Тәрбия икенче урында булырга тиеш дигән идея бик куркыныч - ТР Мәгариф министрлыгы
(Казан, 31 март, “Татар-информ”). Тәрбиянең белем алудан соң икенче урында булырга тиешлеге турындагы фикер бик куркыныч. Бу хакта “Татар-информ”га интервьюда Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис...
(Казан, 31 март, “Татар-информ”). Тәрбиянең белем алудан соң икенче урында булырга тиешлеге турындагы фикер бик куркыныч. Бу хакта “Татар-информ”га интервьюда Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов җиткерде."
"17 яшькә кадәр шундый нигез материал әзерләргә кирәк: аны эшкәртеп бетереп, ул планетада иң алдынгы урында булсын өчен, ул (мәктәп - Т-и иск.) барысын да эшләргә тиеш. Сүз дә юк, уку мөһим. Тәрбиянең икенче урында булу идеясе исә бик куркыныч”, диде Борһанов.
Барыннан да элек аңа омтылырлык образ булдырырга кирәк. Ул стандарттан без берничек тә түбән төшәргә тиеш түгел, дип дәвам итте ведомство башлыгы.
“Ул шундый кеше - үзен дә, башкаларны да, ватанын да, әләмен дә, гимнын да, илен дә яратырга тиеш. Һәм ул үзенең эшләгән эшләре, илнең киләчәге өчен җаваплы булуын аңларга тиеш. Шунлыктан без башкарган эшләрнең барысы да үз иленең патриоты булган нормаль, әхлаклы, белемле кеше тәрбияләү максатына юнәлтелгән, дип билгеләп үтте Борһанов.
Татарстанда мәктәпләрне “кызыл”, “сары”, “яшел” зоналарга бүлә торган индикаторлар системасы кертелгән иде. Борһанов сүзләренчә, “яшел” зонада әлеге таләпләргә җавап бирә торган һәм укучыларны һәр яктан, гармонияле итеп үстерә торган мәктәпләр булачак.
“Чөнки баланы биология дәресендә дә, математикада да тәрбияләргә кирәк. Тәрбияләгәндә - белем бирергә, белем биргәндә тәрбияләргә кирәк”, дип йомгаклады Рафис Борһанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк