Логотип
Хәбәрләр

«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)

Г.Камал театрында Әлфия Авзалова турында куелган спектакльнең премьера көннәре. Яңа спектакль турында фикерләр дөнья күргәнче, ноябрь аенда традиция буенча Марсель Сәлимҗанов туган көнгә багышлап куелган «Тапшырылмаган хатлар» спектакле турында фикерне укырга тәкъдим итәбез. Әйтергә кирәк, мәкаләнең авторы «баштан сыйпамаган»...

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры матур традиция буенча әлеге театрда озак еллар режиссёр булып эшләгән СССРның халык артисты Марсель Сәлимҗановның туган көнендә яңа премьера тәкъдим итте. Сәхнәгә татар классикасы – язучы Гадел Кутуй әсәре буенча куелган «Тапшырылмаган хатлар» әсәре менде. М. Сәлимҗанов туган көнендә Зур сәхнәдә спектакль кую хокукы, гадәттә, яңа режиссёрга тапшырыла. Бу юлы бәхет ГИТИСның режиссёрлык курсын тәмамлаган, тумышы белән Казаннан булган Әскәр Галимовка елмайган. 

Әскәр Галимов турында

Язмабыз башында татар театрында беренче адымнарын ясаучы режиссёр турында бераз мәгълүмат биреп үтик. Әскәр Галимов ГИТИСта Евгений Каменькович һәм Дмитрий Крымовның укучысы. Мәскәүдә «ӨЙ театр» бәйсез театр берләшмәсен төзегән. «Тапшырылмаган хатлар» – аның Казанда беренче режиссёрлык эше. Әскәр Галимовның «ӨЙ театр» репертуарында аның диплом эше буларак куелган Олег Богаевның «П.О.Л.Е.» спектакле бара. Моннан тыш Әскәр Галимов исеме театраль даирәдә Великие Луки шәһәрендә Метерлинк әсәре буенча куелган «Синяя птица», Нижневартовскида Сергей Козлов әкиятләре буенча куелган «Ёжикина скрипка», Кокшетауда Камила Ибраева пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Голоса в темноте», Мәскәү Вахтангов театрында бара торган «Утиная охота» (А. Вампилов) спектакльләре аша билгеле.

Камал театры җитәкчелегеннән спектакль кую турында тәкъдим алгач, Әскәр Галимов Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестен сәхнәләштерүне үзе тәкъдим итә.

«Үз вакытында ул миңа нык тәэсир итте, чөнки бу тарих минем әнием язмышына бик охшаган иде. Минем әни дә бик теләсә дә, повесть герое Галия кебек артистка була алмый. Әти белән аерылышкач, ул шулай ук ике баланы берьялгызы тәрбияләде», – дигән яшь режиссёр. Әлеге куелышны ул үз әби-бабаларына багышларга теләвен белдергән.

Яңа спектакль өчен инсценировканы режиссёр Әскәр Галимов, аның ассистенты Арина Емелина һәм Камал театрында моннан берникадәр элек барган «Ишекләр» спектакленең авторы буларак билгеле Энҗе Гыйззәтова бергәләп язганнар. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, «Тапшырылмаган хатлар»ның баштагы репетицияләре сценарийсыз уза, инсценировка эш барышында язылып бетә. «Театръ» телеграм-каналы язганча, бу эш ысулын Ә. Галимовның Каменькович һәм Крымов остаханәсеннән үзләштерүе, өлешчә режиссёрның беренче белеме – педагог-психолог һәм виктимолог (җинаять корбаннары белән эшләү буенча белгеч) булуы белән дә бәйле.

Әскәр Галимов

Спектакльнең иҗат төркеме

Моннан тыш спектакльнең иҗат төркеме арасында сәхнәгә куючы рәссам Екатерина Горшкова, костюмнар буенча рәссам Лилиана Брик, композитор Салават Гафаров, хореограф Полина Майорова бар.

Актёрлар ансамбленә килгәндә, Галия апа роле Камал театрының өлкән буын артистларыннан Татарстанның халык артисты Хәлимә Искәндәровага бирелгән. Актрисаның Камал театрының соңгы сезон спектакльләрендә еш күренә башлавын театрда әбиләрне уйный алырлык өлкән буын артисткалары калмавы белән аңлатырга тырышучылар да бар. Галиянең яшь чагы вокал мөмкинлекләре булган актриса – Айгөл Шәкүровага бирелгән. Аның тере тавышка баянчы Әхмәт Кәримовка кушылып Мансур Шиһапов шигыренә Сафьян Ибраһимов иҗат иткән «Бүләк ит син миңа» җырын башкаруы залдагы тамашачыларны сокландырмый калмагандыр.

Искәндәр – Татарстанның атказанган артисты Ришат Әхмәдуллин. Бу роль актёрны бүгенге иҗат тормышы дәверендә озата бара. Ришат Әхмәдуллин исеме дә татар сәнгате тарихына ул башкарган Булат («Зәңгәр шәл») һәм башка образлар белән беррәттән, Искәндәр буларак кереп калачак, мөгаен. 2016 елда режиссёр Рөстәм Рәшитов тарафыннан төшерелгән «Тапшырылмаган хатлар» фильмында (сценарий авторы Дан Дамаскин) Ришат Әхмәдуллин шулай ук Искәндәр ролен башкарган иде. Әскәр Галимов спектакленең тагын бер үзенчәлекле ягы – «Тапшырылмаган хатлар» аша Камал театрының башка спектакльләрен бәйләргә, күпер салырга, заманча итеп әйткәндә, «гиперссылка» ясау омтылышында. Ришат Әхмәдуллинның Искәндәрендә дә «Зәңгәр шәл»дәге Булатка ишарә бар. Ә менә Фәнис Җиһаншаның Галиәкбәре – хәтта киенү, сәйләү рәвеше белән дә актёрның иң яраткан рольләренең берсе булган Хуҗа Насретдинга ишарәли.

Әсәрне сәхнәләштерүнең башка вариантларыннан тыш (алары хакында алга таба) спектакльдә Галиянең кызы – Кадриягә дә урын бирелгән. Аны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Люция Хәмитова башкарды. Галиядән кала, спектакльдәге башка актёрларның олы вакыттагы дублёрлары юк. Вәли дә Галиянең яшьлегендә кала. Бу роль яшь актёр Зөфәр Нуртдиновка бирелгән.

Камал театрындагы «Тапшырылмаган хатлар»ның башка сәхнә вариантларыннан төп аермасы – режиссёрның бүгенге күзлегеннән карап, әсәрнең тулы вариантын сәхнәләштерү омтылышында. Биредә әсәр тукымасындагы авыл советы рәисе Галиуллинга, Галиәкбәр бабайга да шактый урын бирелгән. Татарстанның халык артистлары Илдус Габдрахманов һәм Фәнис Җиһанша тарафыннан тудырылган образлар эпизодик роль булса да, комик мизгелләр, юмор белән баетылган. Галиуллинда Илдус Габдрахмановның биюче осталыгы яхшы чагыла. Галия белән урманда калып «мәхәббәт утын» кабызырга омтылыш ясаган, туңа башлаган Галиуллинның заманча энергияле, ритмик уен биюе – шафл бии башлавы йокымсырап утырган тамашачыларны уятып җибәрде.

Камал театрында озак еллар режиссёр ярдәмчесе булып эшләгән Фәридә Хафизовага берничә тапкыр сәхнәдә күренеп алырга туры килә. Әлбәттә, тормыштагы вакыйгаларның барышы белән акланмаса да, әлеге күренеш тамашачыларның игътибарын җәлеп итә.

Тапшырылмаган хатлар

Әсәр һәм аның сәхнә тормышы

Күренекле язучы Гадел Кутуй үзенең «Тапшырылмаган хатлар» повестен 1935 елда иҗат итә. Әсәрнең язмышы бәхетле була. Ул рус, болгар, румын, чех, венгр, немец, француз, гарәп һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән. Әсәрнең язылу тарихына килгәндә, автор Гадел Кутуй үзе укучыларга язган хатларның берсендә болай ди: «Мин «Тапшырылмаган хатлар»да безнең чорның татар хатыны турында, аның бай һәм матур эчке дөньясы турында, сәләтлелеге турында сөйләргә теләдем». Г. Кутуйның әлеге әсәре М. Горькийның Язучыларның I съездында ясаган чыгышына җавап рәвешендә языла. Ул чордагы әдәбият алдына җәмгыятьтә лаеклы урын тоткан, эш күрсәткән хатын-кыз образын тудыру бурычы куела. Совет чоры әдәбият белемендә әсәрне анализлау Галиянең хезмәткә булган карашы, аның башкарган эшләренә зур игътибар бирелсә, мәхәббәт, уку, гаилә төп теманы ачыклауда катнашучы өстәмә темалар булып саналса, хәзерге заманда соңгылары игътибар үзәгенә чыкты һәм моңа карап әсәрнең кыйммәте кимемәде.

