Хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Сәнгать аша – Җиңүгә!
Сугыш. Талант. -
«Кеше китә - җыры кала»
2025 елның апрель аенда телеэкраннарга Мөхәммәт Мәһдиевнең “Кеше китә – җыры кала” повесте буенча төшерелгән сериал чыкты. Әле күрсәтелә башлаганчы ук купкан шау-шуның юкка булмавына инандык. Чөнки мондый югары дәрәҗәдәге тарихи татар сериалы бездә моңа кадәр әле юк иде. Сериалның режиссёры Александр Далматов, язучының кызы Гәүһәр Хәсәновага (Мәһдиева) безне кызыксындырган сорауларны бирдек. -
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
Бу сәгать ярым вакыт эчендә Кабан күле буенда җыелучыларның яшь аермасы да юк, кайсы милләттән булу да мөһим түгел, хәтта туган җирең кайда булуның да әһәмияте юк. Чөнки монда барысы да бербөтен, бердәм. Монда хәрәкәттә - бәрәкәт икәнне аңлаучылар җыела. 2025 елның беренче чарасында Казанлылар һәм Татарстанның төрле районнарыннан килгәннәр генә түгел, Санкт-Петербург, Омск, Мурманск, хәтта Төркиядән кунаклар да биеде. Быелгы юбилей сезонында 12 тапкыр очрашу көтелә. Һәр пәнҗешәмбе биючеләр арасында ярыш уздырылып, шул ярышта җиңүче автомат рәвештә финалга узачак һәм август ахырында 300 мең сум акча өчен бию көрәшендә көч сынашачак. -
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» бию проектының 5 нче сезонына старт бирелде. Журналның 2024 ел сентябрь санында әлеге проект турында бастырылган материалны тәкъдим итәбез. -
Камал театрында «Театр. Җиһан» театраль сәяхәт премьерасы узды!
«Театр. Җиһан» дип аталган театраль сәяхәт режиссёры Лилия Әхмәтҗанова Камал театрының яңа бинасындагы 4 залны, шулай ук фойены да кулланган. 1 сәгать 15 минут дәвам итүче театраль сәяхәттә төрле яшьтәге артистлар катнаша. -
Казан – сугышчыларны коткарган шәһәр. Сәнгать аша - Җиңүгә!
Сугышка кадәр һәм сугыш елларында Казан химфармзаводы Профсоюз урамындагы 19/15 һәм 21 йортларда, XIX гасыр уртасында нигез салынган Казан фармацевтикасының мәркәзе булган урыннарда урнашкан. Сугыш башланганда Казанда фармацевтика препаратлары һәм медицина материаллары: кетгут һәм химик-фармацевтика эшләнмәләре җитештергән ике предприятие эшләгән. 1941 елның 22 июненнән соң җитештерүне арттырырга һәм үзгәртергә туры килгән. -
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
2 июнь Казанның “Мәскәү” мәдәният үзәгендә беренче тапкыр “Алмаш” гаилә җыены уздырылды. Оештыручыларның берсе, Казан шәһәре Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон әлеге чара турында сөйләде. -
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
29 май Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакленең премьерасы узды. Әсәрнең авторы - махсус хәрби операциядә катнашкан хезмәттәшебез Җәмил Сәлимгәрәев. Татар театрлары арасында беренче булып махсус хәрби операция темасына чыгарылган спектакльне театрның директоры Гайниев Илнур Зөфәр улы гаилә белән карарга тәкъдим итә. 1 сәгать 30 минутлык спектакльдә сугыш процесслары да, өйдә улларын, ирләрен көтүче гаиләләр дә тасвирлана. Киеренке мизгелләр биюләр һәм җыр аша җиткерелә. Сәхнәдә гади декорациядән кала берничә камера да кулланылган. Алар ярдәмендә танкистны уйнаучы актёрларның танкка охшатып ясалган җайланма эчендәге хәрәкәтләре тамашачыга экран аша күрсәтелә. -
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
«Кайтаваз» концертлар циклының беренчесе Әлфия Авзалова җырларыннан торса, икенчесе Илһам Шакировка багышланган иде. Кичәнең алып баручылары Резедә Сәлахова һәм Эмиль Талипов кичә буена көн кадагында булган тема - Тинчурин театры Камал театрының иске бинасына күчү-күчмзве хакында шаярттылар, Тинчуринга баш режиссёр итеп Айдар Җаббаров куелу турында йөргән сүзгә дә тукталдылар. Шаяру-көлү белән беррәттән, концерт бүгенге татар шагыйрьләренең Илһам Шакировка багышлап язган шигырьләрен уку һәм бөек татар җырчысының канатлы сүзләре яңгырау белән үрелеп барды. -
Татарстанның атказанган артисты Флера Хәмитова вафат...
Тирән кайгы... Татарстанның атказанган артисты, Камал театры актрисасы Флера Хәмитова вафат булды. Артистка белән хушлашу мәрасиме 1 июнь 10:00 сәгатьтә Казан Нуры мәчетендә узачак. -
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
29 май Каюм Насыйри музеенда, аның ишегалдында матур чара узды. Стилист Исмаил Сафиулов килгән кунакларга татар киемнәренең заманча укылышын тәкъдим итте, үткәндә һәм бүген киелә торган киемнәр арасындагы охшашлыклар һәм аермалар турында сөйләде. Музейның мөдире Кадрия Хәлимова әйтүенчә, бу чараның төп максаты - татар мәдәниятенә, күбесенчә Каюм Насыйриның хезмәтләренә игътибарны юнәлтү. Әлеге матур костюмнарда миллилегебезне күрсәтү һәм кунакларга таныту. -
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклын Беренче татар опералары турында лекция ачып җибәрде. Лектор - Салих Сәйдәшев музее мөдире Айдар Әхмәдиев. Лекциянең тулы варианты берлекнең социаль челтәрләрендә урын алачак. -
2 июнь «Чулпан» мәдәни үзәгендә 16 команда «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының чирекфиналында көч сынашачак
2 июнь 18.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының 2025 ел сезонының чирекфинал уены узачак. -
Үткәне юкның - киләчәге юк. КФУның «Мизгел» студентлар театры куйган «Без - 41 нче ел балалары» спектакле турында Миләүшә Хәбетдинова
Кичә бездә премьера булды. «Мизгел» коллективы яңа иҗат җимеше белән сөендерде (реж. Илфак Хафизов). Романтик рухта спектакль килеп чыккан. Студентлар яшьлек дәрте белән 41 нче ел балаларының тормышын ачарга омтылган. Әлбәттә, традицияне читтә калдырмыйча! Беренче планга юмористик катлам чыга, ләкин трагик моментларны да ассызыклап күрсәтүгә «Мизгел» иреште дип әйтергә була. -
Казанда «Саумы, Казан!» / «Здравствуй, Казань!» бәйгесе башлана
Казанга багышланган шигъри әсәрләр тудыру максаты куелган «Саумы, Казан!»/«Здравствуй, Казань!» бәйгесе Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә.
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!