Яңалыклар
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
«Кайтаваз» концертлар циклының беренчесе Әлфия Авзалова җырларыннан торса, икенчесе Илһам Шакировка багышланган иде. Кичәнең алып баручылары Резедә Сәлахова һәм Эмиль Талипов кичә буена көн кадагында булган тема - Тинчурин театры Камал театрының иске бинасына күчү-күчмзве хакында шаярттылар, Тинчуринга баш режиссёр итеп Айдар Җаббаров куелу турында йөргән сүзгә дә тукталдылар. Шаяру-көлү белән беррәттән, концерт бүгенге татар шагыйрьләренең Илһам Шакировка багышлап язган шигырьләрен уку һәм бөек татар җырчысының канатлы сүзләре яңгырау белән үрелеп барды. -
Татарстанның атказанган артисты Флера Хәмитова вафат...
Тирән кайгы... Татарстанның атказанган артисты, Камал театры актрисасы Флера Хәмитова вафат булды. Артистка белән хушлашу мәрасиме 1 июнь 10:00 сәгатьтә Казан Нуры мәчетендә узачак. -
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
29 май Каюм Насыйри музеенда, аның ишегалдында матур чара узды. Стилист Исмаил Сафиулов килгән кунакларга татар киемнәренең заманча укылышын тәкъдим итте, үткәндә һәм бүген киелә торган киемнәр арасындагы охшашлыклар һәм аермалар турында сөйләде. Музейның мөдире Кадрия Хәлимова әйтүенчә, бу чараның төп максаты - татар мәдәниятенә, күбесенчә Каюм Насыйриның хезмәтләренә игътибарны юнәлтү. Әлеге матур костюмнарда миллилегебезне күрсәтү һәм кунакларга таныту. -
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклын Беренче татар опералары турында лекция ачып җибәрде. Лектор - Салих Сәйдәшев музее мөдире Айдар Әхмәдиев. Лекциянең тулы варианты берлекнең социаль челтәрләрендә урын алачак. -
2 июнь «Чулпан» мәдәни үзәгендә 16 команда «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының чирекфиналында көч сынашачак
2 июнь 18.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының 2025 ел сезонының чирекфинал уены узачак. -
Үткәне юкның - киләчәге юк. КФУның «Мизгел» студентлар театры куйган «Без - 41 нче ел балалары» спектакле турында Миләүшә Хәбетдинова
Кичә бездә премьера булды. «Мизгел» коллективы яңа иҗат җимеше белән сөендерде (реж. Илфак Хафизов). Романтик рухта спектакль килеп чыккан. Студентлар яшьлек дәрте белән 41 нче ел балаларының тормышын ачарга омтылган. Әлбәттә, традицияне читтә калдырмыйча! Беренче планга юмористик катлам чыга, ләкин трагик моментларны да ассызыклап күрсәтүгә «Мизгел» иреште дип әйтергә була. -
Казанда «Саумы, Казан!» / «Здравствуй, Казань!» бәйгесе башлана
Казанга багышланган шигъри әсәрләр тудыру максаты куелган «Саумы, Казан!»/«Здравствуй, Казань!» бәйгесе Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә. -
Әлфия Айдарскаяга 100 яшь! Сәнгать аша - Җиңүгә!
КОТЛЫЙБЫЗ! Әлфия Айдарскаяга 100 яшь! Балерина, татар классик балетына нигез салучыларның берсе Әлфия Айдарская 1925 елның 25 маенда легендар татар композиторы Сара Садыйкова һәм күренекле татар режиссёры Газиз Айдарский гаиләсендә туа. -
Сәнгать аша – Җиңүгә! «Ташка уелган язмышлар»
«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган ике күргәзмә ачылды. «Ташка уелган язмышлар” дигән киң колачлы күргәзмә сәнгатьне, тарихны һәм документаль мирасны берләштерә, чорның бербөтен образын тудыра. “Барысы да Җиңү өчен!» дигәне – сугыш елларындагы басма графиканы чагылдырган һәм өч залга урнаштырылган экспозициядән гыйбарәт. -
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» (Халисә Мөдәррисова) спектакленең премьерасы узды! Спектакльне Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының баш режиссёры Рамил Фазлыев куйды. -
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
9-21 июнь көннәрендә Төрки халыкларның XVII «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале үтәчәк. -
«Сөйкемле сөяге ике аның...» Илнур Нуриев белән әңгәмә
Республикабызның Питрәч районы Шәле авылы егете ул. Бу авыл исә кызыклы шәхесләргә бай. Аеруча театр сәнгатенә Шәле авылы күп талантлар бирде. Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, дин әһеле булып киткәнче, театр училищесен тәмамлаган. Үзе артист, үзе режиссёр Ренат Әюпов милли спектакльләре белән театр сөючеләрнең күңелләрен яулады. Ринат Шәмсетдинов Тинчурин театры сәхнәсендә ут уйната. Язучы Камил Кәримов сәхнәдән берәр юмореска сөйләп җибәрсә, дипломлы артистларны да уздырып бөтен залны эче катканчы көлдерә. Журналист Мәгъсүм Гәрәев Галина Вишневская белән Мстислав Ростропович кебек һәм башка бик күп мәшһүр шәхесләр белән дуслашкан икән, аның да артист халкына хас бер сөйкемле сөяге бардыр. Илнур Нуриевнең исә сөйкемле сөякләре берьюлы икәү, чөнки ул җырлый белүче артист һәм уйный белүче җырчы. Болары кайсы беренче дә, кайсы икенче соң? Илнур Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә җырлый. Мөгаен, җыр – беренче. Аның «Аулак өй», «Туй» җырлы-биюле композицияләрдә килештереп уйнавын күрүчеләр исә, театр беренче, дияргә мөмкин. Сер йомгагын Илнур белән бергәләп чишик әле. -
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
1 сәгать 30 минутлык спектакльнең премьерасы 2025 елның 29, 30 май көннәрендә узачак. -
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
«Әйтергә кирәк, Юрий Павлов уены, харизмасы белән игътибар юрганын үзенә тарта. Әтисе Борһан астыннан чыкмыйча, ир-ат булып мөстәкыйльлек ала алмыйча, Борһан үлгәч кенә ирек тоеп, “олы” кеше булып “уйный” башлаганы күренә иде. Шул ук вакытта, спектакльнең бер мизгелендә урындыкка менеп басып сөйләвеннән аның эчендә һаман үзен күрсәтергә теләгән, игътибар теләнүче бала утыруны чамаларга була. Ләкин бу калган артистларның уены игътибардан читтә калды дию түгел!» Таңсылу Мостафина -
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
Балет йолдызы Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде.
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!