Логотип
Хәбәрләр

Илсөя Бәдретдинова: «Надоел чистый!»

Татар эстрадасы артистлары халкыбызга үрнәк булырдай затлар, шушы авыр шартларда да алар милләткә хезмәт итүләрен дәвам итәләр.

Үзизоляция шартларында утыруның өченче атнасы бара. Өйдәге һәрбер тузан бөртеге, һәрбер почмак чистартылып беткәннән соң иң мөһиме ‒ үзеңә һәм башкаларга файдалы булган шөгыль табу.

Татар эстрадасы артистлары халкыбызга үрнәк булырдай затлар, шушы авыр шартларда да алар милләткә хезмәт итүләрен дәвам итәләр. Бушлай онлайн концертлар куялар, балалар йортларын, картлар йортларын газета-журналларга яздыралар, һәтта маскалар тегәләр.

Җырчы Илсөя Бәдретдинова үз куллары белән теккән беренче «партия» 100 данә масканы инде туган ягы Лениногорск районы Шөгер авылына юллаган. Эш моның белән генә туктатылмаган, хәзер җырчы тагын икенче йөзлеккә керешкән.

Илсөя Бәдретдинова маскаларын авылдашлары сельсоветтан килеп ала. Ә инде килергә мөмкинлеге булмаганнарга волонтерлар өйләренә китереп бирәчәк.

Инстаграм сәхифәсендә җырчы «китмоннанвирус», «надоелчистый», «өйдәутыр» хэштеглары белән язмалар урнаштыра. Шулай булуга карамастан артист күтәренке кәефтә, һәм иң мөһиме  - яраткан тамашачысы белән бергә!  

Афәрин, Илсөя! Барыбыз да сәламәт булыйк, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк