Логотип
Хәбәрләр

Галкин белән Пугачева яңадан кавышкан

Соңгы арада социаль челтәрләрдә рус шоу-бизнесының иң популяр пары Максим Галкин белән Алла Пугачеваның аерылышуы хакында хәбәрләр таралды. Галкинның хыянәт итүе турында да имеш-мимешләр күп булды. Мо...

Соңгы арада социаль челтәрләрдә рус шоу-бизнесының иң популяр пары Максим Галкин белән Алла Пугачеваның аерылышуы хакында хәбәрләр таралды. Галкинның хыянәт итүе турында да имеш-мимешләр күп булды. Мондый гайбәтләрнең таралуына юмористның шәхси аккаунтында күптәннән примадонна белән бергә төшкән фотолар урнаштырмавы сәбәпче булган. Шул сәбәпле, тамашачылар борчуга калган. Әллә бәхетле гаилә таркалганмы дигән сорауларга, ниһаять, нокта куелды. Күптән түгел артист Алла Пугачева белән төшкән фотосын социаль челтәренә урнаштырды. «Сегодня вечером празднуем день рождения Валентина Юдашкина на Первом», – дип язып куйган ул фото астына.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @maxgalkinru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк