«Рәхмәт әйтеп саубуллашам»
Танылган алып баручы һәм журналист Айсылу Лерон «Татар радиосы»ннан киткән. Бу хакта ул инстаграм социаль челтәрендә хәбәр итә.
Танылган алып баручы һәм журналист Айсылу Лерон «Татар радиосы»ннан киткән. Бу хакта ул инстаграм социаль челтәрендә хәбәр итә.
«Тормышым 180°ка үзгәреп маташа. Хәерлегә булсын!
«Татар радиосы»на 2008дә килгән идем. 12 ел узган! Ниләр генә булмады. Көлеп искә алырлык вакыйгалар җитәрлек.
Эшләдек тә, ял да итә белдек! «Татар радиосы» – тормышымның бик позитив, хыялый, дәртле бер чоры.
Әмма вакыт узу белән күңел кыллары да икенче бер дулкынга көйләнә икән...
Рәхмәт әйтеп саубуллашам.
Шушы 12 ел эчендә бергә эшләгән җитәкчеләргә дә, хезмәттәшләремә дә рәхмәттән башка сүзем юк! Һәммәсенә уңышлар телим! Мин сезне яратам» – дип яза Айсылу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк