Логотип
Хәбәрләр

«Казан егетләре» төркемендә җырлаган соңгы көннәрем...

«Казан егетләре» төркемендә тагы үзгәрешләр булырга тора икән. Солист Илнат Фархуллин китә, бу хакта ул үзенең инстаграмында хәбәр итте.

«Казан егетләре» төркемендә тагы үзгәрешләр булырга тора икән. Солист Илнат Фархуллин китә, бу хакта ул үзенең инстаграмында хәбәр итте.

«Бу вакытны да сукты сәгать!.. «Казан егетләре» төркемендә җырлаган соңгы көннәрем... Әйе, бик тә дөрес аңлыйсыз ‒ мин төркемнән китәм!.. Чуарлы сүзләр, егетләргә карата начар фикерләр көтәр кайберәүләр. Юк!.. Чын ир-егетләрчә хезмәт иттем, киткәндә дә түбәнлеккэ төшмим... Беләм, күп сораулар туар. «Нәрсәгә?.. Нигә инде?..» диярсез. «Казан егетләре» төркемендә мин 7 ел егетләр белән бергәлектә иҗат иттем. Җиң сызганып бергә эшләдек, бер гаилә егетләре сыман дус яшәдек!.. Рәхмәтләрем чиксез үзләренә һәм продюсерга!.. Алар янәшәсендә зур тормыш мәктәбе үтелде!.. Мин аларга нидер бирдем һәм тапшырып калдырдым, мин алардан өйрәндем. Бөртекләп кенә саллы тәҗрибә тупланды. Хөрмәтле тамашачым, күреп тордыгыз, минем һәрчак үз сүзем үз фикерем булды һәм бар. Ялган йөз белән сәхнәгә чыкмадым һәр чыгышымда 100% бирелергә тырыштым. Үзебез һәм үзем иҗат иткән никадәрле җырларны сезнең хозурыгызга ирештердек, яратып кабул иттегез генә димим, басып алкышлаган чакларыгыз күп булды!.. «Казан егетләре»нең Илнатлы дәвере күңелегездә җылы хисләргә төренеп сакланачагына шикләнмим!.. Ә мин бит әле, сезнең белән саубуллашмыйм!.. Иң күңелле яңалыгымны ирештерәм иртәгәдән мин үз юлым белән атлый башлыйм!.. Бик күп җырлар иҗат иттем! Мин иртәгәдән сәхнәдә автор-башкаручы!.. Бик тиздән яңа җырларымны да ишетерсез һәм клибымны күрерсез!.. Күңелдән чыккан жырлар, сезнен өчен!.. Димәк, алга! Хәерле сәгатьтә! Күрешербез!.. Яңалыкларым әле бик күп!.. Аллага тапшырдык, дуслар!.. Минем белән калыгыз! Сезне яратып һәм хөрмәт белән, Илнат Фархуллин!..»

Илнат, китүенең сәбәпләрен ачып бетерми, аңа иҗат юлында уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк