Логотип
Хәбәрләр

Фәнис Җиһанша: «Ашыктым бугай әле...»

Россия 1 телеканалы буенча бара торган «Зөләйха күзләрен ача» фильмы буенча шактый күп фикер йөри. Беренчеләре аны 1 сериядән үк ошатмаса, икенчеләре нәтиҗәләр белән ашыкмаска өнди. Кыскасы, һәрбер кеше бу хакта үз фикерен йөртә. 

Россия-1 телеканалында бара торган «Зөләйха күзләрен ача» фильмы буенча шактый күп сүз йөри. Кайбер тамашачы аны беренче сериядән үк ошатмаса, икенчеләр исә нәтиҗәләр белән ашыкмаска өнди. Кыскасы, һәрбер кеше бу хакта үз фикерен йөртә. 

Камал театры актёры Фәнис Җиһаншин да инстаграм сәхифәсе аша фикерен белән бүлешә. Аның язмасын чәчми-түкми сезгә җиткерәбез.

«Минем дә әни ягыннан 7 балалы бабайны сөргенгә сөрергә хөкем итәләр. Әби соңгы көннәренә хәтле ничек аларны куып чыгарганнарын, хайваннырын тартып алганын ачынып сөйли иде. Бабайны кыш көне, шулай ук, чанага утыртып алып китәләр. Үзе белән берни алырга да рөхсәт итмиләр! Бары өстенә затлы төлке тунын гына салып өлгерә. Ул тунны әби, берничә көннән, әтисенең хәлен белергә Әтнәгә килгәч, кулга алган милиция өстендә күрә. (Ул тунның тарихын безнең көннәрдә ни булып беткәнен инде әни сөйләгән иде. Җае килгәндә язармын әле) Әби исә, әтисе белән очраша алмый. Судсыз нисез атып үтергән булалар... ⠀

Менә шундый кыска гына тарих. Бүген миңа көне буе журналистлар шалтратып фикеремне сорадылар. Хәттә #Башкортстан24 каналыннан да чыктылар. Шуңа күрә кичәге «хатамны» төзәтеп (1 сериясен карамаган идем) бүген экран каршында 2 сериясен карап утырам. ⠀

Сез дә карыйсыздыр бит? Әллә ул «кулаклар» белән көрәш бездә булмаганмы? Ни дисез?» – дип яза ул.

Аның язмасы укучылары арасында җавапсыз калмый, хәтта бәхәс күтәреп ала. «Дөрес әйтәсең, карап бетермичә фикерләрен әйтергә ашыгучылар күп безнең. Зур эш башкарылган, шуңа хөрмәт йөзеннән булса да, бераз сабыр булырга кирәк», «һәкем үз фикерен генә язсын иде...Кеше өчен җавап биреп утырасыз. Бар да шәп, бар да булган», «әлбәттә булган! Мин «булмаган» дигән кешеләрне аңламыйм», дип язалар артистның укучылары. 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

#ЗөләйхаКүзләренАча Минем дә әни ягыннан 7 балалы бабайны сөргенгә сөрергә хөкем итәләр. Әби соңгы көннәренә хәтле ничек аларны куып чыгарганнарын, хайваннырын тартып алганын ачынып сөйли иде. Бабайны кыш көне, шулай ук, чанага утыртып алып китәләр. Үзе белән берни алырга да рөхсәт итмиләр! Бары өстенә затлы төлке тунын гына салып өлгерә. Ул тунны әби, берничә көннән, әтисенең хәлен белергә Әтнәгә килгәч, кулга алган милиция өстендә күрә. (Ул тунның тарихын безнең көннәрдә ни булып беткәнен инде әни сөйләгән иде. Җае килгәндә язармын әле) Әби исә, әтисе белән очраша алмый. Судсыз нисез атып үтергән булалар... ⠀ ⠀ Менә шундый кыска гына тарих. Бүген миңа көне буе журналистлар шалтратып фикеремне сорадылар. Хәттә #Башкортстан24 каналыннан да чыктылар. Шуңа күрә кичәге "хатамны" төзәтеп (1 сериясен карамаган идем) бүген экран каршында 2 сериясен карап утырам. ⠀ Сез дә карыйсыздыр бит? Әллә ул "кулаклар" белән көрәш бездә булмаганмы? Ни дисез?

Публикация от Фанис Зиганшин (ФӘНИС ҖИҺАНША) (@fanis_ziganshin)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк