Логотип
Хәбәрләр

Казан туристларны каршы ала

  Казан ноябрь аеның бәйрәм ялларына гаилә белән сәяхәткә бару өчен Россиянең 3 төп-шәһәренә кертелде. Татарстан башкаласы Санкт-Петербург һәм Мәскәү кебек шәһәрләр белән бер исемлектә. Tvil.ru яш...

 

Казан ноябрь аеның бәйрәм ялларына гаилә белән сәяхәткә бару өчен Россиянең 3 төп-шәһәренә кертелде. Татарстан башкаласы Санкт-Петербург һәм Мәскәү кебек шәһәрләр белән бер исемлектә.

Tvil.ru яшәү урынын броньлау буенча Россия сервисы мәгълүматләрендә күрсәтелгәнчә, туристлар уртача 3-5 төнгә килә һәм яшәү урынына тәүлегенә 2 меңнән артык акча сарыф итәчәкләр.

Бәйрәмнәр көннәрендә ял итү өчен Казан белән берлектә, Россиянең беренче биш шәһәр исемлегенә бу елны Санкт-Петербург, Мәскәү, Петрозаводск һәм Краснодар шәһәрләре керде.

Ноябрь башында туристлар курорт ялларына исә Сочи, Ялта һәм Кисловодск шәһәрләренә барырга зур теләк белдергәннәр.

Исегезгә төшерәбез, Казан Идел буе федераль округында туристлар арасында иң популяр шәһәрләр исемлеген җитәкләде.

Фәнүзә Сираҗиева

Фото: Г.Ярмиева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк