Логотип
Хәбәрләр

Айгөл Бариева: «Аудиокассетадан күреп гашыйк булган»

Озак еллар бергә гомер иткән парларның танышу һәм кавышу тарихларын тыңларга бик яратам мин. Алар үзләре дә яшь вакытларын аеруча җылылык һәм тетрәнү хисләре белән искә ала. Шулай җырчы Айгөл Бариева...

Озак еллар бергә гомер иткән парларның танышу һәм кавышу тарихларын тыңларга бик яратам мин. Алар үзләре дә яшь вакытларын аеруча җылылык һәм тетрәнү хисләре белән искә ала. Шулай җырчы Айгөл Бариева да тормыш иптәше белән ничек танышканын болай дип искә ала:1997 елның 1 ноябре иде. Алдагы көндә иптәш кызым шалтыратып, минем белән бер егетнең танышырга теләк белдерүе хакында әйтте. Бу егет аның йөргән егетенең туганы булып чыкты. Аларда кунакта булганда минем яңарак кына чыккан «Синең өчен» дип исемләнгән аудиокассетамны күреп, озак кына күзен ала алмыйча торганда, иптәш кызымның «Таныштырыйммы?» дигән соравына «Әйе» дип җавап кайтарган.

Ул вакытта мин ике эштә (мәктәптә һәм балалар ансамбле җитәкчесе булып) эшлим, кичен авырту әниемне карыйм. Урамнарга чыгып, күңел ачып йөрергә вакытым юк иде, билгеле. Әмма бу юлы никтер күрешергә ризалыгымны бирдем.

1 ноябрь көне килеп җитте. Иптәш кызым мине бизәндереп, кыяфәтемне бераз тәртипкә китерде дә, ишектә УЛ пәйда булды. Килеп керде, өстендә кара пәлтә, үзенә күрә! Ул вакытта мин бик оялчан идем, ә ул бик тә сөйләшергә яратучан булып чыкты.

Кич белән дүртәүләшеп «Джузеппо» пиццериясенә бардык. Троллейбуста барганда иптәш кызым белән егетләрне кызык итәргә булдык: арткарак утырдык та бер тукталыш иртәрәк төштек! Кыскасы, аның белән беренче көннән үк бик күңелле һәм рәхәт иде. Бер-беребезне күптән белгән кешеләр кебек, уртак телне бик тиз таптык.

Шулай итеп кич тә узып китте. Соңыннан ул мине өйгә озатып куйды. Шулай да өйнең почмагына кадәр генә озатырга рөхсәт иттем, кайда яшәгәнемне белмәсен өчен.

Әлеге мәхәббәт тарихының азагы – туй белән тәмамлана. Дөресрәге, тәмамланмый! Туйдан соң ике яраткан йөрәкнең бәхетле парлы тормыш юлы башлана.

Автор: Алсу Габдуллина

Фото: Инстаграм @aigul_barieva

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк