Логотип
Театр

Илтани Илялова:"Театр минем тормыш рәвешем"

Театрдагы артист-режиссерлар өчен ул үз фикерен туры әйтә торган гадел театр тән- кыйтьчесе, укучылары өчен таләпчән мөгал- лим. Тик аның турылыгы да, таләпчәнлеге дә үз һөнәрен, үз эшен яратканнан...

Театрдагы артист-режиссерлар өчен ул үз фикерен туры әйтә торган гадел театр тән- кыйтьчесе, укучылары өчен таләпчән мөгал- лим. Тик аның турылыгы да, таләпчәнлеге дә үз һөнәрен, үз эшен яратканнан һәм аларны камил итеп, җиренә җиткереп эшләргә тырышудан. Шуңа күрә аның сүзе, аның фикере дөрес һәм үтемле яңгырый.

Балачак хыялы

Театр сәнгате белгече, театр тәнкыйтьчесе, профессор, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлекле­се Илтани Исхак кызы Илялова 1932 елның 8 февралендә Свердловск (хәзерге Екатеринбург) шәһәрендә театр әһелләре гаиләсендә туа. Аның әти-әнисе професси­ональ сәнгать эшлеклеләре булып, Илтани кечкенәдән үк театр дөньясында кайнап, аны үз итеп, яратып үсә. Гадәттә балалар беренче спектакльләрне курчак театрын­да яки яшьләр театрында күрәләр. Илтани Илялованың театр белән танышуы исә В.Шекспирның «Гамлет», Ф.Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт», К.Гоцциның «Принцесса Турандот» спектакльләре аша була. Тагын шунысы да кызыклы, Илтани Илялованың балачактагы бе­ренче хатирәсе дә Казан һәм театр белән бәйле. Вакытлы­ча Казанда яшәгән вакытлары… Кечкенә Илтанига нибары 2 яшь. Хәзерге Тинчурин театры урнашкан Горький урамы буйлап атларга атланган, төрле халык һәм һөнәр ияләре киемнәренә киенгән актерларның урам буйлап барган­нарын хәтерли ул, әлеге тамашага ничек итеп сокланып караганы, күңеленең алар белән атлаганы истә.

 

Илтани ханым әтисен гаять сабыр һәм төпле итеп, ә әнисе Һаҗәр ханымны гаҗәеп чибәр, нәзәкатьле кеше итеп искә ала. Балачак хыяллары да театрдан ерак китми. Ничек тә артист буласы иде. Кечкенә вакытында әти- әнисе эшләгән Үзбәк академия театрында берничә роль дә башкара. Иң беренче профессиональ театр сәхнәсенә чыгуын ул әле дә хәтерли. Бөек Ватан сугышында Герой исеменә лаек булган Корбан Умаров турындагы пьеса була ул. Шунда кечкенә Илтани бәләкәй кызчыкны уйный. Тик, сәхнәгә беренче тапкыр чыккан Илтани дулкынлануын җиңә алмый, героеның сүзләрен онытып, бутап бетерә. Ләкин, бернигә дә карамастан, үзенең тормышын сәхнә белән бәйләргә кирәк икәнлеген ачык аңлый.

Тик артист булу хыялы тормышка ашмый аның. Әтисе белән әнисе артист тормышының авыр икәнен дә, лае­клы артист булу өчен күп көч кую өстенә, табигый талант кирәклеген дә истә тотып мөгаен, урта сыйныфларда укыган Илтанига Зоя Космодемьянская турындагы бер пьесадан өзек ятлап, уйнап күрсәтергә дигән шарт куя­лар. Әлеге өзекне башкарып чыга алса, артист булу өмете бар, булдыра алмаса – берни дә эшләп булмый. Илтани күпме генә тырышса да, тиешенчә башкарып чыга алмый һәм гаиләдәгеләр аңа театр артисты булу турындагы хыялларын онытырга киңәш итәләр. Шул вакытта Ил­тани алтын урталыкны сайлый: 1950 елда Ташкент театр сәнгате институтының театр белгечлеге факультетына укырга керә. Анда укыган елларын гаҗәеп бер җылылык белән искә ала ул. Театр сәнгате өлкәсендә бик күпне белгән һәм күргән Мәскәүнең ГИТИС профессорлары укыта аны (әлеге профессорлар Сталинның космопо­литизм идеяләренә каршы көрәш корбаннары буларак Мәскәүдән куылган була), алар курсында гаҗәеп талант­лы һәм сәләтле студентлар белем ала. Театр институты, театраль мохит, иркенлек, спектакльләр яшь белгечләргә канат куя. Нәкъ шул елларда Илтани Илялова театраль тәнкыйть, театр белгече һөнәрен төп эше итеп сайлый.

Хыялга илтүче юл

Институттан соң ике ел Үзбәкстан Мәдәният министрлыгының Сәнгать идарәсендә инспектор булып эшли. Аннары бер ел (1957-1958) Ташкент театр сәнгате институтында чит ил театрлары тарихын укыта. Берен­че дәресләргә укытырга керүен әле дә зур дулкынлану белән искә ала. Беренче укучылары арасында сәнгать дөньясында инде күренекле шәхесләр буларак танылган атаклы үзбәк балеринасы Галия Измайлова (татар кызы), җырчы Батыр Закиров, соңрак озак еллар Казанның Качалов исемендәге театрда баш режиссер вазифасын башкарган Эдуард Аслановлар була.

 

1958 елда үзенең белемен тагын да күтәрү исәбе белән Илтани Илялова Мәскәүдә театр сәнгате институтының (ГИТИС) чит илләр театры кафедрасы каршындагы аспирантурага укырга керә. Фәнни җитәкчесе дан­лыклы Стефан Стефанович Мокульский була. 1961 елда аны уңышлы гына тәмамлый. Екатерина Фурцева җитәкчелек иткән СССРның Мәдәният министрлыгын­да театр сәнгате бүлегендә драматургия буенча өлкән рецензент булып эшли. Тик Мәскәү тормышы алай җиңел генә булмый, ул вакытларда «паспорт режимы» мәсьәләсе бик кискен тора. 1963 елда Казанга эшкә килү мөмкинлеге тугач, татарларның мәркәзе булган калага күчеп килә. Ул вакытта Илтани ханым үзе дә, аның әти-әнисе, аны эшкә чакырган кешеләр дә Илта­ни Илялованың исеме татар театры тарихында зур эз калдырасын, аның хезмәтләре буенча әллә ничә буын артистлар, театр белгечләре, сәнгатькәрләр гыйлем ала­чагы турында уйлап та карамый, билгеле.

Казан иңнәргә канат куйды

Шулай Казан тормышы башлана. 1963 елда Илтани Илялова СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих ин­ститутында кече фәнни хезмәткәр, аннары 1964-1967 елларда Татарстан Мәдәният министрлыгында сәнгать бүлеге җитәкчесе булып хезмәт куя. 1968 елдан кабат Татарстанның Фәннәр академиясендә өлкән фәнни хезмәткәр буларак эшли башлый. 1965 елда ул «Хәмзә исемендәге үзбәк театры сәхнәсендә чит ил драматургия­се (1918-1962)» темасына диссертация яклый һәм сәнгать фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ия була.

Казанга килеп эшли башлагач ук, Илтани ханым җиң сызганып эшкә керешә. Иң беренче итеп ул Бөек Ватан сугышы елларында татар театры торышы турында фәнни хезмәтләр яза. Мәдәният министрлыгында эшли башлагач, игътибарын Казан театрларына гына түгел, Татарстанның шәһәр-районнарындагы театрларга да юнәлтә: cпектакльләр карый, режиссер һәм артист­лар белән фикер алыша, киңәшләр бирә. Һәр елны һәр театрда театраль сезонга еллык нәтиҗәләр ясый тор­ган коллегиядә катнашу, театрларның, артистларның һөнәри яктан үсеше, эшләү методларының, сәхнә сәнгатенә мөнәсәбәт үзгәрүне күрү – Илтани Иляловага театр тәнкыйтьчесе хезмәтенең мөһимлеген ассызы­клый һәм дөрес һөнәр сайлавында шик тудырмый.

«Театр тәнкыйтьчесе аны тыңлаучылар, беренче чиратта артистлар белән бик игътибарлы һәм хөрмәт белән сөйләшергә тиеш», – дип саный Илтани Иляло­ва. «Кешене сүз белән үстереп тә, бетереп ташлап та була. Артистларга мантыйк буенча теге яисә бу рольнең эш-хәрәкәтләрен, кичерешләрен аңларга булышырга кирәк. Шул вакытта алар сиңа ышаначак та, шул вакытта хөрмәт тә итәчәк.»

Илтани Илялова Татарстан Республикасы белән чикләнми, Россия регионнары буенча театрларга иҗади сәфәрләр кыла. Россия киңлекләрендә Владивостокка гына барып җитми, Европаның бөтен илләрендә дә, көньяк-көнчыгыш Азиягә кадәр: Малайзия, Сингапур, Япония һ.б. илләрдә була. Шулай да җанга иң якыны, ка­батланмас кичерешләр калдырганы дип Франция баш­каласы Парижны атый, ә табигате: урманнары, таулары, сулары белән Швейцария истә калган аның.

Дистәләгән китап, йөзләгән мәкалә авторы

Ә театр тәнкыйтьчесе буларак, Илтани Илялованың исеме матбугатта иң беренче булып, 1954 елда күренә башлый. Аның актерлар хезмәте, спектакльләр турында язган беренче мәкаләләре, рецензияләре Ташкент газе­таларында, «Шәрекъ йолдызы» журналында, соңга таба Үзәктәге көндәлек матбугатта, «Культура и жизнь», «Те­атр», «Театральная жизнь» кебек журналларда басыла.

Казанга күчеп килеп эшли башлавы аның төп игъти­барын татар театр сәнгатен өйрәнүгә, тулыландыруга этәрә. 1963 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр вакытлы матбугатта, махсус җыентыкларда һәм фәнни басмалар­да аның татар театр сәнгатенә, күренекле шәхесләренә, Татарстанда эшләп килгән театр коллективларына, аларның репертуарына һәм спектакльләренә багышлан­ган 700дән артык тарихи-фәнни мәкаләләре, рецензия-күзәтүләре, республикабызда театр сәнгатен үстерүгә өлеш куйган шәхесләрнең иҗат портретлары басылып чыга. Әлеге басмалар Илтани ханымның театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән киң белемле, эрудицияле шәхес икәнлеген исбатлый. «Камал исемендәге театр» (1966), «Хәзерге татар театрында актерлык осталыгы» (1978), «Татар театрының милләтара багланышлары» ( 1985), «Октябрьгә кадәрге татар театры» (1988), «Казан­да рус театры» (1991; И.Ингвар белән берлектә язылган), «Тинчурин театры» (2002), СССР халык артистлары Шәүкәт Биктимеров, Марсель Сәлимҗанов турын­дагы һәм башка китаплар – Илтани Илялова язган китапларның бер өлеше генә.

Рус театр мәктәбе – театр сәнгате өлгесе

Илтани Илялова психологик театр тарафдары, сати­рик спектакльләрне дә карый: бәя бирә. Тик кешенең күңел хисләрен көтелмәгәнчә үзгәртеп, хисләр бо­рылышында аның характерын тулысынча ачып сала торган психологик театр шулай да өстенлек ала. Рус театр мәктәбен дә чит ил спектакльләреннән өстен итеп күрә ул. «Безнең спектакльләр кешенең күңелен яулап ала, ә көнбатыш илләрдә күрсәтелә торган сәхнә әсәрләрендә, башлыча, баш эшли, ә йөрәк берни дә сизми. Актерларның техникасы да яхшы, формасы да кызыклы, тик күңелне кузгатмый», – ди ул.

Театр, спектакльләр вакыт үзгәрү белән үзгәрә. Татар театры да заман белән бергә атлый. Хәзерге вакытта татар театрлары сәхнәсендә барган кай­бер спектакльләрне моннан 20-25 ел элек сәхнәдә күз алдына да китереп булмас иде. Һәр чорның – үз җыры, дигәндәй. Хәзерге вакытта күпләр яңа фор­малар белән кызыксына, яңалык, башкалардан ае­рымлык эзли. Моңа да Илтани ханымның үз фикере: «Форма белән генә кызыксыну күпмедер вакыттан соң безнең җәмгыятебездән китәр дип уйлыйм, – ди ул. – Чөнки безнең халыкны кеше язмышы, кешенең хис-кичерешләре күбрәк кызыксындыра. Татар тамаша­чысы бигрәк тә чынлык ярата. Йөрәктән чыккан гына – йөрәккә барып җитә бит».

Илтани Илялова исеме күптән инде татар театры тарихына зур хәрефләр белән язып куелган. Аның милли театрыбыз үсешенә куйган тырышлыгын, хезмәтләрен берничек тә бәяләп бетереп булмый. Аның зыялылы­гына, тырышлыгына һәм эрудициясенә хәйран калыр­лык. Аның белән һәр күрешү, һәр сөйләшү тарих белән күзгә-күз очрашу кебек.

Нинди генә чара булмасын, Илтани ханым аның үзәгендә булыр, өе һәрвакытта да кунаклардан буш тор­мас. Режиссерлар, актерлар, драматурглар, журналист­лар, дәүләт эшлеклеләре, укучылары – ул һәммәбез өчен дә үрнәк, ул һәрвакытта да яшь!

Татар театры өлкәсендәге хезмәтләре өчен Татарстанның (1983) һәм Россиянең (2000) Атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәренә лаек бул­ган Илтани Илялова 8нче февральдә үзенең 85 яшьлеген билгеләп үтә. Илтани ханым, сезгә күңел тынычлыгы, сәламәтлек һәм озын гомер телибез!

Дәвамын "Сәхнә" журналының февраль саныннан укый аласыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк