Логотип
Хәбәрләр

Татьяна Ефремова - Гран-при иясе!

Котлыйбыз!Иҗади уңышлар телибез!

Татьяна Ефремова Ә.Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-бәйгедә Гран-при иясе булды. Татьяна Ефремова Яшел Үзән районында туган. «Керәшен чибәре-2016» титулы иясе. Күп кенә бәйгеләр җиңүчесе. Ул шушы көннәрдә Казахстанда да Voice of Turan бәйгесендә җиңү яулап кайтты. Анда ул Татарстан, Төркия, Үзбәкстан, Кыргызстан, Башкортстан, Азәрбайҗан, Польша, Белоруссия, Молдова, Грузия, Бурятия, Болгария, Португалия, Испания, Аргентина җырчылары арасында җиңүгә иреште. Котлыйбыз!Иҗади уңышлар телибез!

Чыганак: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк