Хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Әлфия Айдарскаяга 100 яшь! Сәнгать аша - Җиңүгә!
КОТЛЫЙБЫЗ! Әлфия Айдарскаяга 100 яшь! Балерина, татар классик балетына нигез салучыларның берсе Әлфия Айдарская 1925 елның 25 маенда легендар татар композиторы Сара Садыйкова һәм күренекле татар режиссёры Газиз Айдарский гаиләсендә туа. -
Сәнгать аша – Җиңүгә! «Ташка уелган язмышлар»
«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган ике күргәзмә ачылды. «Ташка уелган язмышлар” дигән киң колачлы күргәзмә сәнгатьне, тарихны һәм документаль мирасны берләштерә, чорның бербөтен образын тудыра. “Барысы да Җиңү өчен!» дигәне – сугыш елларындагы басма графиканы чагылдырган һәм өч залга урнаштырылган экспозициядән гыйбарәт. -
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» (Халисә Мөдәррисова) спектакленең премьерасы узды! Спектакльне Г. Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының баш режиссёры Рамил Фазлыев куйды. -
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
9-21 июнь көннәрендә Төрки халыкларның XVII «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале үтәчәк. -
«Сөйкемле сөяге ике аның...» Илнур Нуриев белән әңгәмә
Республикабызның Питрәч районы Шәле авылы егете ул. Бу авыл исә кызыклы шәхесләргә бай. Аеруча театр сәнгатенә Шәле авылы күп талантлар бирде. Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, дин әһеле булып киткәнче, театр училищесен тәмамлаган. Үзе артист, үзе режиссёр Ренат Әюпов милли спектакльләре белән театр сөючеләрнең күңелләрен яулады. Ринат Шәмсетдинов Тинчурин театры сәхнәсендә ут уйната. Язучы Камил Кәримов сәхнәдән берәр юмореска сөйләп җибәрсә, дипломлы артистларны да уздырып бөтен залны эче катканчы көлдерә. Журналист Мәгъсүм Гәрәев Галина Вишневская белән Мстислав Ростропович кебек һәм башка бик күп мәшһүр шәхесләр белән дуслашкан икән, аның да артист халкына хас бер сөйкемле сөяге бардыр. Илнур Нуриевнең исә сөйкемле сөякләре берьюлы икәү, чөнки ул җырлый белүче артист һәм уйный белүче җырчы. Болары кайсы беренче дә, кайсы икенче соң? Илнур Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә җырлый. Мөгаен, җыр – беренче. Аның «Аулак өй», «Туй» җырлы-биюле композицияләрдә килештереп уйнавын күрүчеләр исә, театр беренче, дияргә мөмкин. Сер йомгагын Илнур белән бергәләп чишик әле. -
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
1 сәгать 30 минутлык спектакльнең премьерасы 2025 елның 29, 30 май көннәрендә узачак. -
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
«Әйтергә кирәк, Юрий Павлов уены, харизмасы белән игътибар юрганын үзенә тарта. Әтисе Борһан астыннан чыкмыйча, ир-ат булып мөстәкыйльлек ала алмыйча, Борһан үлгәч кенә ирек тоеп, “олы” кеше булып “уйный” башлаганы күренә иде. Шул ук вакытта, спектакльнең бер мизгелендә урындыкка менеп басып сөйләвеннән аның эчендә һаман үзен күрсәтергә теләгән, игътибар теләнүче бала утыруны чамаларга була. Ләкин бу калган артистларның уены игътибардан читтә калды дию түгел!» Таңсылу Мостафина -
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
Балет йолдызы Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде. -
Яңа Камал театрында – «бал кортлары»
8 апрель көнне «Апуш. Нәниләр» мәктәп-студиясе тәүге премьерасын тәкъдим итте. Тамашачыларга язучы Айгөл Әхмәтгалиева әсәре буенча «Тыз-быз» спектаклен күрсәттеләр. Премьераның Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа бинасында булуы тарихи вакыйга. Чөнки әлеге бинага сукмакны «Апуш»лыларның нәниләре салды. -
Музейлар төне килеп җитә! Татарстан Республикасы Милли музеенда кызыклы программа һәм онытылмас очрашулар көтелә!
Көн дәвамында музейда осталар ярминкәсе, иҗат студиясеннән мастер-класслар, лекцияләр, мультфильм күрсәтү, спектакль-вербатим, күргәзмәләр, җырлар, квест булу көтелә. -
О юном Шайтане, магии страха и новом языке детского театра
Как сегодня привлечь в театр детей и подростков, живущих в мире гаджетов? Как конкурировать с бесконечными соблазнами интернета? Как по-настоящему увлечь юного зрителя татарским языком, культурой, фольклором? Как вписаться в его систему координат и говорить на языке, ему понятном и интересном? -
«КАЙТАВАЗ. Илһам Шакиров» концерты
27 май 19.00 сәгатьтә Камал театрының зур сәхнәсендә (Татарстан ур.,1) «КАЙТАВАЗ. Илһам Шакиров» дип исемләнгән концерт узачак. -
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
«Ак калфак» иҗтимагый оешмасының Казан шәһәре буенча җитәкчесе Рәхимә Арсланова һәм оешманың актив әгъзалары тарафыннан оештырылган әлеге концертта танылган җырчылар, әле яңарак кына сәхнәгә күтәрелүче җырчылар, шулай ук үз шигырьләрен сөйләгән каләм тибрәтүчеләр, биючеләр бар иде. -
Кариев театрында Илсөяр Шиһапова кичәсе узачак!
19 май 18:30 сәгатьтә Кариев театры сәхнәсендә мөгаллимә, шагыйрә Илсөяр Шиһапованың «Яратасы килеп тора» кичәсе узачак. Шигырьләр китабын тәкъдир итү кичәсендә Данир Сабиров, Ришат Әхмәдуллин, Сөмбел Билалова, Эльмир Низамов, Гүзәл Сибгатуллина, Әбри Хәбриев, Гөлназ Нәүмәтова, Әлфис Галиуллин, Лилия Камалиева, Зәринә Сафина, Алинә Хәсәнова катнашачак. -
«Аналар улларын көтәләр» спектакле премьерасы. Рузия Мотыйгуллинаның 75 яшьлек юбилее узды
Бүген Камал театрында «Аналар улларын көтәләр» спектакле премьерасының 4 нче көне. Спектакльдә Бибисара ролендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, «Дуслык» Ордены иясе, юбиляр Рузия Мотыйгуллина. Спектакль алдыннан Рамил Вәҗиев, Искәндәр Хәйруллин, Рәдиф Галимов һәм Алсу Каюмова яңа бинаның ияләре булып тамаша күрсәттеләр. Фото - Таңсылу Мостафина
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!