Лилия Хәйруллина ник егетләр белән йөрмәгән?

Җырчы Лилия Хәйруллинага сез мәктәп елларыннан бик нык үзгәрдегез, дигән хәбәрләр килә икән. Лилия бу фикерләр белән килешә. Чыннан да ул мәктәптә тыйнак булган, яшьтәшләре белән дә бик аралашмаган, очрашып йөргән егете дә булмаган. «Миңа егетләр белән аралашу ошый иде, мин аларга егет буларак түгел, дус буларак карый идем», дип яза Лилия. Үзен ул «китап корты» дип атый. Ул һәрвакыт укуга бирелгән, күп түгәрәкләргә йөргән. Сыйныфташ кызлары мәктәп артына чыгып тәмәке пыскытканда да, Лилия аларга иярмәгән, үз принципларына тугры калган. Лилия әйтүенчә, аның балачагы «дөрес балачак» булган. Аның фикеренчә, балалар мәктәп елларында тәртипле булсалар, алдагы тормышта да шулай дәвам итәчәк. Лилияне бүгенге җәмгыятьнең хәле борчый. Ул, мондый темалар күтәргәч берәр партиягә керергә җыенамы икән әллә, дип борчылмагыз, дип шаяртып та куя.
Ә сез мәктәп елларында ниндирәк идегез?
Автор: Г.Шәрәпова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 12:50
-
19 май 2022 - 10:17
-
17 май 2022 - 15:50
-
17 май 2022 - 12:52
-
17 май 2022 - 10:42
-
16 май 2022 - 12:06
-
16 май 2022 - 10:53
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте