Бер күрешү рубрикасы буенча яңалыклар
-
Балаларга ышану мөһим!
Казан буйлап таралган музыка мәктәпләре күп булса да, кайберләре үзләренең эшчәнлеге, эшләү принциплары белән аерылып тора. Шундыйларның берсе – Мансур Мозаффаров исемендәге 18 нче Балалар музыка мәктәбе. Мәктәпнең җитәкчесе Фәтхуллина Илзия Нурмөхәммәт кызы белән шушы мәктәп диварлары эчендә сөйләштек. Әле бинага кергәч тә күңелгә ятыш җылы, рәхәт мохит хөкем сөрүен абайлап алдым. -
Зиннур Хөснияр исемендәге конференциядән фоторепортаж
Түбәндәге сылтама аша конференциядән фоторепортаж: -
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясе узды
Казанның 171 нче урта белем бирү мәктәбендә Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясе узды. -
Милли бәйрәм! Тел бәйрәме!
Мәктәпләрдә күренекле шәхесләр белән очрашулар уздыру 20 нче гасыр ахыры, 21 нче гасыр башында бик популяр булса да, бүген алар сирәгрәк оештырыла бугай. Әмма нәкъ шушындый очрашулар вакытында укучыларга киләчәк һөнәрне сайлау өчен кыйбланы табу мөмкинлеге бирелә бит. Бәлки аннан да мөһимрәк – бөекләребез белән очрашу, аралашу, аларның иҗаты һәм тормыш юлы белән танышу мөмкинлеге дә ала алар. -
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
Казанның 175 нче Гимназиясендә Татарстанның халык шагыйре, язучы, публицист Равил Фәйзуллин белән иҗади очрашу. -
Руслан ЗАКИРОВ: «Карьера артыннан кумыйм!»
Руслан Закиров исеме опера сөючеләр өчен яхшы таныш, миңа калса. Баритон тавышлы әлеге чибәр, затлы җырчыны тамашачылар күптән инде спектакльләр аша да танып белә торгандыр. Үткән елга йомгак ясап, Казан шәһәр филармониясе чыгарган “Йосыф-Зөләйха” вокал-хореографик спектаклендәге төп ролен сәбәп итеп, без Руслан белән зур гына әңгәмә кордык. Аның тормыш кыйммәтләренә һәм күңел тирәнлегенә әңгәмә барышында үзегез дә төшенерсез дип уйлыйм. -
Театр – ул кеше турында сөйләү
Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссёры Ренат Аюпов киңкырлы, тирән фикерле, алдынгы карашлы шәхес. Ул театрның кабатланмас һәм шул ук вакытта традицияләргә тугры калган үз йөзен булдырды. Бүгенге көндә театрның уңышлы эшләве – режиссёр һәм артистларның бердәмлеген, бер максатка тугры булуын күрсәтә. Ә аларның максаты – изге. Кешеләрне яхшылыкка, яктылыкка чакыру һәм бу дөньяның тылсымына ышандыру. -
Лилиана Ирназарова: “Мине әле дә хәтерлиләр дип ышанам”
Ул үзенең зирәклеге, зәвыклыгы белән сокландыра. Башкорстанда яшәп иҗат итүче җырчы Лилиана Ирназарова турында сүзем. Хәзерге көндә ул – дүрт бала әнисе. Аның белән иҗат, бизнес һәм хатын-кыз бәхете турында сөйләштек. -
«Камал театры артисты буласы идем»
Җырчы Рәфинә Ганиуллинаны мин «Татар моңы» конкурсы аша танып белдем. Хәер, ул аңынчы да татар тамашачысы өчен чит-ят исем түгел иде – Габделфәт Сафин төркемендә җырлап йөрүче, сары чәчле, зур зәңгәр күзле кызны күпләр яратып өлгерде. Ә миңа ул «Татар моңы»ның сайлап алу турында татар халык җыры «Гөлҗамал»ны җырлап, хәтергә уелды... Мәйтәм, кечтеки генә гәүдәгә каян сыйган бу моң-аһәң?..