Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
Бармы дәрман, бармы сиңа кадер?! Кәефең ничек, хәлләрең ни, и театр?! Алтыга алып бишкә сатса ул сатар. Илтмәс сине инкыйразга бу татар!!! З. Хөснияр Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры оешуга 35 ел булды. Шул уңайдан театрга нигез салучы, Татарстанның халык артисты, театрның директоры Рөстәм Галиев белән Зиннур Хөснияр һәм “Сәхнә” басмасының бүлек мөхәррире, яшь журналист Таңсылу Мостафина редакциядә очрашып сөйләштеләр. Мондый әңгәмәләр барышында буыннар арасында аерма бигрәк тә сизелә икән... Шундый олпат шәхесләрнең урыны-урыны белән кызу, төрткеле бәхәскә күчкән бу әңгәмәсе барчабызга да кызык булыр. Әлбәттә, төп сүз театр хакында булды. Әмма башка темаларга да урын табылды. Әйе, үзебезчә күп нәрсә турында сөйләшергә тырыштык.
Яшь чаклар һәм “башлану” турында
Зиннур Хөснияр: Рөстәм туган, гафу, әлбәттә, әмма 35 ел юбилей түгел әле!
Рөстәм Галиев: Театр тарихы минем өчен, безнең коллектив өчен, хәтта, татар театры тарихы өчен дә бик зур бәйрәм!
З.Х.: Менә, менә, дөресен әйттең! Рөстәм, әлбәттә, әңгәмәнең шушы рәвешле башланып китүе юкка түгелдер: синең хакта үзеңнән әйттерәсем килә иде. Һәм өстәмәкче дә булам: бүген үҗәт булмасаң, сәнгатъ өлкәсендә нидер кору мөмкин түгел. Әлбәттә, яхшы спектакльләр куя Рөстәм Галиев. Әйдә, баштан башлыйк әле: синең иҗат юлың театрда башландымы? Яки аңа кадәр дә сәхнәгә чыкканың бар идеме?
Р.Г.: Бар иде, иҗат юлымны Минзәлә театрында башладым. Театр училищесына укырга кердем. Студент вакытта, тамак туйдыру өчен филармониянең лектория-концертларында һәм Илһам Шакиров төркемендә ил гизеп, конферансье булып йөрдем.
З.Х.: Илһам концертларын алып бару өчен кыяфәт тә кирәк бит әле! Син колга буйлы, “җирән бер мишәр” малае?
Р.Г.: Ул чорда миннән башка матур кеше юк иде. Шул бер матур кеше булганга Илһам Шакиров янына алганнардыр инде мине. Театр училищесыннан Илгиз Мәҗитов сайлады. Хәзер дә миннән матур кеше юк. Мин һәрвакыт моның белән горурланам (көлә). Чөнки бөтен кеше дә нәкь минемчә үзен матур, акыллы, сәләтле, дип саный. Бөтен кеше үзен “чибәр” ди, эчтән булса да бу әйберләрне кичереп йөри. Адәм баласының үзеннән дә матур кеше юк бу дөньяда, нинди булуына карамастан. Шуңа күрә ул чорда да матур идем, хәзер дә матур, үлгәч тә матур булырга язсын.
З.Х.: Ә Түбән Кама театрына ничәнче елда нигез салынды?
Р.Г.: 1989 елның ноябрь аенда килдем мин анда.
З.Х.: Аңарчы халык театры бар идеме?
Р.Г.: Әлбәттә! “Мунча ташы”,“Әллүки” балалар театры да бар иде һәм “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсе эшләп килә иде.
З.Х.: Бу эшкә тотынганда сиңа ничә яшь иде? Нәрсәдән башланды ул театр?
Р.Г.: Яшемне санамадым, ә менә Түбән Кама шәһәреннән а-а-аз гына зуррак идем. Әлмәт театрында эшләгән вакыт, Түбән Камага гастрольгә килдек. Шул көнне телевидениедан да килгәннәр иде һәм мине Мәхмүт Хәсәнов әсәре буенча төшереләчәк “Язгы аҗаган” киносында төшәргә чакырдылар, Гази ролен уйнарга. Бер төркем җитәкчеләр, сәнгать кешеләре Түбән Камада профессиональ театр булдыру турында үзара фикерләштеләр. Шунда ук Түбән Кама Нефтехимының генераль директоры Гаяз Сахапов миңа театр ачарга тәкъдим итте. Мин бу тәкъдимне кабул иттем һәм театр ачу эшенә тотындым. Халык иҗат йортының кечкенә генә бер бүлмәсенә күчендем. Ә бу вакыйгаларга чаклы күпкә алдан, укырга кергәнче 17 яшемдә Минзәлә театрында сәхнә эшчесе булып эшли башлаган идем инде. Бүгенге югарылыктан карагач, мин сәхнә эшчесеннән алып, бөтен баскычларны үтеп, бүгенгәчә килеп җиткән олуг театр әһелләренең берсе саналам. Бик зур тарих үттем. Һәрнәрсәгә үз фикерем булды.
З.Х.: Ярый хуш. Син Түбән Кама татар дәүләт театрында эшли башладың? Шуннан?
Р.Г.: Андый театр юк иде бит! Әти малы калмады миңа, нульдән башладык. Театр өчен бина да юк иде. Шәһәр администрациясе җитәкчеләре белән бергә урын эзләп йөрдек. Сахапов, архитектор Глянц, Чулпан Зөфәрович, Анатолий Степанович Богатырёв... Алар миңа бик ярдәм иттеләр. Дүрт бүлмәдән башланган Түбән Кама театрына дәүләт театры исеме 2007 елда гына бирелде. Аңа кадәр “Түбән Кама Нефтехим” җитештерү берләшмәсе каршында театр-студиясе, яшьләр театры, шәһәр театры буларак эшләдек. Туфан Миңнуллинның “Ак тәүбә, кара тәүбә” пьесасы буенча “Кызлар кызык итәләр” спектаклен куйдым. Шулай башланып китте беренче адымнар. Уйнарга үземнең курсташларны чакырдым. Артистларны тулай торак белән дә химия тәэмин итте. Гастрольләргә йөрергә автобус, грузовой машина бирде. Студиянең ачылуына, премьерага остазларым Марсель Сәлимҗанов, пьеса авторы Туфан Миңнуллин, Ринат Таҗетдиновлар килде. Кызык истәлек калды: Марсель абый белән Шамил Зиннур улы Закиров “Сәйяр” труппасының зур картинасының алып килделәр, ә ул картина безнең кечкенә ишекләргә сыймады. Яңа ишекләр ясаткач кына бинага алып кереп элә алдык (көлә).
З.Х.: Сез әзерлекле тамашачыга килдегезме яки чишмә башы булдыгызмы?
Р.Г.: Халык гомумән белемле, әзерлекле, әдәбиятны яратучы тамашачы бит инде ул. Һәр авылда заллар тутырып кеше җыела иде. Ул вакыт – театр заманы булды. Халык шаулап йөрде. Бөтен җирдә дә театр бар иде.
З.Х.: Синең сүзләрне куәтләп шуны әйтәсем килә. 80нче елларда Әлмәт, Минзәлә театрлары гастроль белән Казанга килгәндә, мондагы тамашачы өчен ул зур бәйрәм, зур вакыйга булып, шәһәр гөр килә иде. Хәзер мондый гастрольләр турында халык кайчак белми дә кала. Шуңа Казан тамашачысына бераз гына үпкәм дә бар. Нишләп 80нче елларда шушы театрлар килүне бәйрәм кебек кабул иттегез, ә бүген мөнәсәбәт инде андый ук җылы түгел шикелле. Менә бу минем шәхси фикерем. Син моңа ничек карыйсың?
Р.Г.: Әйе, хәзер заманы башка... Безне элек сагынып көтеп алалар иде. Бер елны бер театр килә, икенче елны икенче театр. Моның зур вакыйга булуын белгәнгә күрә бөтен пресса эшли иде. Бөтен шәһәр шаулады. Театрларыбызның һәр артистын кадерле кунак итеп көтеп торалар иде. Зарланмыйм, хәзерге заманда да безнең театр берничә көнлек гастроль белән килгәч, заллар тулы була. Шуңа тамашачыга рәхмәтле мин.
Вак-төяк шәхесләр турында
З.Х.: Бәлки, менә шушы Казаннан читтәрәк булган театрларны андагы билгеле, күренекле артистлар аркасында да шулай кабул итеп, көтеп ала торган булганнардыр?
Р.Г.: Юк, алай түгел. Ул заманда сәнгатькә баскан һәр кеше зур шәхес булды. Аерып кына алып әйтә торган булмаган. Ә хәзер шәхесләр бик ваклана...
З.Х.: “Җаныңның ваклыгын сылтамага заманга” дигән Равил Фәйзуллин. Бәлки, безнең шундый "проблема" бардыр?
Р.Г.:Равил Фәйзуллинның шигырендә нинди җан турында сүз барадыр? “Җанның ваклыгы” дигән фикер дә шигырьдә бик матур. Ләкин җанны нинди кисәкчекләргә кисәкләп бетерергә кирәк; кайсы якка ярарга; кайсы якны аңларга; кайдадыр кычкырырга... Яшәргә кирәк бит бу дөньяда. Шуңа күрә төрле якларга китәдер адәм баласының яшәеш акылы, аңы, вөҗданы, иманы. Кыйбла кайсы якта? Бәлки кеше бер як кыйблага тартылса, ул намазын укып барыр иде инде. Ә төрле якларга тартылган заманда җанның, рухның аклыгын, иманны, намусны саклап бару бик авырдыр. Барыбер ертылырга туры килә, җаның бик күп молекулаларга бүленәдер…
З.Х.: Мин дә синең сүзне куәтлим. Олпат язучылары, бөек артистлары белән элекке чор сагындыра. Хәзер андый дәрәҗәдәге шәхесләр юк кебек... Тагын икенче ягы да юк микән: бәлки без үзебез эреләнгәнбездер?
Таңсылу Мостафина (сүзгә кушылып): Бәлки, “даһилар” артык күбәеп киткәнгәдер бу? Дилбегәне...
Р.Г.: Әйе, дилбегә шул... Иң куркыныч әйбер – кысу, тыю!
З.Х.: Таңсылуның фикерен башкача “әйләндерәм”: бәлки иләк аша үткәрергәдер? Иләк юк бит хәзер. Элек сәнгать советы бар иде. Шушы киңәшмә утырышыннан соң гына сәхнәгә чыгып яки нидер язып-бастырып була иде. Менә хәзерге сәнгатьтәге син әйткән “ваклык” хәтта яшь кеше Таңсылуның да эчен пошыра башлаган?!
Р.Г.: Бервакыт Мөдәррис Әгъләмовка “Яхшы шагыйрьләр аз бит, ә урта кул шигырь язып утыручылар бигрәк күп”, – дигәч, ул: “Бөтен халкым шигырь язсын иде” диде. Сәнгатькә тартылсын халкым, сәнгать җанлы кешенең зәвыгы да, күңел матурлыгы да, рухи байлыгы да була. Төрле артист бар, һәрберсенә төрле караш. Ә бит алар халкыбыз арасында ниндидер бер урын алып торалар. Әгәр алар да булмаса, бүген яшьләр сәнгать белән ничек кызыксыныр иде? Минемчә, бу бик зур әйбер. Тагын икенче тема бар. “Үзешчән сәнгать тегенди-мондый” дип сөйләнергә яраталар. Ә бит элек нәкъ шул үзешчән сәнгатькярләр халыкны тәрбияләп торган. Кызганыч, хәзер авылларда шушы юнәлештә эшләүчеләр аз. Авыллар тарала, сәләтле кешеләр күренми дә кала. Авыллар бирә иде бит бөтен иҗади байлыкны – язучымы, артистмы, биючеме... Хәзер бу урын бушады.
З.Х.: Ә хәзер театр артистларын һаман да авыл бирәме?
Р.Г.: Төрле җирдән киләләр. Баланс әлегә авыл ягына авыш, ләкин ул да хәзер башка бит. Авылның мәдәният йортлары заманча юнәлештә эшли. Телебез, гореф-гадәтләребезне икенче планга да куялар кайчак. Яшьләрнең татарча сөйләшүләре дә чамалы, менә нәрсә аяныч.
З.Х.: Әле күптән түгел татар авылында балаларның русча сөйләшкәнен ишетеп күзләрем маңгайга менде! Укыту татарча бит! Каян килә ул русча сөйләшү? Мин моны кабул итә алмыйм.
Ширпотреб турында
Р.Г.: Килешәм. Бүген тагын бер тенденция күзәтелә: хәзер үзешчәннәр дә, профессионаллар да бер сәхнәдә. Зәвыгы да, зәвыксызы да беррәттән бара. Кем ничек үзен күрсәтә ала – шулай эшли. Профессионал һәм профессионал булмаган җырчылар бик күп. Җырласыннар, туктамасыннар гына дим. Зәвыклы сәнгатьнең барыбер үз тоткан урыны булачак. Академик югарылыкта эшләп килгән иҗат көчләре аерым бер дәрәҗәдә тора. Зәвыклы сәнгатьне менә алар тота. Хәзер һәркем сәхнәдә үзенә урын таба ала. Күп танышларым арасында “Әллә цензура кертергәме икән?” диючеләр бар. Мин моның белән килешмим. Цензура куркыныч әйбер ул. Кирәк вакытта, халык үзе цензура аша үткәрә. Төрле әйберне тыңлап, карап, укып үзең сайлыйсың бит. Үзеңә ошаган әйберне үзең сайлап ашыйсың бит...
Т.М.: Күп булсыннар дисез. Ләкин шул киң катлам тыңлап ияләнгән башкаручылар арткан саен, халыкның зәвыгы/ зәвык дәрәҗәсе кимемиме соң? Чын, зәвыклы сәнгатьне аңлаудан туктамаслармы?
З.Х.: Таңсылуның сүзен куәтләп мин дә өстим әле. Урманда гөмбә күп – ашарга яраклысы да, агулысы да. Димәк, халык шул гөмбәне сайлап җыя инде, дөресме?
Р.Г.: Менә сез моны “ширпотреб” дип бәяләдегез. Без ширпотребтан күтәрелгән кешеләр булып чыгабыз инде. Ширпотреб та бетсә, каян барлыкка килсен соң яңа сәнгать?
Т.М.: Элек ул ширпотреб та сыйфатлы булган бит.
Р.Г.: Юк, анда да төрлесе булды. Алай да, ул үз юлы булган сәнгать иде. Менә бүген безнең зәвыклы сәнгать ширпотребка китмәсен, мине иң борчыган әйберләрнең берсе шул! Театрларыбызның зурлыгы, югарылыгы кимемәсен.
Т.М.: Миңа калса, нәкъ менә шул халык зәвыклы сәнгатьне аңламый, кабул итми башлаганга күрә, гадигә яраклаша.
Иблисләр турында
Р.Г.: Халык һәрвакыт аңлый ул. Нишләп бездә зур цензура кертергә ярамый? Чөнки бу очракта беркемне дә аерып карап тормаячаклар, монда иң югары баскычта торган сәнгатькярләрне дә түбәнгә төшереп, бер капчыкка салачаклар. Шәехзадә Бабич “Күктә – Алла, җирдә – иблис, мин – малай. Берсе “дин” дип, берсе “мин” дип тарткалый. Белмим: әллә Алла, әллә иблис алдалый?!” ди. Шушы яшемә җитеп, мин һаман бәргәләнәм. Ә бит халык арасында үз урыныңны табу авыр. Мин биргән җаваплар да дөрес булмаска мөмкин, син биргән сораулар да... Язмыш мине театр белән бәйләде һәм мин гомер буе анализлыйм. Ширпотреб күбрәк булсын иде дә, шуларны төзәтүчеләр һәм зәвыклы әсәрне сәхнәгә чыгаручылар да үз урыннарында калсын иде. Тәнкыйтьләүне барыбыз да булдыра. Иң югары дәрәҗәдә чыгыш ясаучыны да бетереп ташларга мөмкиннәр. Түбән Кама театрында да төрле югарылыктагы спектакльләр куела. Шунсыз булмый.
З.Х.: Театр темасына кире әйләнеп кайткач, мондый сорауны да күтәрми калып булмый. Яшь артистлар арасында “сай йөзүчеләр” күп хәзер. Алар белән нишләргә? Күпчелек яшьләр бит “сәхнәгә чыктым да, шуның белән шул, максатыма ирештем” дип фикерли. Ә театр эчендә шушы эшчәнлекне башлау мөмкинлеге юкмы? Матур әсәрләр чыгып тора бит, элекке әсәрләр дә җитәрлек. Менә шуларны театр артистлары белән генә түгел, ә гомумән шул театрда эшләүче хезмәткәрләр белән җыелып укулар оештырылса?
Р.Г.: “Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән керми”. Яшьтән канга сеңмәгән икән, аннары гына бернишләп булмый. Югары яки урта уку йортында кемдә белем алган – шуннан килә ул. Безне Марсель абый укырга өйрәтте. Дәрескә керү белән “Тәк! Журналда менә бу язучының нинди әсәре басылган? Кайсы әсәрне укыдыгыз?” дип юри тәмләп кызыктыра белә иде. Анда инде, телисеңме-теләмисеңме, укый башлыйсың! Дәрес тәмамлануга китапханәгә йөгерә идек. Әдәбият беренче урында булды. Хәзер балалар инде мәктәптән үк әдәбият укымыйча килә.
З.Х.: Син дә Марсель Сәлимҗанов кебек, үзеңнең театрыңда хезмәткәрләрдә матур әдәбият укуга мәхәббәт уятсаң? Рухи тәрбия турында сөйләшәбез бит.
Р.Г.: Театрга кеше инде билгеле максатлар белән килә. Ул инде синең белән китап укып утырмаячак. Ул матур итеп сәхнәгә чыгып, ролен уйнарга тели.
З.Х.: Тышкы кыяфәте нинди генә матур булса да, эче буш икән, мин андый артистны берничек тә матур дип атый алмыйм. Таш курчак ул. Күңел матурлыгы йөзгә чыкмый икән, ул инде чын, ихлас итеп кабул ителми. Син әйткәнчә, халык андый нәрсәгә бик сизгер. Артистларның төрлесе бар. Коеп куйган матур булмасалар да, эчке дөньясы бай, белеме бар икән – ул күренә. Сөйкемлелек күңелдән килә. Әңгәмә башында Илһам Шакировны искә алдык. Ул бит аяклы энциклопедия иде! Шулхәтле белемле, әзерлекле, искиткеч шәхес иде. Марсель Сәлиҗанов укыткан бит әле әдәби әсәрләр? Ник син укытмыйсың димәкче идем мин. Без аклану өчен мең төрле сәбәп табабыз. Алда әйтелгәнчә, һәр нәрсәгә дә замананы гаеплибез. Рөстәм, монысы синең өчен генә түгел, яме. Әдәби әсәр укымаган артистның күңел байлыгы зәгыйфь була, тамашачы аны сәхнәдән күрә алмый. Менә төп мәсьәлә кайда! Театр труппасы белән, язучыларны чакырып, китап укучылар конференциясе уздыру дигән бер фикер килде әле. Чынлап та, болай эшләү өчен бернинди чыгым да кирәкми. Укысыннар, сөйләшсеннәр, бәхәсләшсеннәр. Моннан бары файда гына булачак. Без бар нәрсәгә үзебез гаепле дип уйлыйм мин. Театр сәнгате өлкәсендә генә түгел, әдәбият-сәнгатьнең һәр юнәлешендә сизелә бу. Әдәбиятта андый “каләмчеләрне” элек электән “графоман” дип атый идек. Әйдә, актёрлар өчен дә шундый бер “матур” мөһер уйлап чыгарыйк әле. Чәпәрбез аннан соң агач теллеләренә. Мәсәлән, “утын агачы”, “таш курчак”, “тере курчак”, йә бары “курчак” кына? Минем үземә “курчагы” күбрәк ошый. Фикерсез, телсез, мантыйксыз... Фикерсез булган артист аеруча борчый.
Р.Г.: Әйе шул, элекке артистларның һәрнәрсәгә үз фикерләре бар иде. Алар әдәбиятны яхшы белде.
З.Х.: Хәзер шул узган заманны сагынып, моңсуланып утырырга каламы? Бүген дә шундый шәхесләрне тәрбияләп була. Мин шул турыда әйтәм. Шуңа да гомуми укулар, әдәбият әсәрләрен күмәк укулар кирәк дип саныйм мин. Ярый әле бар гаепне сылтарга иблис бар...
Р.Г.: Бүгенге заман театры – ул башка. Хәзер яшьләр интернет челтәрендә утыра. Алар үзләренә кирәк бөтен нәрсәне шуннан ала, өйрәнә. Мәгълүмат бик күп. Заман – яшьләрдә. Бөтен әйбер үзгә хәзер. Безнең буын үткәнне сагынып, бүгенгене кабул итә алмыйча тора түгелме соң? Яшь буын хәзер башкача уйлый, үзенчә фикерли. Аларның һәрнәрсәгә үз карашы.
Т.М.: Ирексездән тагын сорау туа һәм сезнең фикер белән килешеп бетеп булмый. Әйе, хәзер дә һәрнәрсәгә үз карашы булган шәхесләр күп кебек. Ә киләчәк буын бүгенгеләр турында нәрсә белер, нинди фикер әйтә алыр икән соң? Хәзерге псевдошәхесләр бит шул социаль челтәрләрдә, үз дөньяларында гына яшиләр. Югары максат, идея белән янмыйлар бугай. Халыкка нәрсә бирә ала алар?
Р.Г.: Элек бит бер шәхесне халыкка чыгаралар иде дә, шуны һәрьяклап күтәрәләр иде. Бүген башка заман. Әмма вакыт барыбер бөтенесен үз урынына куяр.
Т.М.: Кем дә булса барыбер тарихта калачак дияргә телисезме?
Р.Г.: Әйе.
З.Х.: Ниндидер кысаларга кертеп булмаганнар һәр кермәгәннәр калачак алайса. Мин сине бик яхшы аңлыйм, Рөстәм. Нульдән театр башлаган кеше син. Бүгенге театрның кыйбласы турында да сөйләшик әле. Хәзер күп театрлар экспериментлар ясый. Ниндидер мөгез чыгаруларга күп акча тотыла. Бүгенге театрда нәрсә генә юк! Яңа спектакль караганда, беренче чиратта, тамашачының реакциясенә игьтибар итәм. Зал бик сизгер бит ул. Иң көчле, тәҗрибәле театр тәнкыйтьчесенә караганда да, спектакль барышында гади тамашачының әйтелгән сүзсез фикереннән залның аурасы үзгәрә. Акча күп тотылган, эксперименталь спектакльләр вакытында залда андый аура юк... Бәлки андый экспериментлар өчен башка сәхнәләр, башка театрлар булу кирәктер? Андый алымнарны дәүләт театрларына кертмәскәдер? Бәлки кибәкләрне җилгә куеп, төп игътибарны, финанс чыгымнарын да менә шул кибәктән араланган продукт чыгаруга юнәлтсәк, халкыбыз өчен ул файдалырак булмасмы? Мин монда әдәбиятны да, театрны да, эстраданы да исәпкә алып әйтәм. Шуннан соң киләчәгебез тагын да әхлаклырак, сафрак булмасмы? Без шуңа да бүген профессиональ сәнгать, әдәбият, театр турында сөйләшәбез. Син Мөдәррис Әгъләмовны искә алдың. Аның бит әле мондый юллары да бар: “Акылыннан яза-яза, һәр кеше дә яза. Өстим: кемдер донос яза, кемдер приговор, мәсәлән...” . Язу бик әйбәт ул. Ләкин, беренче чиратта безгә сәнгатьне алдарак искә алган кибәктән аерырга кирәк. Синдәй театр әһелләре менә шушы эшнең башында торырга тиештер кебек. Кибәктән аралау эшен активлаштырырга кирәк безгә, менә минем төп фикерем. Яшьләргә үрнәк булу безнең эш. Бүгенге сөйләшүнең дә максаты шул. Монда ике буын – Рөстәм Галиев белән Зиннур Хөснияр һәм инде яңа буын Таңсылу Мостафина. Бу безнең театр сәнгате хакында, Түбән Кама театрының матур датасын искә алып, киләчәк турында борчылып фикерләшү.
Р.Г.: Мин ничә еллар үз дөньямда көрәштем, милләт эчендә яшәдем. Читкә тайпылмадым. Минем максатым – милли театрыбызны яшәтү, үстерү булды. Язучылар, шагыйрьләр, артистларны аңларга тырыштым. Һәркөнне милли аһәң эчендә эшләдем. Без милләт өчен эшләдек, дип әйтә алабыз. Син “Салават күпере”, “Сәхнә”не ачтың, мин үз театрымны төзедем. Без күп эшләдек. Кешеләр “Татар теле бетә! Монысы да юк, тегесе дә юк!” дип кычкырырга ярата. “Ә милләт өчен син үзең нәрсә эшләдең?” дип сорыйсы килә алардан. Әлбәттә, син әйткән фикерләр белән килешәм мин. Аерым эксперименталь театрлар, үзгә мәйданчыклар булсын иде дип мин дә телим. Әмма хәзер фестиваль дигән әйбер барлыкка килде бит. “Ни өчен без андый фестивальләргә йөрмибез? Без дә катнашабыздыр бит?” – дип синең артта йөзләгән кеше тора. Фестивальный, эксперименталь спектакльләр шуннан чыга башлады бит инде. Берара гомумән чакырылган режиссёр белән эшләү модага кереп китте. Менә шулай, модадан калышмаска тырышып эшли башлыйсың.
З.Х.: Миллилек турында, чыннан да, күп сөйләшәбез. Вакыт үткән саен, бу сүз үз асылын югалта башлады бугай. Бер мизгелдә үземә “милли” – ул бит “тәрбия” сүзенең синонимы” дигән нәтиҗәгә килдем. Туган телдә уйлый, фикер кора алабыз. Шуңа да көчледер без.
Р.Г.: Туган тел темасына кагылгач, Габдулла Тукайны искә алмыйча булдыра алмыйм. Мин аның шигырьләрен яттан беләм. Һәрвакытта да аны тәнкыйтьләргә яратканнар. Шул тәнкыйтьчеләр турында белеп алган танышлары “Нигә син аларга бер сүз дә әйтмисең?” дип сорыйлар. Берзаманны Тукай мондый юллар яза:
“Лермонтов вә Пушкин — олугь саф диңгез ул,
Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай – өч йолдыз ул.
Син дә шул диңгез ярында, и агу йоткан көчек!
Телләрең сузган буласың,– җитми, җитми, кит күчеп.
Кит хәзер, ләкин китәрдә сал колак бу сүзгә бер:
Барчы, эт, гомрең буе шул күктә өч йолдызга өр!”
Гомер буе өреп торучылар булды, була. Бернигә дә карамыйча алга бардык, чөнки безнең максат шул.
З.Х.: Нинди генә очракта да алга барган Түбән Кама татар дәүләт драма театрының бүген планнары нинди?
Р.Г.: Безнең план бер инде – спектакль чыгару. Тамашачы җыябыз, залларны тутырабыз, дәүләт биремен үтибез. Төрле режиссёрлар белән эш бара, яңа спектакльләр чыга тора. Лилия Әхмәтованы баш режиссёр итеп чакырдык. Гөрлибез, шөкер!
З.Х.: Зур диңгезгә безнең шушы сөйләшү, фикерләр бер саф тамчы булып төшсә дә, мин бик канәгать. Яхшы әңгәмә өчен рәхмәт сиңа, Рөстәм. Үзеңә, театрга зур уңышлар телим!
Әңгәмәне Таңсылу Мостафина язып алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
-
Сканворд
-
«Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының 2024 ел сезоны җиңүчесе тиздән билгеле була!
Комментарий юк