Эльмира Кәлимуллинадан күңелсез хәбәр
Бүгенге иртәбез күңелсез хәбәрдән башланды, җырчы Эльмира Кәлимуллина авыр хәлдә калган.
Бүгенге иртәбез күңелсез хәбәрдән башланды, җырчы Эльмира Кәлимуллина авыр хәлдә калган.
Җырчы иртән торса, телефонына Сбербанктан 10лап смс-хәбәр килгән, яндекс.таксига дип банк картасыннан акчаларын алганнар. Акча бетүгә, банк картаны блокировать итеп куйган.
«Мин хәзер елыйм да елыйм. Мин – артист, музыкант. Минем эшем концертлар кую. Мин шәхси эшмәкәр буларак теркәлгән, дәүләткә салымнарны вакытында түләп барам, кануннарны бозмыйм. Ә хәзер минем бернәрсәм дә калмады. Хәзер үзизоляция вакытында мин берничек тә акча эшли алмыйм, бу хәлләрнең кайчан бетәчәге дә билгеле түгел. Картада булган акчаларымны да урладылар. Банкка шалтыраткач, алар миңа булыша алмыйбыз диделәр. Полициягә барып гариза язарга куштылар. Рәхмәт, сиңа сбербанк!» дип яза Эльмира.
Бик тә кызганыч, хәзерге тотрыксыз вакытта булган акчаларыңнан да колак кагу зур югалту.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк