Логотип
Хәбәрләр

Айгөл Бариева: «Ул вакытта оялганымны, каушаганымны белсәгееез»

Җырчы Айгөл Бариева инстаграмында яшьлек хатирәләре белән бүлеште. Аны сезгә дә җиткерәсебез килә.

Җырчы Айгөл Бариева инстаграмында яшьлек хатирәләре белән бүлеште. Аны сезгә дә җиткерәсебез килә.

Айгөл матайга беренче тапкыр 14 яшендә утыра, ничек була соң ул хәл?

Ул әнисенең туганнарына кунакка Иләбәр авылына кайта. Күрше кызлары белән таныша. Алар шундук аны кич белән күрше авылга клубка чыгарга өнди башлыйлар. Кызыксыну хисе көчле була Айгөлнең, барырга ният кыла. Күрше авылы Эзмә ике чакрым ераклыкта, җәяү чыгып китә кызлар. Юлда барганда матай белән бер егет килеп туктый, иптәш кызлары аның белән аралаша, ә Айгөл оялып кына читтә басып тора. Соңыннан алар аңа бу егетнең күз салуы турында әйтәләр, сине озата кайтыр, диләр.

Ниһаять алар, клубка килеп җитәләр, кино карарга дип кереп утыргач, озак та үтми алгы рәткә теге егет кереп утырмасынмы. Айгөл шул вакытта бик нык каушый, ояла. Шулай итеп алар танышып китәләр. Үзе дә сизмәстән матайга менеп утыра ул, чөнки башка чарасы калмый, чит авылда бер үзе генә кала алмый бит инде, иптәш кызлары да таралышып бетә.

Айгөл Бариеваның беренче тапкыр матайга утыруы шулайрак була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк