Ләйсән Гимаева ‒ популяр инста блогер

Эстрадабызның якты йолдызы Ләйсән Гимаева яшь әни булуга карамастан өйдә утырмый, ире Булат Бәйрәмов белән гөрләтеп концерт бирделәр. Ул шулай ук үзенең инстаграмын да актив рәвештә алып бара. Шушы көннәрдә аның язылучылары 100 меңнән артып киткән икән. Шушы уңайдан ул үзенең язылучыларына мөрәҗәгать итте ,аны инстаграмын тагы да кызыклы контент итү мәсьәләсе борчый. Язмаларны нинди темага багышларга микән дип баш вата Ләйсән.
«100 меңнән артып киткәнбез икән бит, ходайның рәхмәте. Һәрберегезгә мең рәхмәт! Берегезне дә чакырып та, түләп тә үземнең биткә кертмәдем, шуның өчен кадерле дә сез миңа. Әйтегез әле, минем тормышта ниләр сезгә кызык? Гаилә, иҗат, балалар, ир-хатын тормышы ‒ кайсылары турында күбрәк язырга? Сезнең җавапларны көтеп калам. Яратам» ‒ дип яза Ләйсән үзенең инстаграм битендә.
Автор: Гөлшат Хәлиуллина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 15:19
-
18 гыйнвар 2021 - 10:12
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан