Логотип
Хәбәрләр

«Максуди эзләреннән...» квест уены

Кызыклы, мавыктыргыч һәм заманча ун тукталыш төзелгән.

Бертуган Максудилар исемендәге Биектау бишенче номерлы гомуми урта мәктәбендә күркәм чара — татар халкының күренекле шәхесләре Әхмәтһади һәм Садри Максудиларның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган «Максуди эзләреннән...» квест уены үтте. Бәйрәмебезгә мөхтәрәм кунаклар — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы-прозаик, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр, Казан Федераль Университеты фәнни хезмәткәре Маннапов Илназ Мәгъсүм улы, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының ТР Биектау муниципаль районы бүлеге җитәкчесе Шакирова Гөлсинә Шәфыйк кызы һәм Биектау муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлегенең милли белем буенча методисты Юнысова Сәлимә Фәндүс кызы килгәннәр иде. Биектау районы мәктәпләреннән 10 такым җыелган иде. Кызыклы, мавыктыргыч һәм заманча ун тукталыш төзелгән. Һәр такым шул тукталышларга кереп, нинди дә булса бирем үти һәм үзләренә тиешле билгене алып, киләсе тукталышка китә. 10 тукталышны да үтеп, көндәлектәге билгеләр белән жюри әгъзалары йомгак ясады. Чара катнашучыларга да, кунакларга да бик ошады. Мондый уеннар, бәйрәмнәр дәвамлы булсын дип, яхшы кәефләр белән үз мәктәпләренә таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк