Җәй айларын күңелле үткәрик!
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Җәй айларын бергәләп күңелле итеп үткәрик!
Татмедиа бинасының конференц-залында Казан Мэриясенең җәйге милли проектларына багышланган матбугат конференциясе булып узды.
Матбугат очрашуында Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Айсылу Лерон һәм Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова катнашты.
Очрашуда сүз Казан Мэриясе тарафыннан җәй айларында оештырылачак милли проектлары турында барды. Казанлыларны һәм башкала кунакларын милли чараларга бай җәй көтә:
15 июнь – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа сезоны старт ала. Быел ул яңа форматта узачак: кичке чараларда катнашучылар татар бию хәрәкәтләрен өйрәнеп кенә калмыйча, музыка уен кораллары белән дә таныша алачак. Проект турында тулырак мәгълүмат һәм остаханәләрнең уздырылу даталары «Хәрәкәттә – бәрәкәт»нең ВКонтактедагы рәсми төркемендә - https://vk.com/tatardancekzn. Чаралардан фотолар да шунда урын алачак. 15 июнь программасы перформанс белән башланып, төрле интерактивлар, биюләр белән дәвам итәчәк. Катнашучыларны шулай ук фольклор уен кораллары белән танышу да көтә. Проект кысаларында оештырылган барлык остаханәләр дә пәнҗешәмбе көннәрендә кичке 18:00 сәгатьтә Камал театры янәшәсендә Кабан күле буенда уза торган булачак.
24 июнь көнне Казанның 3 урынында татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе гөрләячәк. Сабантуйның төп мәйданы Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта оештырылачак. Бер көн алдан, 23 июнь көнне, Сабантуйга бүләк җыю йоласы үткәреләчәк.
5 июль – Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында «Древо жизни» (“Байтирәк”) мәдәни-агарту проекты башланып китәчәк. Беренче чара башкорт мәдәниятенә багышланачак. Башлану вакыты: 18:00.
9 июль – «Үз телем» проектлар конкурсына гаризалар кабул итү тәмамлана. 1 августка хәтле бәйгенең җиңүчеләре игълан ителәчәк. Җиңүчеләргә яңа елга кадәр татар телен яки мәдәниятен үстерүгә багышланган проектларын тормышка ашыру өчен финанс ярдәм күрсәтеләчәк.
15 июль – «Саумы, Казан! / Здравтствуй, Казань!» рәсем сәнгате конкурсына гаризалар кабул итү тәмамлана. Җиңү яулаган рәссамнарга акчалата бүләкләр тапшырылачак. Конкурсның нәтиҗәсе буларак, 30 августта Казанга багышлаган күргәзмә оештырылыр дип көтелә. (Катнашу өчен гаризаларны saumykazan@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк).
12 август көнне Идел буе халыкларына багышланган өченче «Итил» яңа этник мәдәният фестивале булып узачак. «Итил» фестивале – сәнгатьнең төрле юнәлешләре ярдәмендә Идел буе халыклары мәдәниятләренең үзара бәйләнешенең яңа форматы. Моннан тыш, бу – күрше төбәкләр арасында мәдәни диалог һәм тәҗрибә белән уртаклашу өчен ел саен уздырыла торган мәйданчык.
Барыгызны да чараларыбызга чакырып калабыз. Җәй айларын бергәләп күңелле итеп үткәрик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор.
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк