"Президент бу мәсьәләгә тыкшынырга җыенмый"
Анда төбәктәге криминаль төркемнәр эшчәнлеге яктыртылачак.
Республика хакимияте «Слово пацана» криминаль сериалын төшерү белән бәйле ситуациягә тыкшынырга җыенмый. «Татарстанның меңъеллык тарихы бар, биредә телеэкраннарда күрсәтерлек матур вакыйгалар да җитәрлек». ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар белән узган брифингта шулай диде. Билгеле булганча, Республика балалар омбудсмены Ирина Волынец ТР Прокурорына мөрәҗәгать белән чыкты. «Слово пацана» фильмын төшерүнең законлылыгына игътибар итәргә кирәклеген әйтеп, ул яшүсмерләрне криминаль сериал кастингына җәлеп итү – ныгып бетмәгән психикага деструктив йогынты ясарга мөмкин дип белдерде.
«Тумач Продакшн» компаниясе Татарстанда «Слово пацана» сериалын төшерү өчен 14-16 яшьлек яшүсмерләргә кастинг үткәргән иде. Кино төшерү 2022 ел ахырында планлаштырыла. Анда төбәктәге криминаль төркемнәр эшчәнлеге яктыртылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк