Логотип
Сәхнә түре

Марсилия: «Бернигә карамый үз юлымнан барам»

Аның үз эшен яратканы әллә кайдан сизелеп тора, ул хакта сөйләгәндә күзләре яна әңгәмәдәшемнең. Мәгънәле һәм матур җырлары белән татар тамашачысына таныш җырчы Марсилия турында сүзем. Без аның белән күңелле, тик шул ук вакытта кырыслыкта үткән балачак, җыр язмышы һәм хатын-кыз бәхете турында сөйләштек.

ӘБИ ТӘРБИЯСЕНДӘ ҮСКӘН КЫЗ

Марсилия, сезнең белән якыннан танышып үтик әле!

Үз исемем – Елена, фамилиям иремнеке – Буханова. Пермь өлкәсе Александровск шәһәрендә туганмын. Әти шушы якта хәрби  хезмәттә эшләгән. Әни белән шул чорда танышкан. Әнием рус милләтеннән булганлыктан, минем дә телем русча ачылган.  Миңа 1,5 яшь булгач әнием мәрхүм булган. Шуннан соң мине әти Кукмара районы, Кәркәүч авылына үзенең әнисенә алып кайткан. Әби янында чын татар кызы булып үскәнмен. Әтием Марсил мәрхүм булгач, аның исемен тәхәллүс итеп алдым, сәхнәдә мин – Марсилия.

Балачагыгыз әбиегез янында узды, димәк?

Безнең балачак урамда комлыкта уйнап, тау башында йөгереп, су буенда дүртпочмаклы яулык белән маймыч балыклар тотып һәм күп төрле уеннар уйнап үтте. Әбием кырыс табигатьле, үзенчәлекле кеше иде. Әти гел читтә булды, авылга кунакка гына кайтып китә иде. Мин кечкенә чакта ул хәрби эштә булган, мәктәптә укыганда Казанда тикшерүче булып эшли иде. Әнидән соң ул бүтән өйләнмәде. Шуңа мин әби кул астында үстем дисәм дөресрәк булыр. Әбинең усал холкын барча авыл белә иде, ә мин инде бу мохиткә җайлашып, үз дөньямны булдырып, хыялларым белән үземчә үстем. Минем дөньям белән әбинеке бик аерыла иде. Китаплар укырга яраттым, аеруча драма әсәрләрен йотлыгып укый идем. Үскәч, үзем дә театр артисты булырга хыялландым. Ял көнне төштән соң радиоспектакльләрне көтеп ала идем, «Беренче театр», «Зәңгәр шәл»не яңгыратканнары исемдә. Шимбә көнне әби белән радиодан һәвәскәрләр концертын яратып тыңлый идек.

Ни генә булса да, мин әбиемә бик рәхмәтле. Ул үз балаларына да шулай усал һәм кырыс булган. Аның гел ачуланып, сүгеп торуы мине чыныктырды гына. Хәзер тормыш бик катлаулы: синең тырышлыгыңны күрмичә, бәяңне төшерергә тырышучылар, нахак сүз белән рәнҗетүчеләр җитәрлек. Мондый сынауга каршы торып, алга атлау өчен әбинең кырыслыгында үсү булышты. Берсенә дә исем китми, акрын гына үз хыял-максатларыма тугры булып, алга атлавымны беләм. Әлбәттә, юлымда яхшы кешеләр дә очрады. Бүгенге көндә профессиональ җырчы булуымда һәм иҗат юлында нык басып торуымда аларның өлеше зур.

Әбиегезнең усаллыгы нәрсәдә чагыла иде?

Аның нилектән шулай усал булуын аңларга да була иде. Чөнки ул бик яшьли ике бала белән тол кала. Аның берсе – минем әти һәм апа. Минем Сәет бабай Бөек Ватан сугышына киткән җиреннән кире кайтмый. Аннары сугыштан соңгы ачлык, авыр елларны әби үз җилкәсендә күтәрә. Усал булуы бәлки шушы тормыш авырлыкларыннан килгәндер.

Әтием әбинең нәкъ киресе иде – ул бик тыныч, бөтенләй сүгенә белми торган, бик гадел һәм йомшаграк булды. Хәрби эшендә әтине дуслары «Добрый офицер» дип йөрткәннәр.

Минем холкымда әбинең үҗәтлеге, максатчанлыгы бар, шул ук вакытта әтинең йомшаклыгы хас миңа. Кешегә каты бәрелмим, эндәшми калуны кулайрак күрәм, чөнки күңел тынычлыгы мөһим.

ИҖАТКА ИЛТКӘН УРАУ ЮЛ

Җыр дөньясына ничек килеп кердегез?

Мине җыр сәнгатенә сикәлтәле юллар китерде. Алдан әйдәләп баручым да, арттан этүчем дә булмады. 2000 елдан бирле Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда җырчы профессиясендә тугры хезмәт итәм. 2023 елда шушы өлкәдә куйган хезмәтем өчен Казан мәдәният министрлыгының күкрәк ордены белән бүләкләндем. Без – хөкүмәт җырчылары, ә шоу-бизнесныкы түгел. Ләкин барыбер җырларымны халыкка ишеттерү, таныттыру өчен клиплар төшерәм, радиоларга бирәм. Әлбәттә, болар бүгенге көндә күп чыгым сорый. Бу мәсьәләдә кече бизнесым ярдәмгә килә.

2006-2014 елларда Себер якларына гастрольләргә чыктым: Омск, Томск, Красноярск, Хабаровск, Владивосток, Сахалин, Камчатка, Казахстан һәм Кыргызстан шәһәрләрендә, тагын бик күр төбәкләрдә сольный концертымны бирдем.

Ул елларда татар конгрессы бөтен төбәкләргә артистлар җибәрми иде. Татар концерты булмаган тобәкләр дә булды. Кая гына барсак та, күпләп татарлар яшәгәненә сөенә идек, безне поезд, самолёттан ук каршы алып, концерттан соң елап озаталар иде. Гастрольләргә шуннан соң чыккан юк, шулай да читтә яшәүче милләттәшләребез белән аралашып, бәйрәмнәрдә котлашып торабыз.

Хәзерге вакытта иҗатыгызда нинди яңалыклар бар?

Быел ике клип тошердек. Берсе, әлбәттә, минем үскән авылыма (мин инде аны туган авылым дим) багышланган «Туган ягым Кәркәүчем» җырына. Җырның сүз авторы Венера Мәхмүтова, көй авторы Лилия Тарханова. Клипны режиссёр Алсу Хәбетдинова белән июнь аенда җиләк пешкәндә төшердек.

 «Татарстан» җырына клипны ТМТV телеканалы белән берлектә төшердек. Аның музыкасын Лилия Тарханова, шигырен Сәхия Федотова иҗат итте.

Алга таба бик күп иҗади планнар белән яшим. Акчаң гына җитсен! Аны эшләү генә түгел, радио, телевидение аша халыкка да җиткерергә дә кирәк бит әле.

«Кагылмагыз җаныма» дигән җырыгыз үзегез турындамы?

Әйе,  ул чыннан да, күңел халәтемнән чыгып эшләнгән җыр, әмма әлегә бу турыда сөйлисем килми.

«ҖЫРЧЫНЫҢ ҮЗ ҖЫРЫ БУЛЫРГА ТИЕШ»

Марсилия ханым, хәзер ике кешенең берсе җырлый, хәтта музыкаль белеме булмаганнар да. Моңа ничек карыйсыз?

Җырлаган кешегә мин бик уңай карыйм. Ләкин интернеттан алынган музыкага, кеше җырын кабатлап, түләүле концертта җырлап йөрүчеләрне өнәмим дә, аңламыйм да. Җырчының үз җыры булырга тиеш. Түләүле эшләгәндә ничек инде син башка кешенең җырын башкара аласың?! Сүзем халык җырлары турында түгел.

Бүгенге көндә һәвәскәрләрдән төркем оештырып, кеше җырлары белән халыкка билет сатып җырлап йөрүчеләр шактый. Билет сатып акча эшләр өчен синең халыкка күрсәтерлек продукцияң, үз материалың (бу очракта җырың) булырга тиеш.

Бүгенге эстраданы җиңел акча эшләү юлымы?

Юк, жиңел генә акча эшләп була дип әйтә алмыйм. Мин үзем җырчы булып эшлим, хәзер җырчыларның күбесе оста итеп алып та бара.  Бәлки ул кемгәдер җиңел биреләдер. Акча эшләр өчен беренче чиратта синең концертларыңа халык йөрергә тиеш. Бөтен җырчы да йолдыз булып күтәрелеп китми. Халык сине танысын, белсен һәм ишетсен өчен күп акча түгәргә туры килә. Әле ул акчаны эшли аласыңмы, юкмы – монысы инде башка мәсьәлә.

Продюсер белән эшләп караганыгыз булдымы?

Продюсер белән эшләгәнем юк. Хәзерге көндә үземә үзем продюсер.

Тормышта дусларыгыз бармы?

Тормыш дусларым юк, иҗади дусларым бар. Шундыйларның берсе, минем концертларымның, клипларымның режиссёры, Татарстанның атказанган артисты Алсу Хәбетдинова. Бик күп проектларыбыз, идеяләр бергә киңәшләшеп эшләнә.

ХАТЫН-КЫЗ БӘХЕТЕ ТУРЫНДА

Гаиләгез турында сөйләшик әле.

Ирем белән 27 ел гомер иттек, 10 ел элек чирләп дөньядан китеп барды. Бик сабыр кеше булды. Бүгенге көндә бөркет кебек ике улым бар, икесе дә гаиләле. Аллаһка шөкер, алар бик мөстәкыйль булып үсте, йөзгә кызыллык китермәделәр. Хәзер дә юк-барга мине борчымыйлар, бәйрәмнәрдә җыелабыз, Яңа елны традиция буенча ике улым, киленнәр һәм оныклар белән бергә каршылыйбыз. Балаларым өчен сөенәм. Ике оныгымны ризыклар пешереп, чәй эчертеп кунак итеп торам. Без инде хәзер балалар, оныклар өчен яши торган вакытны уздык. Һәр кеше үзе өчен яшәргә тиеш. Бигрәк тә хатын-кыз иң беренче үзен яратырга тиеш дип уйлыйм. Шул вакытта гына ул бәхетле була.

Бүгенге көндә сез бәхетлеме?

Мин үземне бәхетле кешегә саныйм. Беренчедән, яраткан эшем бар. Балаларым Аллаһка шөкер, борчу китермиләр, матур гына итеп тормыш итәләр. Алар өчен күңелем тыныч. Үзем сау-сәламәт (безнең яшьтә монысы да мөһим). Алга куелган максатлар, ирешәсе эшләр, хыяллар бар әле. Алар булмаса, яшәве кызык та булмас иде. Максат, хыяллар миңа картаерга бирми (елмая). 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021