Яңалыклар
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
Балет йолдызы Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде. -
Яңа Камал театрында – «бал кортлары»
8 апрель көнне «Апуш. Нәниләр» мәктәп-студиясе тәүге премьерасын тәкъдим итте. Тамашачыларга язучы Айгөл Әхмәтгалиева әсәре буенча «Тыз-быз» спектаклен күрсәттеләр. Премьераның Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа бинасында булуы тарихи вакыйга. Чөнки әлеге бинага сукмакны «Апуш»лыларның нәниләре салды. -
Музейлар төне килеп җитә! Татарстан Республикасы Милли музеенда кызыклы программа һәм онытылмас очрашулар көтелә!
Көн дәвамында музейда осталар ярминкәсе, иҗат студиясеннән мастер-класслар, лекцияләр, мультфильм күрсәтү, спектакль-вербатим, күргәзмәләр, җырлар, квест булу көтелә. -
О юном Шайтане, магии страха и новом языке детского театра
Как сегодня привлечь в театр детей и подростков, живущих в мире гаджетов? Как конкурировать с бесконечными соблазнами интернета? Как по-настоящему увлечь юного зрителя татарским языком, культурой, фольклором? Как вписаться в его систему координат и говорить на языке, ему понятном и интересном? -
«КАЙТАВАЗ. Илһам Шакиров» концерты
27 май 19.00 сәгатьтә Камал театрының зур сәхнәсендә (Татарстан ур.,1) «КАЙТАВАЗ. Илһам Шакиров» дип исемләнгән концерт узачак. -
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
«Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Казан шәһәре буенча җитәкчесе Рәхимә Арсланова һәм оешманың актив әгъзалары тарафыннан оештырылган әлеге концертта танылган җырчылар, әле яңарак кына сәхнәгә күтәрелүче җырчылар, шулай ук үз шигырьләрен сөйләгән каләм тибрәтүчеләр, биючеләр бар иде. -
Кариев театрында Илсөяр Шиһапова кичәсе узачак!
19 май 18:30 сәгатьтә Кариев театры сәхнәсендә мөгаллимә, шагыйрә Илсөяр Шиһапованың «Яратасы килеп тора» кичәсе узачак. Шигырьләр китабын тәкъдир итү кичәсендә Данир Сабиров, Ришат Әхмәдуллин, Сөмбел Билалова, Эльмир Низамов, Гүзәл Сибгатуллина, Әбри Хәбриев, Гөлназ Нәүмәтова, Әлфис Галиуллин, Лилия Камалиева, Зәринә Сафина, Алинә Хәсәнова катнашачак. -
«Аналар улларын көтәләр» спектакле премьерасы. Рузия Мотыйгуллинаның 75 яшьлек юбилее узды
Бүген Камал театрында «Аналар улларын көтәләр» спектакле премьерасының 4 нче көне. Спектакльдә Бибисара ролендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, «Дуслык» Ордены иясе, юбиляр Рузия Мотыйгуллина. Спектакль алдыннан Рамил Вәҗиев, Искәндәр Хәйруллин, Рәдиф Галимов һәм Алсу Каюмова яңа бинаның ияләре булып тамаша күрсәттеләр. Фото - Таңсылу Мостафина -
Руфинә Хәмәтдинова: «Сәхнәдә һәрвакыт “яшәргә” кирәк»
“Сәхнә” журналы яшь, сәләтле артистларны даими игътибар үзәгендә тота. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Тантана” («Триумф») театр премиясен тапшыру чарасында, традиция буенча, махсус бүләк ияләре дә барланды. Буа дәүләт драма театрының «Баязитова» спектаклендә Баязитова роле өчен Руфинә Хәмәтдинова “Сәхнә” журналының махсус бүләк иясе булды. Шул уңайдан яшь артисткага безне кызыксындырган сорауларны юлладык. -
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 ЕЛЛЫГЫ КОТЛЫ БУЛСЫН!
Ата-баларыбыз, әни-әбиләребез китергән бу ҖИҢҮНЕ күз карасыдай саклап, онытмыйча, буыннан-буынга тапшырып, аның кыйммәтен һәм мөһимлеген аңлап, кадерләп яшик! ИСӘН ВЕТЕРАННАРЫБЫЗГА ХӨРМӘТ КҮРСӘТЕП, ҮЛГӘННӘР РУХЫНА ДОГА КЫЛЫЙК🎗 -
Фатих Кәримгә һәйкәл ачылды
Бүген Декабристлар урамында урнашкан «Яшьләр» скверында фронтовик шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл ачылды. -
Камал театрында яңа премьера: «Аналар улларын көтәләр»
Камал театрында «Аналар улларын көтәләр» спектакленең пресс-показы узды. Автор Әсхәт Мирзахитов, режиссёр Фәрит Бикчәнтәев. Премьера 8, 9, 10, 11 май көтелә. -
Тинчурин театрында агымдагы сезонның алтынчы премьерасы көтелә!
22, 23 май 18.30 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Бәхет хакы» (Халисә Мөдәррисова) музыкаль мелодрамасы премьерасын (12+) тәкъдим итәчәк. Спектакльнең режиссёры Рамил Фазлыев. Әлеге спектакль – 91 нче театраль сезонның алтынчы премьерасы. -
Бушлай сишәмбе! Барыгыз да музейга!
Айның беренче сишәмбесе – 6 нче май көнне – Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керергә мөмкин! -
«Милләткә хезмәт итте» Әнвәр Шәрәфиевнең тууына 90 ел
Иҗат әһелләре арасында гасырга якын гомер кичеп, соңгы елларына кадәр иҗат дәрте белән яшәүчеләр күп түгел. Язучы Гомәр Бәширов «И язмыш, язмыш» повестын 90 яшенә җиткәндә яза, опера җырчысы Мөнирә Булатова ул яшьтә Җиңү бәйрәмнәрендәге тантаналарда чыгыш ясый. Узган ел июль аенда арабыздан киткән танылган композитор Әнвәр Шәрәфиев вафатына ярты ел кала Уфа шәһәренә самолётта килеп, үзе язган «Туган як» симфониеттасын Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында беренче тапкыр башкарылуын күрү, ишетү бәхетенә ирешә. Бу турыда Мәскәүнең «Татарский мир» газетасы һәм республика матбугаты да язып чыкты.
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!