«Тапшырылмаган хатлар» повесте – татар әдәбиятында социалистик реализм методының ныклап урнашуын күрсәткән һәм татар совет әдәбиятында эпистоляр жанр үзенчәлекләрен дәвам иткән беренче карлыгачларыннан.

Тапшырылмаган хатлар

Әсәрнең сәхнә тормышы 1960 елда башлана дисәк, ялгышмабыз. Нәкъ шул елда, ТАССРның 40 еллыгына Җәүдәт Фәйзи М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында «Тапшырылмаган хатлар» операсын тәкъдим итә (режиссёры – Ш. Сарымсаков), ләкин ул озак бармый. Язучының әлеге әсәрен опера итү теләген композитор Җәүдәт Фәйзи Гадел Кутуйга әле 1944 елда җиткерүе билгеле. Үләренә озак калмый Г. Кутуй композиторга операның сюжет сызымын җибәрә. Әмма Җәүдәт Фәйзи, эше күп булу сәбәпле, операны озак еллар яза алмый, либретто булмау да зур кыенлыклар тудыра. Ахырда ул музыканы да, либреттоны да үзе иҗат итә. «Тапшырылмаган хатлар» операсының кайбер фрагментлары, Вәли ролендәге Фәхри Насретдинов башкарган арияләр Татарстан дәүләт радиосы фондында саклана.

Алга таба әсәрне диплом спектакле буларак, 1973 елда М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры режиссёры Рифкать Исрафилов сәхнәләштерә һәм шактый зур уңыш казана. Сәхнәдә яңа тандем – Нурия Ирсаева һәм Фидан Гаффаров йолдызы кабына. Спектакль өчен Рим Хәсәнов тарафыннан Гыйльман Ибрисов шигыренә иҗат ителгән «Сиңа килдем, иркәм» җыры бүген дә популярлыгын югалтмый. Режиссёр Рифкать Исрафилов әсәрнең эчке поэтикасын тотып ала белгән һәм спектакль башкорт театр сәнгате классикасына әверелә.

Инсценировкалар – әсәрнең сәхнә варианты булудан тыш, ул күбрәк спектакльне тудыручыларның әлеге әсәргә карата карашы турындадыр, минемчә. Камал театрындагы «Тапшырылмаган хатлар» спектаклендә сәхнәдәге вакыйгалар режиссёр тарафыннан 1979 елга күчерелгән. (Журналистларга тәкъдим ителгән вариантта, алга таба бу дата бетерелгән). Галия инде карт, авыру. Инсульттан соң хәтере дә шактый какшаган карчык. Кызы Кадриянең әнисен тәрбияләвен күрәбез. Ул аның күңелен күтәрергә, хәтерен яхшыртырга омтыла. Моның өчен әнисе Галиянең яшьлегендә Искәндәргә язган хатларын куллана. Шулай итеп вакыйгалар Галиянең яшьлегенә – укучыларга әсәр аша таныш хәлләргә килеп тоташа.

Беренче күренешләрдәге Галия бүлмәсенең котсызлыгы тамашачыларда шактый сораулар тудыра. Яшьлектә ике баласын алып чыгып китүе, ятим итүе – Галиянең гомер көзендә шушы ямьсез бүлмәдә калуы бәрабәренә идеме соң?! Хезмәт кешене бәхетле итә дигән лозунглар белән тәрбияләнгән, шуңа инанып гомер иткән Галия гомерен шундый бүлмәдә үткәрергә тиешме? Ертылган, тузган обойлар Галиянең яшьлектәге бәхетле гаилә кору, парлы тормыш хыялларының барып чыкмавына ишарә буларак кабул ителә. Ләкин Галияне картлыгында бәхетсез карчык дип әйтеп булмый. Аның Кадриясе бар, ул аны ярата, тәрбияли. Ә Вәли? Яшьлектә Галиягә аң керә башлагач, котылу юлы буларак барлыкка килгән Вәли ни өчен картлыгына җитә алмыйча эзсез югала? Спектакльдә моңа җавап юк.

Гомумән, яңа премьера әсәргә режиссёрның яңа караш булуыннан тыш башка искитәрлек алымнары, табышлары белән тамашачыларны сөендерми. Караңгы сәхнә, актёрларның салмак уены, артык сузылган мизансценалар (Галиәкбәр бабай белән Галия сөйләшүе), ә кайчакта актёрларның үзләренең нәрсә уйнауларын онытып җибәрүләре, төшенеп бетмәүләре (Вәли һәм Галиянең очрашу мизгеле) – режиссёрның тышкы күренешләр белән мавыгып, геройларның эчке торышына, халәтенә игътибар җитмәүдә, минемчә.

Тапшырылмаган хатлар

Илгиз Зәйниевнең «Тапшырыл...ган хатлар»ы

«Тапшырылмаган хатлар» 2019 елда Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында режиссёр һәм сценарий авторы Илгиз Зәйниев тарафыннан сәхнәләштерелә. Спектакль сәхнәдә 3 Галия уйнавы белән үзенчәлекле. Болар актрисалар – Алсу Фәйзуллина, Алсу Шакирова, Назлыгөл Хәбибуллина. Без биредә Искәндәрне күрмибез. Хәер, Искәндәр турында без күбрәк Галия сөйләгәннәрдән, аның язганнары, аның күзлеге аша танышабыз. Һәм ул укучы күз алдына үз-үзен яраткан эгоист буларак килеп баса. Бәлки, чынлыкта, Искәндәр андый ук начар булмагандыр да, чөнки хатын-кыз хисләр кешесе, арттырырга, буяуларны мулдан кушарга да мөмкин. Шуңа күрәдер, Илгиз Зәйниев үз спектакленә Искәндәрне алудан баш тарта. Кариев театры спектакле шактый үзенчәлекле һәм ул киң катлам тамашачылар өчен түгел. Сәхнәдәге 3 Галия ир-ат күлмәген һәм чалбарын салып нәфис хатын-кызга әверелгәнче зур юл үтәләр, үз-үзләре белән көрәшәләр, таркалган-чәчелгән уйларын бер җепкә тезәргә омтылалар. Бу уңайдан режиссёрның сәхнәдәге дистәләгән урындыклар белән уйнау алымы табыш дип каралырга хаклы.  

Инсценировка авторы һәм режиссёр буларак Илгиз Зәйниевнең тагын бер яңалыгы – «Тапшырылмаган хатларның» «Тапшырыл...ган хатлар» булып китүендә. Ә бит хатлар чынлап та Вәлигә тапшырыла. Илгиз Зәйниев әсәрнең финалына хилафлык китерми. Хатлар белән танышкан Вәлинең ахырда Галия тормышында нинди роль уйнавы билгесез.

Кариев театрында Илгиз Зәйниев спектакленең үз йөзе, стиле, музыкасы бар.  Аны режиссёр оста тоемлаган. Өч Галия – Алсу Шакирова, Алсу Фәйзуллина һәм Назлыгөл Хәбибуллинаның характерлары, сәхнәдәге үз-үзләрен тотышлары төрле булуларына игътибар итәргә кирәк. Алсу Фәйзуллинаның Галиясе – нәфислек, сылулык, сабырлык үрнәге булса, Алсу Шакированыкы – нык холыклы, ныклык, максатчанлык гәүдәләнеше, Назлыгөл Хәбибуллина үз Галиясе белән безнең күз алдына әле тәҗрибәсез, яратуга, назга сусаган хатын-кыз буларак килеп баса. Ахырда боларның барысы да бер Галиядә берләшә. Шулай итеп режиссёр үзе дә гаиләдәге хатын-кызның нинди булырга тиешлеге хакында сорауга җавап бирә сыман. 

«Беренче коймак төерле» була ди татар. Камал театрында яңа режиссёр, татар классик әсәренә үз карашын тәкъдим иткән, аны үзенчә язып бетергән, бүгенге тамашачыларга якынайткан – Әскәр Галимовның «Тапшырылмаган хатлар» спектакле турында да шулай дияргә мөмкин. Әллә инде «Мастер и Маргарита» фильмындагы (2024) төсле «Проделана большая работа» диикме? Режиссёрга киләсе эшләрендә уңышлар телик.

Раил Садретдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021