Логотип
Театр

Мәңгелек мәхәббәт

Бер карауга гашыйк булу өчен сигез секунд вакыт җитә, диләр. Андый парларның мәхәббәте гомерлек, еллар үткән саен ныгый гына бара дип тә исбатлый кайбер галимнәр. Бүгенге Галиябану белән Хәлилебез а...

Бер карауга гашыйк булу өчен сигез секунд вакыт җитә, диләр. Андый парларның мәхәббәте гомерлек, еллар үткән саен ныгый гына бара дип тә исбатлый кайбер галимнәр. Бүгенге Галиябану белән Хәлилебез аның чынлап та шулай икәнлегенең ачык мисалы.

«Безне театр таныштырды»

Гүзәл белән Минвәли Габдуллиннарның мәхәббәтенә театр «гаепле». Минвәлинең әле данлыклы Марсель Сәлимҗанов җитәкләгән курста Казан дәүләт мәдәният институтында актерлык серләренә өйрәнеп йөргән чагы. Лаеш районы Имәнкискә авылында туып үскән егет студент елларында ук Камал театры сәхнәсендә барган спектакльләрдә уйный. Киләчәктә ул тамаша­чыга Фирдәвес (М.Гыйләҗев, «Казан егетләре»), Сәет (Т.Миңнуллин, «Шәҗәрә»), Әмир (Н.Хикмәт, «Сукыр патша»), Федерико (Эд. де Филиппо, «Гаугалы гаилә»), Хәбибрахман (Г.Камал, «Беренче театр»), Әмәкәй (Н.Исәнбәт, «Җирән чичән һәм Карачәч сылу»), Мусин (З.Хәким,«Бармы ришвәттән дәва»), Бәдри (М.Фәйзи, «Галиябану»), Шаталов (З.Хәким, «Телсез күке») һәм башка бик күп якты рольләре белән таныла, Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек була. Монысы соңрак, әлегә ул 17 яшьлек егет… Ә Гүзәл исә театр баласы, аннан кайтып кергәне дә юк дисәң дә ялгыш булмас. Әтисе – Татарстанның халык артисты Габделфәрт Шәрәфиев, 40 елдан артык Г.Камал театры сәхнәсе түрен бизи. Әнисе Эльвира ханым да гоме­рен театрга багышлаган шәхес. Бүгенге көнгәчә Камал театрында тәрҗемәче булып эшләвен дәвам итә. Артист балаларының күпчелегенеке кебек Гүзәлнең дә балачагы тулысынча театрда уза. Әти-әнисе көне-төне театрда, бәләкәй Гүзәлне калдырыр кешеләре юк, үзләре белән ияртеп йөрергә мәҗбүрләр. Ул чакта театр гастрольләргә айлар буена чыгып китә: Мәскәү, Санкт-Петербург, Урта Азия, Үзбәкстан, Таҗикстан якларын, Татарстан район­нары, авылларын әти-әнисе белән Гүзәл дә әйләнеп кай­та. Ул кечкенәдән спектакльләрдә уйнап үсә, башта күмәк күренешләрдә (К.Тинчурин, «Зәңгәр шәл», Н.Исәнбәт, «Хуҗа Насретдин», Ф.Бурнаш, «Яшь йөрәкләр», Т.Миңнуллин, Без китәбез, сез каласыз», А.Гыйләҗев, «Өч аршын җир», Т.Миңнуллин, «Әлдермештән Әлмәндәр», М.Әмир, «Миңлекамал») катнаша, үсә төшкәч, төп рольләрне башкара («Һинд кызы», Г.Гафуров). Аның өчен театр сәнгатеннән башка бүтән юл юктыр кебек тоела, гомерен бары тик театр белән генә бәйләргә хыяллана, ләкин тормыш сукмагы икенче якка алып кереп китә. Анысы турында соңрак, хәзер ике яшь йөрәкне тәүге тапкыр очраштырган көнгә әйләнеп кайтыйк.

 

Әй, гитара, гитара…

Әйткәнебезчә, Минвәли әле мәдәният институтында укып йөри. Гүзәл мәктәп баласы, әти-әнисенә ияреп театрга килә, спектакльләрдә уйный. Минвәли кызга беренче күрүдә гашыйк була. Башкача мөмкин дә түгел: кыз күз явын алырдай чибәр, дулкынланып торган кап-кара озын чәч, кыйгач кара кашлар, зифа буй-сын…

«Миңа нибары 14 яшь. Театрга Минвәлиләр курсы ки­леп керде. Артист балалары кич саен театрга җыелабыз. Шундый кичләрнең берсендә күзем Минвәлигә төште. Театрда идеалларда тәрбияләнеп үскән эчкерсез, саф күңелле, яшь кыз бала ул идеалларны Минвәлидә күргәндер, мөгаен, – ди Гүзәл. – Минем өчен беренче чиратта тышкы кыяфәт түгел, кешенең күңел чисталыгы, эчке дөньясы мөһим. Көннәрдән-беркөнне мин – ба­ла-чага, дусларча самимилек белән: «Туган көнем була, Минвәли, әйдә, син дә кил», – дип, туган көнемә чакыр­дым. Исем-акылым китте – зур чәчәк бәйләме тотып, Минвәли килеп керде, кулында – гитара».

Гүзәл туган көненә чакыргач, Минвәли югалып кала. Студент вакыт, акча юк, ә Гүзәлне куандырасы, бүләк ала­сы килә. Нәрсә бүләк итәргә? Егетнең кылт итеп бер миз­гел исенә килеп төшә. Гүзәлнең әнисе Эльвира ханымның бүлмәсе тамашачы залы артында, өстәге катта урнаш­кан. Минвәлинең курсташы Илтөзәр Мөхәммәтгалиев исә ул чакта театрда радист булып эшли, аның бүлмәсе белән Гүзәлнең әнисенең бүлмәсе янәшә. Минвәлинең нәрсәгәдер Илтөзәр янына менеп баруы. Үтеп барыш­лый булачак каенанасының кем беләндер телефоннан сөйләшкәндә «Кызымның гитарада уйнарга өйрәнәсе килә, гитара алырга кирәк әле», – дип әйтүе колагына кереп кала. Әниләре авылдан «үзеңә кием-салым, аяк киеме алырсың» дип биреп җибәргән акчага кып-кызыл розалар, Татарстан урамындагы музыка уен кораллары кибетеннән гитара сатып ала да, троллейбуска утырып, сөйгәне янына юл тота егет. Ул көнне Гүзәлгә 15 яшь тула.

«Камал театрының түбәсенә чыга торган ишеге бар. Аннан бөтен шәһәр уч төбендәге кебек күренеп тора. Гүзәл белән театр түбәсендә сөйләшә-сөйләшә әйләнгәләп йөри идек, безнең очрашулар шуннан гыйбарәт иде». Бергә яши башлауларына 23 ел вакыт узган, хатирәләр йомгагы сүтелә дә сүтелә, әйтерсең лә бүген генә булган хәлләр… «Берсендә Гүзәл яши торган йортның подъездыннан әз генә читтәрәк, урындык­та аның чыкканын көтеп утырам, – дип хатирәләрен яңарта Минвәли Габдулла. – Гүзәлнең әтисе Габделфәрт абый кайдандыр кайтып килә. Мине күреп алгач, «Нишләп утырасың монда?» – дип сорады. Ни дип җавап бирергә дә белми аптырап, югалып калдым. Ул – җор телле, киң күңелле, бик ачык кеше, һәркем белән якын итеп «туган» дип сөйләшә иде. Минем ай-ваема карамыйча: «Чәй эчеп чыгарсың», – дип үзләренә алып кереп китте. Безнең очрашып йөргәнне белмәгән иде ул вакытта, белгәч, үзе дә мине бик якын дус итте».

«Озак күрешми тора алмыйм»

Минвәли белән Гүзәл, дүрт елга якын егет белән кыз булып йөргәннән соң, 1994 елның гыйнвар аенда өйләнешергә карар кыла. Гүзәлнең мәктәпне тәмамлап университетның көнчыгыш телләр факультетының I курсында укып йөргән мәле, ә Минвәли мәдәният институтының соңгы курсында. Театр, сәхнә турында хыялланган кыз ник хыялыннан читкә тайпылды соң? «Мин гимназияне тәмамлаган елны М.Сәлимҗанов курс җыймады. Ә мин исә аннан башка режиссер белән эшләүне күз алдына да китерә алмый идем», – ди Гүзәл үзе бу хакта. Нәкъ шул елны Казан дәүләт университе­тында көнчыгыш телләр факультеты ачыла. 90нчы еллар башы. Гарәп графикасы, көнчыгыш телләрне өйрәнү алга киткән вакыт. Кыз ике дә уйламый, язмышында текә борылыш ясый… Бүгенге көндә Гүзәл мәдәният минис­трлыгында хезмәт куя.

Минвәлинең әти-әнисе Гүзәлне үз балалары кебек кабул иткән төсле, Гүзәлнекеләр дә Минвәлине үз улла­ры итеп күрә. «Без бик яшьли гаилә кордык. Тормыш­ны танырга бергә өйрәндек. Яши-яши тагын бер кат Минвәлинең чын кеше икәнлегенә инандым. Кешене сүзе түгел, гамәлләре бизи. Эчкерсез, саф, чиста күңелле, иман­лы кеше ул. Олыны олы, кечене кече итә белә. Әтием дә нәкъ шундый кеше иде. Әти белән әнием бик матур пар иделәр. Бәхетле совет гаиләсе дип әйтәләр иде алар ту­рында. Мин дә Минвәли дә, үрнәк гаиләдә тәрбияләндек, гаиләнең башка төрле ничек буласын белмибез».

Габдуллиннар үзләре кебек иҗатка, сәнгатькә гашыйк ул белән кыз үстерә. Кызлары Рәйхан быел Әүхәдиев исемендәге музыка училищесын тәмамлый, «Татар моңы», Ваһапов исемендәге халыкара фестивальләр лауреаты. Уллары Ирхан Камал театры сәхнәсендә спектакльләрдә уйный, фортепиано классы буенча му­зыка мәктәбенә йөри.

Дәвамын “Сәхнә” журналының май саныннан укый аласыз.

Фото: гаилә архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк