Владимир Познер: «Кешенең туган телен тартып алырга ярамый»
Милли телнең үсешен кысу яхшы нәрсәгә китерми, төрле милләтләр арасындагы дуслыкка берничек тә ярдәм итми. Бу хакта Владимир Познер АҖ «Татмедиа»ның гендиректоры Андрей Кузьмин белән сөйләште. «Респу...
Милли телнең үсешен кысу яхшы нәрсәгә китерми, төрле милләтләр арасындагы дуслыкка берничек тә ярдәм итми. Бу хакта Владимир Познер АҖ «Татмедиа»ның гендиректоры Андрей Кузьмин белән сөйләште.
«Республикада милли телләрне өйрәнү мәсьәләсе туу сәер хәл. Ахыр чиктә, кеше кайсы милләтнеке белер өчен без һәрвакытта аның нинди телдә сөйләшкәненә карыйбыз. «Рус телен өйрәнү мәҗбүриме?» дигән сорау бирсәләр, мин әле аңлар идем. Әмма үз республикагызда, мондый мәсьәлә булырга да тиеш түгел», – дип белдерде Познер.
Ул шулай ук чит илләрдә төрле телләрнең янәшә яшәү мисалларын китерде. Шулай, Канадада француз теле бөтенләй законлашкан. Моннан тыш, Квебекта француз теле – беренче тел, ә инглиз теле – икенче. Финляндиядә бик күп швед финнары яши, алар өчен барлык язулар бөтен җирдә ике телдә язылан. Мәктәпләрдә швед финнар өчен дәресләр махсус швед телендә укытыла. Бельгиядә өч тел законлы – немец, француз һәм голланд.
Владимир Познер белән әңгәмәне тулысынча «События» порталында укып була. Видеоверсияне «Татар-информ» МА YouTube каналында карарга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
-
Камал театрының Шәрык залында беренче премьера - «Мең дә бер кичә»
Комментарий юк