Логотип
Хәбәрләр

Ләйсән Мәхмүтова: «Кайбер кешене укып шаккатам»

«Зөләйха күзләрен ача» сериалы татар вәкилләре арасында төрле фикерләр тудырды. Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтова бу хакта үз фикерен белдерде.

«Зөләйха күзләрен ача» сериалы татар вәкилләре арасында төрле фикерләр тудырды. Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтова бу хакта үз фикерен белдерде.

«Күп сорадылар, язарга булдым! Бу сериалны бик көттем, чөнки, беренчедән, бу әсәр бик резонанслы булды, (кызганычка каршы, әле үзем укымадым, китабы кызыграк дисәләр дә, карыйсы килде); икенчедән, узебезнең Татарстан артистлары да төшкәч, күрәсе килде. Артист буларак мин бу сериалны бүтән күзлектән карыйм. Кем уйный, ничек уйный, төшерү сыйфаты, кием...

Бик күп ямьсез комментарийлар укыдым. Кайберләр, гомумән, каргышлар ташлап яза. Язучыны да, куючуны да, уйнаган артистларны да  каргыйлар. Кайбер кешене укып шаклар катам, дәлилләре урманнан чыккан кешеләрнеке кебек, бик караңгы һәм сай, эшкә туры килми. «Хурлый башлагач, мин дә пычырак ыргытыйм әле», – дип язучылар да бар, бездә яраталар бит алай итәргә.

Әйе, сериалда бар да дөреслеккә туры килми, «ляп»лар да бар... Ләкин авыз ачып, татарларны мәсхәрә итәләр, юкка чыгаралар, дип кычкырган кешеләрне гомумән аңламыйм!» – дип яза артистка.

Җырчының укучылары әлеге фикерне хупладылар: «Китабын бер сулышта укыган идем, киносын да бер сулышта карадым. Шуны аңламыйм, ни өчен кайберәүләр татар халкын начар яктан күрсәтә бу әсәр дигән фикердә? Илдәге бар халыклар шикелле ук репрессия корбаны булган милләттәшләребез күпме газап чиккән, күпме авырлык кичергән... Бу китап шул турыда тугелме соң?»; «Татар халкы кимсетелгән димәс идем мин. Анда бит татарлар гына түгел. Зөләйханың бер кире ягын да күрмәдем, күпме авырлыклар күреп яшәгән, соңыннан да бирешмәде, ныклы булды».

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Күп сорадылар , язарга булдым !!!!! Бу сериалны бик көттем, чөнки беренчедән, бу повесть бик резонанслы булды, (кызганычка каршы әле үзем укымадым , китабы кызыграк дисэлэр дэ, карыйсы килде) , икенчедән узебезнең Татарстан артистлары да төшкәч күрәсе килде ... Узем дә артист булгач , мин бу сериалны бүтән күзлектән карыйм. Кем уйный , ничек уйный , төшерү сыйфаты, кием.... Бик күп ямьсез комментлар укыдым, кайберләр гомүмән каргышлар ташлап яза.. Каргыйлар язучыны да , куючуны да , уйнаган артистларны да ....кайбер кешене укып шаклар катам ...дэлиллэре урманнан чыккан кешелэрнеке кебек , бик карангы хэм сай , эшкэ гомумэн туры килми , хурлый башлагач, мин дэ пычырак ыргытым эле, дип язучылар да бар ....бездэ яраталар бит алай итэргэ. Эйе , сериалда бар да дөреслеккэ туры килми, ляпдар да бар ....лэкин авыз ачып татарларны мэсхэрэ итэлэр , юкка чыгаралар дип кычкырган кешеләрне гөмумән аңламыйм !!!!!! Кайберерэулэр, юк болай булмаган, татар хатыны болай яшәмәгән , ире болай кыйнамаган, татар кайнаналары болай булмаган дигэннэргэ Г.Ибрагимовнын ,,Татар хатыннары ниләр күрми ,, дигән әсәрен укырга кинәш бирәм. Ул чорда гына тугел , хатыннарын хәзерге заманда бик шәп итеп кыйнылар, теләкләре булса , заманга карамый . Гөмумән бу бит жыелма образ , бу мескен татар хатыны шушы авыр тормышта ничек яшәгән, ничек чыныккан , ничек авырлыклар кичереп тә кеше булып калган , хәм бәхетле булганлыгы турында. Зөләйха образында любой бутән милләт хатыны була алыр иде. Татар тамашачысы бик ышанып караучан, шуна курә артистларны сугеп нигә мондый начар әсәрдә (куңелле , матур , сабан туй турында тугел ич, ә ниндий дер аңлашылмый торган, шыксыз , ямсез тормыш турында ) төштегез дип әйтә алалар. Зинхар аңлагыз !!! Бер кайчанда , бер артист та , бер режиссер да начар әйбер төшерим дә, начар булсын дип әшләмиләр, барсы да әйбәт булсын, халыкка ошасын дип ометлэнэ, тырыша. Бу очракта мин бик Чулпан Хамматованы жэллим, чонки ул уз образын бик яратып башкарган, жанын биргэн хэм мондый ямьсез сузлэр, каргышлар ишетергэ эзер булмагандыр . Бу кайчандыр мин ,,Яланаяклы кыз,,да уйнагач искэ тошэ, хатынкызлар килеп ,,не навижу,, дип эйткэч бердә рәхәт түгел, авыр иде.

Публикация от Ляйсан Махмутова (@laismaxm)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк