Логотип
Хәбәрләр

ҖЫРГА ГАШЫЙК БУЛЫП...

Татар халкының йөзек кашы булган Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең барлыкка килүенә 87 ел. Зөләйха Әхмәтова һәм Александр Ключарев нигез салган, Россиянең күркәм коллективлары арасында беренче бишлеккә кергән легендар ансамбльнең һәр чыгышын үзебездә генә түгел, ә татарлар яшәгән ерак төбәкләрдә һәм бик күп чит илләрдә дә көтеп алалар. Җыр, бию һәм музыка ансамблебез ни хәлдә, аның иң беренче җитәкчеләреннән алып, беренче җыр-бию, музыка осталарына һәм бүгенге осталарына кадер-хөрмәт күрсәтәбезме? Аларның дәвамчылары кемнәр? Менә шундый һ.б. сорауларны белгечләр, журналистлар, фольклорчылар, язучылар... халык белән ел буена (декабрь аена кадәр) яктыртып барырга бурычлы. Шушы ансамбльдә хор солисты-башлап җырлаучы булып эшләүче, Татарстанның атказанган артисты Рамил Миңнегалиевнең профессиональ сәхнә эшчәнлегенә дә 27 ел тулды...

Рамил кече яшьтән үк, һәрбер моңсар кебек, җырга гашыйк булып, мәктәп елларында ук район күләмендә уздырылган смотрларда еш катнашып, район газеты битләрендә шигырьләр язарга да махир булып үсә, сәнгать дөньясына кереп киткәнен үзе дә сизми кала.

Бәхетенәдер, 1992 елда Казан дәүләт мәдәният институтында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, профессор Рәхилә Хәйдәр кызы Мифтахова җитәкчелегендә эстрада – вокал бүлеге ачыла. Рамил бәхетенә профессионал опера җырчысы, оста педагог Рәхилә Хәйдәровна классында белем алу елмая.

Гадәттә, һәр җырчының җыр-моңга хирыслыгы әти-әнидән, нәселдән киләдер. Әти-әнисенең моңнарын тыңлап, туган як табигатенә, туган телгә, кешеләргә мәхәббәт аны моңлы, хисчән бала итеп үстерә.

Мәктәп елларыннан ук Рамилдә туган телгә мәхәббәт тәрбияләнә. Шигьрият белән кызыксынып ул шигырьләр яза, алар районның «Авангард» газетасында авыл һәм мәктәп тормышындагы кызыклы чаралар турында язмалар басылып тора. Шуңадыр да аның яраткан фәннәре татар теле, әдәбият һәм җыр дәресләре булгандыр. Хәтта, Рамил 1991 елда Казанда үткән татар теле һәм әдәбияты Республика олимпиадасында 2 нче урынны ала.

Баштагы классларда укытучы булырга хыялланган егет инде урта мәктәмне тәмамлаганда җырчы-артист булырга ныклы карарга килә.

Мәдәният институтында ул елларда җырга-моңга гашыйк Рәис Кыям улы Беляев ректорлык итә иде. Югары мәдәният уку йортында эстрада бүлеге һәм татар сәнгате бүлеге ачылуга да ул сәбәпче булды, татар җанлы кеше буларак милли кадрлар әзерләүгә дә игътибар бирде.

Рамил Миңнегалиев югары уку йортының студентлар тормышында, вокал-җыр башкаручылар конкурсларында катнашып, С. Сәйдәшев исемендәге вокалчылар конкурсында яшь башкаручы буларак махсус призга, «Ягымлы яз» бәйгесендә «Мәгърифәт» газетасының махсус бүләгенә лаек була, ә «Республикам минем – Татарстан», «Студенческая весна» конкурсларында лауреатлык яулый.

Р. Миңнегалиев 1997 елда (мәдәният институты инде академия статусы ала) җыр башкару бүлегенең беренче чыгарылышы студенты буларак, белемле, талантлы профессиональ җырчы булып өлгерә.

Студент чорында ук ул үзенең җыр карьерасын Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Харис Нигъмәтҗанов җитәкләгән халык уен кораллары оркестрында солист булып башлый. Ул елларда Республика фәнни-методик үзәге каршындагы бу коллектив халык арасында зур популярлык казанганды, танылган артистларга аккомпаниаторлык итте, ул башкарган әсәрләр радио һәм телевидениедән дә еш яңгырап торды. Коллектив белән ике ел эшләү дәверендә ул байтак сәхнә тәҗрибәсе туплый, оркестр белән башкару осталыгына өйрәнә. Аларның бергә эшләгән әсәрләре ТЯГ каналында языла, ул язмалар әле дә булса тапшырыла.

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты елларында Р. Миңнегалиев уку йортында үткәрелгән барлык диярлек чараларда катнаша, мәсәлән, «Түгәрәк уен бәйрәме»ндә – Рәхилә Мифтахованы искә алу кичә-концертында ул иң актив студентларның берсе булды.

Рамил Миңнегалиев Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә 1999 елда хор җырчысы буларак чакырыла. Аның тырышлыгы Дәүләт ансамбленә «Алтын фонд»ка кергән күп әсәрләрне торгызырга ярдәм итте: Р. Яхинның «Сорнай моңы», татар халык җырлары «Усаккайлар», «Картуф» һ.б. Җырчының үзенә генә хас иҗат йөзе, репертуары булып, үзеннән алдагы ансамбльнең күренекле җырчылары Г. Шаһиев, С. Йосыпов, Т. Якупов, Ш. Әхмәтҗанов кебек җырчыларның классик традицияләрен дәвам итте. Аның сөйкемлелеге, артистлык осталыгы тамашачы күңеленә һәрвакыт хуш килә. Башкаручы тавышының киң диапозоны, югары дәрәҗәдәге осталыгы төрле характердагы халык җырларын: «Сөмбел», «Гөлнәзирә», «Хуш авылым» (С. Сәйдәшев), «Элмәлек», «Тәфтиләү» һ.б. әсәрләрне җиңел һәм оста итеп башкарырга мөмкинлек бирә. Һәр җырны ул милли колорит, үзенә генә хас бизәкләр белән тулыландыра. Аның үзенә генә хас репертуары, башкару осталыгы, халык көйләренең моңын тирәннән нечкә тоеп, тыңлаучы күңеленә якын булуы сокландыра. Сирәк очрый торган тенор тавыш тембры, чиста аһәң, зур диапозон, гармоник ишетү һәм камил әдәби татар теле – бу сыйфатлар аңа оста башлап җырлаучы һәм хор артисты булырга ярдәм итә.

Бай фантазия һәм иҗади осталыгы аңа Ансамбльнең алыштыргысыз төп солисты булу гына түгел, ә төрле конкурсларда катнашырга мөмкинлек бирә.

2000 елның апрелендә Ырымбур шәһәрендә уздырылган яшьләр өчен татар әдәбияты көннәрендә катнашуы да мактауга лаек.

Иҗат эшчәнлеге дәверендә Р. Миңнегалиеның «Күңелем моңнары» («Барс Медиа», 2003) исемендә беренче аерым җырлары язылган кассета, һәм «Бәйрәм такмаклары» («Диалог Мьюзик», 2005) – дискы дөнья күрә. Шулай ук аның башкаруындагы әсәрләр Альберт Шакировның җырлар җыентыгына кертелгән.

Р. Миңнегалиев  күп кенә газет-журналларда чыккан мәкаләләрнең герое да. Аның үзенә бер төрле якты һәм башкалардан аерылып торган таланты күп журналистларның каләмен үзенә тарта.

Р. Миңнегалиевны үз репертуарын баету һәм башкару осталыгын камилләштерү өстендә һәрчак эзләнүдә күрерсең. Яшь татар композиторлары һәм шагыйрьләре белән дә иҗади дуслыкта ул репертуарын яңа, зәуыклы әсәрләр белән баетуын дәвам итә.

Ансамбльнең төп солистларының берсе Рамил Миңнегалиевтән башка бер генә концерт та, шул исәптән дәүләт биеклегендәге, Россия яки чит ил гастрольләре үткәрелми. Казахстан, Кыргызстан, Әзәрбайҗан, Франция, Испания, Алмания, Латвия илләренә гастрольләрдә Р.Миңнегалиев зур уңышлар белән чыгышлар ясый. Бельгия, Чехия, Венгрия, Монголия, Төркия, Греция илләренә татар культурасының бай традициясен, татар моңын бүләк итә.

Үз эшенә иҗади карашлы, инициативалы бу артистны коллектив та хөрмәт итә. 2007 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелә.

2014 елда Сочида (7-16 март) узган Паралимпий уеннарын ачкан һәм япканда катнашканы өчен Рамил Миңнегалиев Россия Федерациясе Президенты В.В. Путиннан истәлекле медаль белән бүләкләнә («ХХII кышкы Олимпия уеннары һәм ХI кышкы Паралимпия уеннары 2014 ел, Сочи»).

Ул – коллективта эчкерсез дус, булдыклы, кешелекле, талантлы коллега. Хезмәттәшләре белән бергә булуы, олы сәнгатькә хезмәт итүе белән горурлана һәм үзен бәхетлеләрдән саный.

Рамил Рамазан улын гаиләдә иң якын туганнары – хатыны Фәрдия, уллары Раил һәм Камил сагынып көтеп торуы белән дә бәхетле. Өлкән улы Раилнең дә хыялы әтисе юлын дәвам итү – ул музыка көллиятендә вокал бүлеген тәмамлап, армия хезмәтеннән соң укуын Мәдәният институтында дәвам итә.

Рамил Рамазан улы 25 еллык юбилей концертын да үзенең туган коллективы белән, туган районы мәдәният йортында якташлары белән гомер һәм иҗат бәйрәмен үткәреп, иҗат уңышлары белән уртаклашты. Бүгенге көндә Рамил Миңнегалиев, төп эше белән бергә, баш администратор вазыйфасын да алып бара.

Венера Гәрәева (урыны оҗмахта булсын) – ТР халык артисты, хормейстер: «Рамилгә күптән инде халык артисты исемен бирергә вакыт җиткән. Бүгенге көндәге «эстрада» дип аталучылар белән чагыштырганда, ансамбльнең хор группасындагы җырчыларның күбесенә РФ атказанган исеме бирелергә тиеш иде дә бит. Нишлисең? Алар профессиональ яктан гади генә җырчылар түгел. Ә Рамилгә килгәндә, «Изге бакча» программасын куйганда аның ярдәме зур булды. Бик тырыш. Ансамбльгә килгәч башкару осталыгы көннән көн үсте, хәтта мин аны Фәхри Насретдинов белән чагыштырыр идем. Ул башкарган «Мәдинәкәй», «Урман», «Караурман», «Сорнай моңы» һ.б., исемнәре үк әйтеп тора, бу җырларны күп кеше җырлый алмый. Заманча да җырлый, шаян җырлар, мелизматикага бай җырлар да аның тарафыннан бер үк осталык белән башкарыла. Ансамбльнең тенорлар группасында Рамил кебек җырчылар булуы – коллективның бәхете дияр идем. Шуңадыр да хор группасы югары дәрәҗәдә яңгырый, республикада ансамбльнең хоры белән чагыштырырлык бер милли коллектив та юк. Капелла бар бит, диярсез – аның үз жанры, үз репертуары, үз аһәңе, миллилек юк анда. Хорда җырлаган солистлар алар гомум культура ягыннан да күпкә югары булалар, дияр идем. Башкаларга караганда зыялылык белән аерылып торалар», – дигән иде.

Әйе, Рамил Миңнегалиев әйткәнчә: «Хорда җырлау – үзе бер сәнгать, үзе бер мәктәп. Венера Хәсәновнаның эшен дәвам итүче, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Нияз Рәфис улы Гәрәев кебек җыр-моңнарыбыздан сәйләннәр үрә алучы осталары булганда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең киләчәктә озын-озак яшәешенә өмет бар әле...» 

 

Филүсә Арслан,

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк