Логотип
Бер күрешү

Балаларга ышану мөһим!

Казан буйлап таралган музыка мәктәпләре күп булса да, кайберләре үзләренең эшчәнлеге, эшләү принциплары белән аерылып тора. Шундыйларның берсе – Мансур Мозаффаров исемендәге 18 нче Балалар музыка мәктәбе. Мәктәпнең җитәкчесе Фәтхуллина Илзия Нурмөхәммәт кызы белән шушы мәктәп диварлары эчендә сөйләштек. Әле бинага кергәч тә күңелгә ятыш җылы, рәхәт мохит хөкем сөрүен абайлап алдым.

1993 елда ачылган 18 нче санлы Балалар музыка мәктәбе турында кыскача әйтсәк... 

Ул Беренче татар балалар музыка мәктәбе буларак ачыла. Аннары 2002 нче елда мәктәпкә күренекле композиторыбыз Мансур Мозаффаров исеме бирелә. 2007 нче елда мәктәп исеменнән “татар” сүзен алалар, чөнки ул вакытта мунициаль дәрәҗәдә бөтен уку йортларын да бертөрле атыйлар, аермалар булмаска тиеш була. Мәктәпнең башында Тазеева Венера Әгзам кызы торган. Ә мин бу музыка мәктәбендә 2013 елдан бирле директор вазифасын үтим.

Музыкаль яктан барлык юнәлешләрдә дә эшчәнлек алып барасызмы?

Әйе. Мәктәбебез гөрләп тора. Безнең үзебездә бөтен кирәкле музыка уен кораллары бар, әти-әнигә бала өчен әллә каян эзләргә кирәкми. Казан, Мәскәүнең зур белгечләр белән даими рәвештә иҗади очрашулар, тәҗрибә уртаклашулар уза. 80-100 кешелек залыбыз бар. Мәгариф идарәсендә 18 музыка мәктәбе, без шуларның 18-се һәм иң кечкенәсе. Мәктәбебездә 173 укучы белем ала. Укырга алганда бездә конкурс зур – 1 урынга 3-4 кеше. Мәктәбебез кечкенә генә, менә шушы бинаның нибары беренче катын алып торабыз.

Ә музыка мәктәбенә алынуның махсус шартлары бармы? Музыка белән ничә яшьтән шөгыльләнә башлау бала өчен яхшырак?

Ничек иртә килсә – шулай яхшырак. Мәктәпкәчә балалар башта “Башлангыч үсеш төркеме”ндә укытучыбыз Вероника Максимованың авторлык курсы – “кукольная классика”га нигезләнеп шөгыльләнәләр, уен формасында әзерлек башлана. Бала өчен авыррак булып тоелган терминнарны, җайсыз әйберләрне курчак театры ярдәмендә яки башка кызыклы алымнар кулланып аңлатабыз. Мәсәлән, гитараны өйрәнәбез икән, укытучы шул дәрестән чып-чын спектакль ясый. Парта-урындыкларны җыеп куя, бүлмә уртасында кызыл тукыманың астын фонарь белән яктыртып янып торган “учак” ясый. Балалар шул “учак” тирәсенә җыелалар, укытучыга кушылып уйнап-җырлап утыралар. Аннары гитараны һәрберсе тотып карый, кылларын саный. Шулай кечкенәдән бала музыка белән таныша башлый һәм безнең мәктәпкә укучы буларак алар инде әзер булып килә.

Уңышлы дигәннән, сезнең мәктәпне тәмамлаган популяр музыкантларны атагыз әле. 

Безнең мәктәпне тәмамлаучылар бик яшьләр бит әле. Татьяна Ефремова, Yummy music лейблында эшләүче Илнар Фатыйхов, “Зәкәрия” төркеме солисты София Озҗан һ.б., һ.б. Алай гына түгел, күп кенә укучыларыбыз ахырда шушы мәктәптә эшләп тә кала.

Укучыларны җентекләп, бик зур игътибар белән сайлаган төсле, укытучылар җыюның да үзгә критерийлары бардыр? 

Бездә бик йомшак, җылы, рәхәт аура. Шуңа укытучыларны да балаларны яратуларына карап сайлыйбыз. Ихлас әйтәм! Безгә килүче укытучы үз һөнәрен яратырга тиеш. Коллективыбызда яшьләр бик күп. Шуны да әйтәсем килә, безнең мәктәптә музыка гына түгел, актёрлык осталыгы дәресләре дә укытыла бит. Шул рәвешле укучылар сәхнәдә үзләрен иркен тотарга өйрәнә. Мин гомумән музыкантлар сәхнәдә бик еш уйнарга тиеш дип исәплим, алар күләгәдә калырга тиеш түгел. Әгәр дә сәхнә рухын тоярга, сәхнәдә генә була торган могҗизаны күрергә өйрәнмәсәләр, бу безнең эшчәнлегебездә хилафлык була. Укучыларыбыз белән бәйгеләрдә еш катнашабыз, лауреатларыбыз күп. Казан буйлап үткәрелүче бәйгеләрдә катнашучы буларак кына түгел, ә оештыручылар буларак барабыз. Мәсәлән, “Гәүһәр” фестивалендә музыкаль бизәлеш тулаем безнең укучылар тарафыннан башкарыла. Безнең бер юнәлешебез татар мәдәниятен саклау һәм үстерү булса, икенче тармагыбыз инклюзив белем бирүгә юнәлтелгән. 2017 нче елда Санкт-Петербургта “Инклюзив белем бирү юнәлешендә эшләүче иң яхшы музыка мәктәбе” номинациясендә җиңү яуладык. Музыкага сәләтләре булган балалар белән бик тыгыз эшлибез. Ел саен диярлек стипендиатларыбыз да булып тора.

Мәктәпкә 2002 елда нигә нәкъ Мансур Мозаффаров исеме бирелгән икән? Күренекле композиторга багышланган музейга шәхси әйберләре ничек эләкте? 

Мәктәпнең беренче директоры мондагы җылы, рәхәт мохитне гел сакларга тырышкан. Тарихи документлар һәм аның белән аралашкан кешеләрнең истәлекләренә таянганда, Мансур аганың да шундый яхшы күңелле, самими кеше булганлыгы билгеле. Шуңа мәктәпкә аның исемен бирергә булганнар. Мансур абыйның кызы белән без тыгыз элемтәдә. Ел саен шәхси әйберләрен безнең мәктәпкә тапшыра. Концерт афишалары, фотолары, чәшке-чынаягы, Нәҗип Җиһанов аңа бәяләмә биреп язган характеристика, төрле документлар һ.б. күп әйберләре саклана. Иң кадерлеләре – “Истәлек” әсәренең ноталары кулъязмасы, Мансур Мозаффаров үзе уйнаган фортепиано. Аны безгә композиторның кызы Гөлнур ханым бүләк итте. Клавиатурасына тузан кунмасын – балалар да, укытучылар да уйнасын, диде. Кечкенә генә музеебызда да шундый күп әйберләр саклану безнең өчен горурлык.

Сезнең мәктәп тарафыннан төрле бәйгеләр, хәтта фестивальләр дә оештырыла. Ничек барысына өлгерәсез? 

Ел саен республикакүләм “Мозаффаров кичләре” үтә, ул Казан шәһәре Мәдәният идарәсенең “100/ЛИЦА” республика бәйгеләре кысасында үтә (катнашу бушлай, теләсә кайсы баланың катнашу мөмкинлеге бар). “Моң чишмәсе” дип аталган ансамбль музыкасы фестивале үткәрәбез. “Слушая сердцем” инклюзив фестиваль-бәйгесе оештырдык. Балалар өчен мастер-класслар, аларның әти-әниләре ясаган төрле әйберләрне тәкъдим итү, сәхнәдә үз һөнәрләрен күрсәтү дә бар. Без мөмкинлекләре чикләнгән балаларыбызга концертларда төрле популяр җырчылар, музыкантлар белән бергә чыгыш ясарга мөмкинлек бирәбез. Бу бәйгене әле үткәрә генә башлаган елларда катнашучылар бик аз килә иде. Хәзер без ничә еллар инклюзив белем бирү һәм чаралар оештыруның шундый уңай нәтиҗәсен күрәбез. Быел йөздән артык бала катнашты. Бу зур сөенеч һәм горурлык. Чара башланыр алдыннан аниматорлар килеп төрле уеннар уйната, татлы бүләкләр өләшә. Аннары кызыклы мастер-класслар үтә. Шушы бәйге-фестивальдә катнашып балалар күпме яңа дуслар таба! Әле хәзер тагын бер зур эш башкарабыз. Аутизм чире булган балаларыбыз бик матур музыкаль әсәрләр иҗат итә. Шуларны туплап, тулы бер җыентык ясыйбыз, концерт та оештырылачак. Казанның барлык татар чараларында диярлек катнашабыз. “Мозаффаров-бэнд” оештырдык, анда балалар да, укытучылар да уйный. “Апуш” татар балалар театр студиясенең “Авыл эте Акбай” спектаклендәге музыкаль бизәлеш тулаем безнеке. “Саф музыка” проекты да бездән башка үтми хәзер. Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында минем укучым, актёр һәм режиссёр Булат Гатауллин куйган “Шайтан. Егет. Кыз” спектакле өчен мөмкинлекләре чикләнгән укучы балаларыбыз төп темаларны яздырды. Соңыннан шул темаларга нигезләнеп композитор музыка язды.

Ә дәресләр күпчелек кайсы телдә? Мәктәпнең кыйбласы кайсы якта? 

Русчасы да, татарчасы да яхшы булган бала белән татарча аралашырга тырышам. Мин теоретик – сольфеджио, музыка әдәбияты, фортепиано дәресләре алып барам. Мәктәбебездә артыгы белән җитдилек булмау яклы. Субординация булырга тиеш, әлбәттә, ләкин иҗади ирек дигән нәрсә дә бар бит. Музыканың тәмен белеп өйрәнүләрен телим. Балаларыбыз бик мөстәкыйль. Башка музыка мәктәпләреннән аермалы буларак театр түгәрәге булдыру да шуның өчен иде. Балаларга ышаныч белдерү, яратып башларыннан сыйпап китү, рухландырып тору бик мөһим! Мифтахова Диләрә Альберт кызы һәм Насыров Ринат Рәшит улы җитәкләгән Фольклор ансамблебез дә бик күп чараларда катнашып сөендерә. Төрледән-төрле чараларда катнаштыру – ул безнең максат. Шулай балалар үзләренең кайсы юнәлештә күбрәк чыгыш ясарга теләүләрен, кайсы стиль якынрак икәнне аңлап, киләчәккә үзләренә юл яралар. Зачёт-имтиханнарның бәясен төшермим, нибары тәҗрибә җыюның да шул дәрәҗәдә үк мөһим булуын аңлатам. Бу стимул. “Яхшылап өйрәнмәсәм, теге яки бу чарада катнаша алмаячакмын. Димәк, укуда алдынгы булырга кирәк”, дигән принцип эшли хәзер безнең балаларда. Табигый көндәшлек бар һәм ул зыянга түгел. Инклюзив юнәлештә дә нәкъ шулай эшлибез. “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан оештырылган чаралар кысаларында төрле мәктәпләр буенча йөреп, хәтта районнарга чыгып инклюзив юнәлеш буенча эшләү ысулларын, кулайрак, яхшырак юлларны күрсәтәбез. Программалар, методик кулланмалар бастырабыз. Кайбер бала нота күрмәсә уйный алмый. София Озҗан импровизация дәресләре алып бара. Шул рәвешле балалар нотасыз да төрледән-төрле көйләр уйнарга өйрәнә. Мәктәпнең тере организм булуы, сулавы, яшәве мөһим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021