Хәбәрләр
Синоптиклар тагын кисәтә
Кабат буран...
Синоптиклар җомга көнне көчле җил булачагы турында кисәтә. 18 февральдә Татарстан территориясендә, шул исәптән Казанда, җил тизлеге секундына 15-17 метр, көндез-16-21 метрга җитәчәк.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, көн ахырына республиканың көнбатыш районнарында кар, урыны белән буран көтелә. Төнлә -7°С, ә көндез -4... +1°С.
Бу ял көннәрендә республикада җылы, +2 градус. Шул ук вакытта кар көтелә, урыны белән буран һәм көчле җил.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк