«Әйдә, Гульсик, юын!»
Популяр җырчы Гөлсирин Абдуллинаның соңгы туры эфирында кызык булган ахрысы. Дөрес аңлавыбызча, эфир кысаларында җырчыга җәза эләккән. Ул да булса – киемнән душ кереп чыгарга.
Популяр җырчы Гөлсирин Абдуллинаның соңгы туры эфирында кызык булган ахрысы. Дөрес аңлавыбызча, эфир кысаларында җырчыга җәза эләккән. Ул да булса – киемнән душ кереп чыгарга.
Әлеге уенны Гөлсирин «тиз генә душ кереп чыктым» дип атый. Биредә артист чыннан да тиз генә душ кереп чыга. Шул арада төшереп торучы Азат Абитов: «Әйдә, Гульсик, юын!», – дип тормыш иптәшенең хәрәкәтеннән көлеп тора. Кыскасы, җырчы җәзаны җаваплылык белән үтәде.
Артистканың укучылары су астында чыланып торып, салкын тияр дип борчылалар. «Чирләтергә маташалар Гульсикны», дип язалар. Әмма Гөлсирин барысын да тынычландырды, җылы су белән коенганын язды.
«Гөлсирин, мин сиңа киңәш итеп әйтәм. Алай бик чытлыкланма. Азатны ничек яратканыңны беләбез бит инде. Хатын-кызны тыйнаклык бизи. Бүген Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмовның концерты булды. Ләйсән искиткеч тыйнак. Үз-үзенең тотышы белән һәркемгә үрнәк булды. Шуларны карап ал, син әле яшь. Өлкәннәр сүзенә азрак колак сал яме, үскәнем. Болай сез бик матур пар. Искиткеч матур җырлыйсың. Тыйнаклык җитеп бетми сиңа. Хисләреңне иярләргә өйрән. Миңа ачуланма, киңәш итеп язуым», дип Гөлсирингә киңәш бирә бер ханым.
Аңа җавап итеп башка кеше: «Урыны белеп киңәш бирергә кирәк! Беренчедән, Гөлсирин сәхнәдә түгел. Ул да сәхнәдә үзен бик матур һәм тыйнак тота. Кемнәр беләндер чагыштырырга кирәкми. Һәр җырчы үз урынында. Икенчедән, Гөлсирин белән Азат берсен-берсе яратышып, бәхетле, матур итеп яши икән. Нигә алар хисләрен иярләргә тиеш соң? Кемгәдер ошамый дипме? Аларның мәхәббәтләре, бәхетләре ташып торган чагы. Алар яшьләр әле. Бик матур парлар. Бу сүзләр белән килешәбез. Итәгатьлелек Гөлсириндә, Аллага шөкер, житәрлек. Бусы өчендә борчылмагыз», – дип яза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк