Татарстанда Конституция үзгәрәчәк?
Бүгенге көндә Татарстан илдә югары вазыйфаи зат “президент” дип аталган бердәнбер төбәк.
2022 елда Татарстанда төбәк башлыкларына президент дип аталуны тыя торган закон кабул ителү сәбәпле, Конституцияне үзгәртәчәкләр. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, алда җитди эш тора. Республика Конституциясенә үзгәрешләр кертүнең төгәл сроклары әлегә билгеле түгел. Төзәтмәләр өстендә эш киләсе елда башланачак.
Берничә көн элек ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хакимият турында закон кабул ителүгә аңлатма бирде. Ул «кайбер мәсьәләләрдә безнең тавышны ишетмәделәр», - дип белдерде. Закон узган атнада Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланды. Бүгенге көндә Татарстан илдә югары вазыйфаи зат “президент” дип аталган бердәнбер төбәк.
Фото: РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Мин - җан - туфрак» музыкаль спектакле премьерасы көтелә
-
“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!
-
В Казани открылись гастроли Санкт-Петербургского театра «Суббота»
-
«Татар сүзе - чиксез!» Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» Бишенче халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узды
-
Казанда Малый театр гастрольләре башланды!
-
Филармониядә Хәния Фәрхи истәлегенә «Онытылыр димә...» концерты узды
-
Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллинага 60!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы Камал театрының тарихи бинасында төшерелде
Комментарий юк