Логотип
Хәбәрләр

Йөрәккә юл табу турында. Кариев театрында мөфти Равил Гайнетдин белән очрашудан соң

Ул көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында үзенә бер җылы атмосфера иде. Зур тантана да, күңелле мәҗлес тә дип була аны. «Алтын мөнбәр» XXII Казан халыкара кинофестиваленең иң зур вакыйгасы биредә узды. Залда артистлар, режиссерлар, язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар, студентлар. «Мөнбәр һәм сәхнә: йөрәккә юл табу сәнгате» дип аталган очрашу күпләр күңелендә озак сакланыр.

Кинофестивальнең алыштыргысыз президенты – Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия мөфтиләр шурасы рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин үзе килгән! Әлеге зур чараның Кариев исемен йөрткән театрда узуы да символик мәгънәгә ия: татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе, татар театрының атасы Габдулла Кариев мәдрәсәдә белем алган һәм ислам традицияләрен яхшы белгән. Тагын шунысы да игътибарга лаек: хәзрәт Равил Гайнетдин үзе дә бит беренче профессиональ белеме буенча режиссер! «Дөньяның дини лидерлары саммитында, дин эшлеклеләренең халыкара конференцияләрендә катнашканым, чыгышлар ясаганым бар, ләкин мине белгән кешеләр белән болай туганнарча күрешкәнем юк иде әле. Бу  – иҗат кешеләре белән беренче очрашуым. Сезнең алда мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин буларак чыгыш ясыйм», – диде ул. 
 – Президенты булып мөфти торган башка кинофестиваль дөньяда юк әле!
Равил Гайнетдиннең шул сүзләре яңгырауга зал алкышларга күмелде. 22 ел дәвамында шушы игелекле миссияне башкарган бу олы шәхесне шулай зурладылар.
«Дин әһеле кино сәнгатен пропагандалый дип, мине тәнкыйтьләүчеләр дә булды. Ләкин мин аңладым, белдем – ул безгә кирәк! Әдәп-әхлакны, гуманистик идеяләрне төрле юллар белән таратырга кирәк. Мөнбәр аша, вәгазь аша мәгърифәт тарату дин әһелләренең вазыйфасы ул...» Равил Гайнетдиннең шул сүзләре күңелләргә аеруча хуш килде. Ничек матур итеп, гади дә, үтемле дә итеп аңлатты ул!  

Мин әлеге очрашуны, ихлас әңгәмәдән торган җылы кичәне кайта-кайта искә төшерәм. Кариев театры артисты Фәнис Кәлимуллин һәм мөфтинең мәдәният буенча урынбасары, Мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат хәзрәт Абянов кызыклы сораулар, шигырьләр белән алып баралар. Үзенә бер җанлылык, ихласлык, гадилек. Бу очрашу Равил Гайнетдиннең «Язмыш. Тәкъдир» дигән тормыш спектакле дә булды. Кичә Равил хәзрәтнең ерак балачагыннан, туган авылы Шәледән якты хатирәләр белән башланып китте. Сәхнә артындагы экранда – балачак елларыннан сакланып калган фотолар. Бала вакыттагы Равил исемле малайны әнисе бәйләгән ак носкилары өстеннән галош киеп, язгы пычракта да оекбашларын саклап кына йөргән тәртипле, пөхтә бала итеп күргәндәй булдык. (Ул көлеп, Хәдичә әбинең кендек әбисе булуын искә төшерә. Кендекне беренче кат ул кискән, ди. Аннан соң медпункттан медсестра килеп, дөрес кисмәгәнсең, зур итеп калдыргансың, дип, икенче кабат кискәнен әйтә. Тәкъдирем шулай булган ике мәртәбә кендеге киселгән кеше ике төрле белем ала икән, дип әйтеп куя Равил хәзрәт. – Г. Ә.) Әтисе Исмәгыйль абзый кичләрен балаларына татар халык әкиятләрен кычкырып укый. Бәләкәй Равил күңелендә Гөлчәчәкләр, убырлы карчыклар, тапкыр егетләр, карун байлар җанлана. Ул шул әкиятләр дөньясында йөзә. Ә мәктәп китаханәсеннән алган беренче китабы – Шәүкәт Галиев шигырьләре була. Әдәбиятка шулар аша килә. Татар әдәбиятыннан гел «биш»легә укуы аңлашыла инде!  Әкренләп яшьлек еллары, театр училищесында укыган чаклары, дин юлына килүе күз алдыннан үтә. Һәр сүзе, фикерләре тормыш кагыйдәләре булып яңгырый ул көнне.
«Гомерем буе гадел, мөмкин кадәр шәфкатьле, ярдәмчел булырга тырыштым. Туган телеңә, мәдәниятеңә, сәнгатеңә тугры булып, яратып хезмәт итәргә кирәк», – диде ул. 
Кариев театрының баш режиссеры турында исә: «Ренат Әюпов белән горурланам. Ул – минем кардәшем. Әмма аның театр училищесына укырга керүен дә, Мәскәүгә китүен дә белми калдым, Казанга кайтып эшли башлагач кына ишеттем, чөнки үзем үзем дә ул вакытта зур юлда идем», – дип искә алды ул. Сөендем дә, дулкынландым да. Ренатның хәләл җефете буларак та якын, үз кеше бит миңа Равил абый. Ренатка исә ул туган буларак кына түгел, рухи яктан да бик якын. Һәрчак җылы мөнәсәбәтен, ярдәмен тоеп яшибез. Ренат куйган спектакльләрдә дә аның өлеше бар. «Йосыф»ның – әдәби, «Сөннәтче бабай»ның фәнни киңәшчесе булды Равил абый. Үзе дә, хатыны Зөһрә җиңги дә безгә дус та, терәк тә. Зөһрә апа безгә, Әюповлар киленнәренә бик акыллы, һәр яктан зирәк килендәш тә әле... Равил хәзрәтнең аның турында әйткән сүзләре – хәләленә иң зур бәя булып яңгырады: «Аллаһы тәкъдирендә язылган шушы театральныйга килгәч, гомерең буе тормыш хәләлең булыр, авырлыкларны күтәрешер, балаларыңа – ана, оныкларыңа әби булыр дип, Аллаһ мине анда Зөһрә белән очраштырды. Укыган вакытта кавыштык. Адилә кызыбыз бүген Мәскәү университетында доцент, гарәп теле укыта, Европа Ислам белгечләре ассоциациясе әгъзасы. Чит илләрдә конференцяиләрдә инглиз, гарәп телләрендә докладлар ясый. Икенче кызыбыз Динә – төрек теле белгече. Алты оныгыбыз бар...  Ничек гомер буе сиңа хәләл булган хатынны яратмыйсың! Ничек аңа шөкер итмисең дә, Аллаһы Тәгалә минем бәхетемә биргән дип дога кылмыйсың?! Бер-берегезне яратыгыз һәм бер-берегезнең кадерен белегез! Бер-берегез белән тигез гомер итәргә язсын!» 
Ә мин Равил хәзрәт белән Зөһрә апаның театр училищесында бергә укыганда танышуларын, самба, румба, вальсларны, чачаларны биеп йөргәннәрен күз алдына китерергә тырышып утырам. Равил хәзрәтнең тормыш спектаклендә театр училищесы аерым урын алып тора!
– Аллаһыга шулкадәр шөкрана кылам: мине Казан театр училищесына Марсель Сәлимҗанов курсына китерде. Керү имтиханнары вакытында Марсель Хәкимович миңа җырларга куша. «Чулпан»ны җырладым. Авторларын сорый. Мин бит инде авылдан килгән бала – авторларын белмим. «Җырны Илһам Шакиров җырлаганнан отып өйрәндем», – дим. «Ничек өйрәндең?» – дип сорый. «Радиодан тыңлап өйрәндем», – дим. Радио аша сүзләрен һәм көен отып калып җырлап бирә алу – үзе бер плюс бит инде. Инде шулкадәр гомер узган! 1978 елда Казан театр училищесын кызыл дипломга тәмамлаган көннәремне,  Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтының режиссура факультетында укып, театр режиссеры белгечлеге алган вакытларны хәтерлим. Зөһрә театр белгече булырга укыды. Без шулкадәр мәшһүр укытучыларда укыганбыз! Борис Петрович Чирков дигән укытучы Зөһрә белән икебезгә: «Новосибирскида заманча бию ансамбле оештырам, сезне солистлар итеп алып китәм», – дигән иде хәтта. Марсель Хәкимович безне калын журналлар укыгыз, «Казан утлары»н, «Советский экран»ны укыгыз, дип өйрәтте. Асия апа Хәйруллина: «Аркагызны туры тотыгыз – сез сәхнә йолдызлары булачаксыз! Үзегезне «Я кто!» дип куярга өйрәнергә кирәк», – дип әйтә иде. Мин 1976 елда татар театрының 70 еллыгын,  театр корифейларын күргән кеше. Без Фатыйма Ильскаяны озаткан кешеләр. Шәүкәт Биктимеров, Һидаят Солтанов, Габдулла Шамуков, Фоат Халитовлар белән бергә эшләдек. 1975–1978 елларда Камал театрында эшләдем, гастрольләрдә булдым. Ринат абый Таҗетдинов, Рәшидә апа Җиһаншина, Вера апа Минкинаны яхшы беләм. Вера апа белән Финляндиядә күрештек, алар спектакль алып килгән иде. Вера апа шунд миңа: «Равил җаным, мин бит ислам динендә, мәчеткә йөрим, намаз укырга өйрәндем», – дигән иде... Мин Казанда Шәхсәнәм Әсфәндиярова фатирында яшәгән кеше дә бит әле. 1976 елда Үзбәкстаннан Хәмзә театры йолдызы, СССРның халык артисты Сара Ишантураева килде. «Мөкәррәмә Әсфәндиярова «Хәмзә» үзбәк театры оештырылгач, беренче актриса булды. Без ул башлаган театрда үстек», – дип сөйләде. Без Зөһрә белән шушы Мөкәррәмә ханымны Шәледәге туебызда кунак  иттек. Мөкәррәмә – Шәхсәнәм Әсфәндиярованың әнисе. Ә Шәхсәнәм апаның кызы Җәмилә Әсфәндиярованы без җиде яшендә беренче класска илткән идек. Җәмилә хәзер Татарстанның халык артисткасы... Мин бүген Хәким абый Сәлимҗановны, Асия апа Хәйруллиналарны сагынып искә алам. Хәким абыйдан «Кисекбаш» сөйләтә идек. Асия апаның ире – профессор Халит Кумысников. Аның туганнары миңа сафьян тышлы Коръәни Кәримне бүләк иттеләр. Мин аны Мәскәү мәчетенең Ислам музеенда саклыйм... 
Марсель Сәлимҗановның соңгы көннәрен искә алмыйча мөмкин түгел. Хатыны Гөлнар ханым һәм аның игезәге Гәүһәр ханым Марсель Хәкимовичны Мәскәүгә Боткин больницасына алып килделәр. «Аның сине күрәсе килә, кил, Равил», – дип мине чакырдылар. Мин барганда врачларның консилиумы бара – тагын нинди дәва биреп була дип киңәшәләр иде. «Равил, Марсель абыеңның кымыз эчәсе килә, таба алмыйсыңмы?» – диләр. Җаен таптык, Марсель абыйга кымыз эчү мөмкинлеге тудырдык. Ул үлем түшәгендә ятканда да театр, гастрольләре, яңа спектакль әзерләүләре турында сөйләде...» 
Равил хәзрәт аны сагынуын, аңа гомере буе рәхмәтле булуын сөйләде. Легендар режиссер Сәлимҗановның залда утырган хәләле Гөлнар ханым Равил хәзрәткә күз яшьләре аша рәхмәтләрен җиткерде.
«Театр белеме алырга мөмкинлек биргәне өчен Раббыма мең шөкерләремне әйтәм, чөнки мин анда күзләрне күрергә һәм зал сулышын тоярга өйрәндем. Мәскәү югары ислам көллиятендә имамнарны укытканда да: «Залны һәрвакыт тоегыз, – дия идем. – Сез мөнбәрдә басып торасыз, халык арткы рәтләрдән дә сезнең пышылдап әйткәнне ишетергә тиеш...»
«Мин Мәскәүдә эшли башлаганда безнең залда 3000 кеше була иде. Хәзер минем вәгазьләремә 250 мең кеше килә. Телевизион трансляцияләремне миллионнар карый. Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан – кая гына барсам да, дини идарәләрнең мөфтиләре, андагы хөкүмәт җитәкчеләре: «Вы не только муфтий России, Вы наш муфтий», – диләр. Алар Мәскәү сүзен тыңлыйлар. Россия мөселманнарының сүзе югары! Россия мөселманнарының сүзен бөтен дөньяда көтәләр!» дигән сүзләре белән Равил Гайнетдин соңгы елларда Россия мөселманнарының халыкара мәйдандагы ролен күрсәткән вакыйгаларга да тукталды. 
Бу очрашу Равил Гайнетдиннең сәнгатьтән рухиятка, сәхнәдән мөнбәргә кадәр сузылган тормыш юлын күрсәтте. 
Видеороликның соңгы юлларында «Россия мөселманнарының рухи лидеры» дигән сүзләр яңгырады.
 – Язмышым мине театр училищесына алып килгәнгә мин һич тә үкенмим. Без барыбыз да бер юлда – халыкны рухи яктан үстерүгә, тәрбияләүгә көч салабыз. Телебезне, динебезне саклыйк, якыннарыбызны кадерлик, – дип тәмамлады ул сүзен. 
...Йөрәкләргә юл табылды – күңелләр сафланып калды.        
Автор – Гөлшат Әюпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021