Логотип
Хәбәрләр

Айдар Фәйзрахманов: «Я по-русски не знаю»

Бүген Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановның туган көне. Шул уңайдан аның турындагы мәкаләнең бер өлешен тәкъдим итәбез. Дәвамын журналның февраль саныннан укый аласыз.

Бүген Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамбле җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановның туган көне. Шул уңайдан аның турындагы мәкаләнең бер өлешен тәкъдим итәбез. Дәвамын журналның февраль саныннан укый аласыз.

Айдар ул чакта җырчы булу турында хыяллангандырмы, юктырмы, әти-әнисе аңа иң беренче чиратта тирән белем бирергә тели. (Башка балаларына да шулай, әлбәттә.) Башлангыч сыйныфларны үз авылында тәмамлагач, аны Арчадагы 1 нче рус мәктәбенә бирәләр. (Мәктәп Газинур Гафиятуллин батырлыгын кабатлаган Советлар Союзы герое Валентин Ежков исемен йөртә.) Арчага авылдан дүрт чакрым ара. Көн саен иртүк җәяүләп юлга чыгасы, җәяү кайтасы. Малай язын-көзен велосипедта, кышын чаңгыда йөрергә гадәтләнә. Велосипедны җәй көне ат көткән акчасына үзе сатып ала!

Гомумән, акча кадерен белә туганнар. Шомырт өлгергәндә, аны чиләкләп җыеп, стаканын ун тиеннән шулай ук Арчага илтеп сатарга өйрәнәләр. Рус мәктәбендә укый гына башлаган чагында, яшьтәшләре аның белән танышырга теләп эндәшкәч, «Я по-русски не знаю», – дип кенә җавап биреп тора башта. Ияләшеп китә аннары. Бер чирек дигәндә, русчасын да яхшы белә башлый, укуында да алдырып китә. Баянда оста уйнавын, матур җырлавын да белеп алгач, иптәшләре музыка мәктәбенә барырга киңәш итәләр. Тик аның өчен, әлеге дә баягы, әтисе ничек акча җиткерсен.

         Айдар тагын шул вакытларны да елмаеп искә ала: Атаклы «Помары – Ужгород» газүткәргече салынганда, аның бер өлеше Арча җирлегенә туры килә. Торбаның аркылысына бөтен буең белән кереп басып, кычкырып җырларга да мөмкин икән. Менә яңгырый ичмаса тавыш! Шунда Айдар үзенең ачышы белән апасы Фәрдияне шаккаттыра.

         Арчада укуның үз өстенлекләре бар шул. Йөрергә ерак булсани? Берзаман дәресләрен икенче сменага күчерәләр, кышларын караңгыга калына. Ләкин ай яктысында ялтырап яткан кышкы юллар шундый матур! Әнә шул чактагы хисләрен гомер буе күңелендә саклый ул, һәм соңыннан, сүзләрен шагыйрә Шәмсия Җиһангировадан яздырып, «Айлы юл» дигән җыр иҗат итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк