«Нигә син алай кешене аерасың?»
«Чиста татарларга тия мени? Нигә син алай кешене аерасың? Синең концертка мишәрләр генә йөрми», – дип канәгатьсезлек белдерә бер тамашачы.
Популяр артист Рамил Шәрәповның иҗади тормышында шатлыклы вакыйга – тәүге концерты булачак. Бу хакта пародия һәм юмор остасы үзенең Инстаграм тасмасында хәбәр итте. 8 апрельгә планлаштырылган тамаша бөтен дөньяны чолгап алган коронавирус вәзгыяте нәтиҗәсендә 30 апрельгә күчерелә.
Шул уңайдан артист тамашачыларын тынычландырырга тырышып, коронавирус турында җыр башкара:
«Кайгырмагыз, шикләнмәгез,
Вирус безгә килми ул.
Курыкмагыз, туганнарым,
Мишәрләргә тими ул!», – ди, «Аерылмагыз» җырын көйләп.
Шараповның шаяртуын аңламаучылар да табылган. Комментарийларда Рамилнең җырына каршы «Чиста татарларга тия мени? Нигә син алай кешене аерасың? Синең концертка мишәрләр генә йөрми», – дип канәгатьсезлек белдерә бер тамашачы. Артист исә, бу сүзләргә җавап итеп, шаяруны аңларга кирәклеген генә искәртә.
Шаярып, елмаеп һәм көлеп яшәгәндә генә барлык авырлыкларны җиңеп чыгарга мөмкин. Сәламәт булыйк, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк