Логотип
Хәбәрләр

Илгәрәй гаиләсендә күңелсез хәл

Илгәрәйнең әтисе арабыздан киткәненә 115 көннән артык вакыт узган икән инде. Берничә көн элек популяр җырчы һәм алып баручы тагын бер күңелсез хәбәр җиткерә.

Илгәрәйнең әтисе арабыздан киткәненә 115 көннән артык вакыт узган икән инде. Берничә көн элек популяр җырчы һәм алып баручы тагын бер күңелсез хәбәр җиткерә.

Илгәрәй гаиләсенең әгъзасы вафат булган. «Әтинең дә Хатико кебек дусты, эте Багир бар иде. Әти аны шулкадәр яратты. Чын мәгънәсендә аның тугры дустына әверелде. Ничә тапкыр, әти, аны үлемнән алып калды! Әти үлгәч, Багирның да күзеннән яшьләр кипмәде. Ул елады, сыкрады, әтине көтте, аны сагынды! Шуннан соң, без аны бәйгә куярга мәҗбүр булдык. Тик, күрәсең, Багирның сагынуы аннан да катырак булып чыкты. Ул бәйдән качып, капка өстеннән сикереп, урам буйлап әтине эзләде... Менә 17 март көнне дә ул бәйдән ычкынып, чыгып киткән... Тик бу инде аның өчен соңгысы булды», – дип яза артист.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Сәлам, дуслар! Барыгызның да "Хатико" дигән киноны караганы бардыр... Хатико исемле эт соңгы сулышына кадәр үз хуҗасына тугры булып кала... Бу фильм минем иң яратканнары арасына керә. Ул бик тирән мәгънәле. Бүген әтинең безнең арадан киткәненә 115 көн... Вакыт уза, тик күңел һаман ышанмый... Әтинең дә Хатико кебек дусты, эте Багир бар иде.... Әти аны шулкадәр яратты... Чын мәгънәсендә аның тугры дустына әверелде. Ничә тапкыр, әти, аны үлемнән алып калды! Әти үлгәч, Багирның да күзеннән яшьләр кипмәде. Ул елады, сыкрады, әтине көтте, аны сагынды! Шуннан соң,без аны бәйгә куярга мәҗбүр булдык. Тик, күрәсең, Багирның сагынуы аннан да катырак булып чыкты((( Ул бәйдән качып, капка өстеннән сикереп, урам буйлап әтине эзләде...Менә 17 март көнне дә ул бәйдән ычкынып, чыгып киткән... Тик бу инде аның өчен соңгысы булды... . Сәгать 11.30 да энемнең тормыш иптәше бала белән урамга чыкты. Күрсә, эт бәйдән ычкынган. Урамга чыгып, ул аны эзләгән. Караса, Багир кайтып килә. Артыннан ук машина. Машина Алия янына туктап: "Уберите ребенка, бешанная собака", дигән. Алия: "Это не бешанная собака, это наша собака", дигән. Тегеләр: "Она на мусорке гуляла, вся какая-то истощенная. Зачем она вам, давайте мы ее увезем",-дигәннәр! Әлбәттә Алия ризалашмаган! Тегеләр, ярар алайса, ул хәзер бер сәгатьтән уяначак дип китеп барганнар! Тик Багир күзләрен ачмады.... Аңа нәрсә кадаганнарын без белмибез!!! Әгәрдә анда Алия булмаса, Багирны алып киткән булырлар иде! Багирның кая юкка чыкканын без белмәстә идек. . Сорау, бу кешләр кем, һәм нигә алар Багирга дротик белән аттылар? Дротикта нәрсә иде, чыннан да снотворныймы әллә дитилин дигән дарумы? Бәлки кемнәрдер аны чакырткан. Безнең дә гаеп бар, неуследили! Полициядә бу эшкә җитди карамыйлар! Видео бар, ә моны эшләүчеләрне һаман таба алмыйлар!!! . Багир, рәхмәт сиңа! Син тугры эт идең! . #илгэрэй #илгарай #илгерей #ilgaray #ilgarayclub #казан #казань #kazan #tatarstan #концерты #клипы #новыйклип #майдантв #майдантвмосква

Публикация от ИлГәрәй (@ilgaray)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк