмый. Тәҗрибә булгач, бар да була. Бу дөньяда һәр эшләгән кеше үзеннән соң бер эз калдырырга тиеш дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк