Йолдызханә
2002 елда минем беренче хезмәт хакым да 800 сум иде, ул миңа күп булып тоелды.
Кыз йолдызлыгы астында туган ир-ат үзенең тышкы кыяфәтенә карата шактый тыйнак. Ул кием-салымга зур суммада акча тотмый, ләкин һәрвакыт яхшы киенә. Эшкә килгәндә, алар өчен матди иминлек һәм финанс тотрыклылыгы мөһим. Әгәр ул үзенең финанс хәлен ничек тә булса яхшырту юлын тапса, бу эшкә алыначак. Алар өчен эш яшәү чарасы гына түгел, ә мораль яктан да канәгатьләнү китерергә тиеш. Кыз йолдыгындагы ир-атлар бик тырыш, үз өлкәләрендә алар җаваплы һәм тәртипле хезмәткәрләр.
Мәхәббәткә килгәндә, алар шактый максатчан кеше һәм даимилекләре белән аерылып тора. Гүзәл затларга һәрвакыт игътибар итәләр, ләкин бу ир-атлар хисләренә өстенлек бирми. Сөйгән яры аның янында үзен бәхетле, тыныч хис итәчәк. Алар бик тугры, яраткан кешесенең көнләшү белән башын катырмаячак.
Бу ир-атларның төп җитешсезлекләре ‒ ялыктыргыч һәм төпченүчән булулары. Алар һәрвакыт тәнкыйтьләргә генә торалар, озак үпкәләп йөриләр, үч алу өчен кирәкле мизгелне көтеп кенә торалар.
Бу билге вәкилләренең сәламәтлекләре әйбәт дисәк тә була, алар үзләрен кайгырталар, формада тотарга тырышалар. Алар бик шикле һәм еш кына ипохондриягә бирелергә мөмкиннәр, үзләрендә булмаган авыруларны табалар, даруханә юлын таптыйлар, беренче симптомнар булганда хастаханәгә мөрәҗәгать итәләр. Кыз йолдызлыгында туган ир-атларга бигрәк тә ашкайнату системасына зур игътибар бирергә киңәш ителә. Бу-ир-атны яшьтән озата баручы төп проблема.
Кыз йолдызлыгы астында туган «Әкият» Татар Дәүләт курчак театры артисты Дилүс Хуҗиәхмәтов:
– Дөрес, мин яңа кием кияргә яратам, ләкин аны эзләп йөрергә вакыт әрәм итәсем килми. Мин бик кыйммәтле брендлы кибетләрдә киенмим. Эш турындагы фикер белән мин килешмим, чөнки мин 14 яшемнән театрда хезмәт итәм, монда, әлбәттә, акча эшләп булмый. Мин аны белдем, байый торган җир дип эшкә кермәдем. 2002 елда минем беренче хезмәт хакым да 800 сум иде, ул миңа күп булып тоелды. Баер өчен сәнгать белән шөгыльләнгән кешене белмим мин. Эш минем өчен чыннан да мораль яктан да канәгатьләнү. Миңа ошаса, берәр проектка мин бушлай да алынырга әзер. Үз өлкәләрендә тырыш дигән сүзләр белән килешәм, минем бер тапкыр да эшкә соңа калып килгәнем юк, андыйларны бер дә яратмыйм.
Гашыйк булуга килгәндә, ир-ат гомумән хисләнеп йөрми инде ул. Сөйгән ярымның чибәрлегенә генә игътибар итмәдем, өйләнешер алдыннан без алдагы тормыш турында барысын да уртага салып сөйләштек, мәхәббәттән исереп өйләнмәдем, ләкин яратып. Яшьрәк чакта кызлар белән күп йөрдек инде. Хатыныма карашым аның әнисен күргәч үзгәрде, ул шундый тыйнак, төгәл, дөрес кеше, күңелдә булган барлык шикләрем юкка чыкты. Гаиләдә төрле хәлләр була бит, савыт-саба да шалтырамый тормый. Тик минем әби безнең эшләргә кысылмый, кызына да иреңне тыңла дип киңәшләр бирә. Безнең гаиләдә көнләшү юк.
Мин төгәл булырга яратам, калганнардан да шуны таләп итәм. Берәр эшкә тотынгансың икән инде, син аны ахырына кадәр башкарып чыгарга тиеш дип уйлыйм. Ял көннәрендә өйдә ирләр эше юк икән, балалар белән берәр шөгыль табарга тырышам, шуңа мине ялыктыргыч дип әйтеп булмыйдыр. Өйдә утыру ул минем өчен зур стресс. Сәламәтлек турындагы сүзләр миңа бөтенләй туры килми. Чөнки мин баш авыртканда эчә торган даруның ничек аталганын да белмим. Мин авырый башласам да, даруга ябышмыйм, табибларга минем гомумән барганым юк, алга таба да авырырга язмасын. Теш табибына гына барганым бар. 18 ел эшләп, больничныйга да чыкканым юк, берничә тапкыр 39℃ температура белән дә спектакль уйнап йөрдем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк