Логотип
Шоу-бизнес

Айгөл Бариева: "Чын мәхәббәт көттем"

Әтисе кызы Ундүрт яшендә беренче мәхәббәт җиле Казан кызының йөрәгенә кагылып үтә. Саба районының Иләбәр авылына җәйге каникулга кайткан Айгөл шунда бер егет белән аралаша. Ике елдан кулъяулыклар...

Әтисе кызы

Ундүрт яшендә беренче мәхәббәт җиле Казан кызының йөрәгенә кагылып үтә. Саба районының Иләбәр авылына җәйге каникулга кайткан Айгөл шунда бер егет белән аралаша. Ике елдан кулъяулыклар чигеп аны армиягә дә озатып кала, ләкин тиздән аралар суына. Кыз моңа артык борчылмый, чөнки Казан мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кергәч иҗат диңгезенә чума. Кечкенәдән үк әтисе – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Шамил Бариевнең уенына сокланып үскән Айгөлгә тылсымлы сәнгать дөньясының капкасы бик тиз ачыла: беренче курста ук ул әтисе белән зур сәхнәдән дуэт башкара. Аннары Казахстан якларында гастрольләрдә йөреп кайта.

– Элек мин кыюсыз һәм оялчан, җитмәсә, бик ябык та идем, – ди Айгөл. – Шуңа күрә егет-җилән белән очрашудан курка идем. Хатын-кызның  тышкы кыяфәте – эчке халәтенә карап үзгәрә, үз-үзенә ышанычы арткан саен ул матурая, бүтәннәргә дә чибәр булып күренә. Минем белән дә шулай булды. Егетләр күз сала башлады. Миңа акча да, байлык та кирәк түгел иде. Мин чын мәхәббәт көттем...

Ләкин әтисенең үлеме кызның тормышын астын-өскә әйләндерә. Күбәләктәй канатланып очкан Айгөл шапылдап җиргә төшә.

– Нәрсәгә генә ирешсәм дә, кайберәүләр моны Шамил Бариев исеме белән бәйли иде. Танылган артист кызына бөтенесе дә җиңел бирелә, янәсе. – Айгөлнең күзләре моңсуланды. – Ә  мин үзем тырыштым, әтигә аркаланып яшәмәдем. Билгеле, ул исән чакта гаиләнең матди ягы турында кайгыртмый идем, ә хәзер бөтен авырлык минем өскә ауды. Чөнки әни дә авырды, ул парын җуйган аккош хәлендә иде. Мин укыдым, бер үк вакытта мәктәптә башлангыч сыйныфта татар теле укыттым. Институтны кызыл диплом белән тәмамладым. Педагогика институтының музыка факультеты каршындагы “Хыял” хорында, милли-мәдәни үзәктә төзелгән “Сорнай” ансамблендә җырлый идем. “Җыен”да катнашырга да өлгердем. Алай гынамы, төркем белән Финляндиядә чыгыш ясадым, “Төрки халыклар фестивале” кысаларында Төркия, Австрия, Германия, Швейцария кебек илләрне буйладым. 1996 елда исә әтиемә багышлап “Синең өчен” дигән тәүге кассетамны чыгардым.

Кызым, кайчан кияүгә барырсың икән?

Кыскасы, зур мәхәббәт турындагы хыял артка чигенде. Мин эш һәм иҗат белән мәшгуль идем. Әни сизенгән кебек гел: “Кызым, кайчан кияүгә барырсың икән?” – дип тукыды. Ул, балам ялгыз калыр, дип борчыла иде. Мин берәү белән дуслашкач, аның тизрәк хыялын тормышка ашырасы – мине кияүгә бирәсе килде. Ә мин ул берәүгә битараф идем. Егет тә әзрәк сәеррәк: озак вакыт югалып тора иде.

1997 елда “Хыял” хоры Италиягә җыена. 4 ноябрьдә юлга кузгаласы. Нәкъ шул вакытта Себердә 9 ел хезмәт иткән Линар исемле хәрби Казанда ял итеп ята. Аның да үз частенә китәсе көне билгеле – 22 ноябрь. Егет өйләнәм дип ял сораган икән. Әти-әнисе “башлы-күзле бул” дип аптыраткач, ул, көненә өчәр кыз белән очрашкан, тик берсен дә ошатмаган. Ә беренче ноябрьдә туганнан туганына баргач, тәрәзә төбендә Айгөлнең кассетасын күргән. “Танышасыңмы?” “Танышам!” Кич белән дус кызы Айгөлгә шылтыраткан. Тагын шул сорау. “Танышасыңмы?” Җавап та бер үк: “Танышам!” “Алайса, безгә кил, бездә күрешерсез”, – ди дусты.

– Менә ишектән озын кара пәлтә кигән мәһабәт ир-егет килеп керде. – Айгөл ханым ул мизгелләрне кабат хәтерендә яңартты. – Чибәр! Җитмәсә җор телле. Аңа теләсә кайсы кыз гашыйк булыр иде. Беренче очрашуда без пиццериядә сыйландык, кино карадык, аннан соң Линар мине йортның чатына кадәр озатты. Иртәгә кичке җидедә кабат очрашу билгеләде. Таң атты, көн туды, кич җитте. Эштән арып-талып кайтам, ә үзем: “Әй, нишләп аның белән очрашам икән? Хәлем дә юк”, – дип уйлыйм. Әни мине: “Бездә кунак бар, кызым”, – дип каршылады. Егет залда утыра! Әни белән бергә чәй эчкән, әйтерсең, күптәнге танышлар! Берзаман ишектә кыңгырау чыңлады. Теге югалып-югалып торган берәү килгән. Әнинең, булачак киявем, дип өметләгән кешесе! Миңа кызык, көләм дә көләм. “Хәзер боларның кайсысы кала – шуның белән мөнәсәбәтләр көйләнәчәк”, – дигән идем, берәү хушлашып ишеккә таба атлады. Без дә Линар белән урамга чыктык. Г.Камал театрының урам яктагы баскычыннан менгәндә егет мине туктатып: “Айгөл, әйдә, миңа кияүгә чык”, – димәсенме! “Җүләр мәллә син?!” – дим. “Юк, мин чынлап әйтәм”, – ди. Өйдә инде әни үрсәләнә. “Син берәүне рәнҗеттең, чәй эчәргә дә кыстамадың. Бу егет иртәгә әллә бар, әллә юк”, – ди. “Әни, мин әйтәм, “әллә бар, әллә юк” әле генә миңа тәкъдим ясады! Өченче көнне Линар: ”Сузмыйбыз, сине әти-әни белән таныштырам, безнең вакыт юк” –, диде.

 

Кыз бала парлы булырга тиеш

Ачык йөзле, сөйкемле кызны, әлбәттә, егетнекеләр яратып кабул итә. Яратмаслык түгел шул Айгөл! Бүген дә ул кояш кебек нур чәчеп тора. Хуш, алда Италия. Линар Юсипов кәләшенең чемоданын таслап үзе тутыра, үзе автобуска илтә. Автобус кузгалганда гына тышкы яктан тәрәзәгә кәгазь ябыштыра егет. “Мин сине яратам” дигән сүзләр ничәмә-ничә чакрым йөрәкне җылытып бара. Гастрольдән кайткач яшьләр никах укыта. Ир – энә, хатын – җеп, диләр. Айгөл ире артыннан ерак Себергә юл тота.

– Безне озатырга алтмышлап кеше килде, туебыз вокзалда үтте дип, әле дә көләм, – ди җырчы. – Барысының да мине өч көндә ярәшкән геройны күрәсе килде. Без самолеттан төшкәч тә сигез сәгать автобус белән бардык. Тирә-як ап-ак кар. Ә минем эчтә үрсәләнү: әниемне, иҗатымны, дусларымны ташлап кая ашкынам?!

Тырыш, уңган, булдыклы Шамил кызы монда кул кушырып утырамени?! Енисей шәһәрендәге мәдәният йортында ансамбльләр оештыра, концертлар куя. Әнисенең вакытсыз үлеме генә бәгырьдән кан саудыра. Бер елдан соң яшьләр Казанга кайтып төпләнә. Әлбәттә, җыр-моңны юлдаш иткән Айгөл Бариева кабат сәхнәгә тартыла. Башта кызлары Айлинә, аннары уллары Камил тугач та, тынгысыз җан иҗаттан өзелми, “Нечкәбил” конкурсында катнашып, әҗеренә диск чыгара. Тормыш арбасына алар икәүләшеп җигелә. Милициядә эшләгәндә хезмәт хакы тиеннәр белән исәпләнгәч, Линар кичләрен “Москвич” белән пассажирлар ташый. “Син яраткан эшең белән шөгыльлән”, – Айгөл 18 ел буе иреннән шушы сүзләрне ишетеп яши.

 

Никах мәҗлесенә әнисе Айгөлгә калфак чиктергән була. Җырчы аны  күз карасыдай саклап тота. Әнә Айлинәсе буй тарта. Ул хәзер генә мәрхүмә әнисенең өзгәләнүен аңлый: кыз бала парлы булырга тиеш, парлы...

Фото: гаилә архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк