Логотип
Хәбәрләр

«Мәңгелек буран» премьерасына 2 көн калды!

4, 5, 6 һәм 7 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә Ч.Айтматовның «Гасырдан да озын көн» романы буенча куелачак «Мәңгелек буран» спектакленең премьерасы уза. Спект...

4, 5, 6 һәм 7 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә Ч.Айтматовның «Гасырдан да озын көн» романы буенча куелачак «Мәңгелек буран» спектакленең премьерасы уза. Спектакльнең режиссеры – Илгиз Зәйниев, рәссам – Геннадий Скоморохов, композитор – Эльмир Низамов, балетмейстер – Сәлимә Әминова. «Гасырдан да озын көн…» – Чыңгыз Айтматов иҗатында шактый мөһим урынны алып торган әсәрләрнең берсе. Төрле вакыт аралыкларын һәм сәнгати чараларны берләштергән, фантастика, мәсәлләр һәм реализмга корылган, маңкортлар хакындагы билгеле легенданы, данлыклы ак дөя Каранар токымын яктыртуны үз эченә алган роман бүгенге көндә дә актуаль. Спектакльдә катнашалар: Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Алсу Гайнуллина, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Илдар Хәйруллин, Айдар Хафизов, Рүзия Мотыйгуллина, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, Татарстанның атказанган артистлары Минвәли Габдуллин, Алмаз Сабирҗанов, Миләүшә Шәйхетдинова, Фәнис Сафин, Гөлчәчәк Гәйфетдинова, Айрат Арсланов, Фәнис Җиһанша, Рамил Вәҗиев, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һәм яшь артистлар Алмаз Борһанов, Айгөл Шәкүрова, Илнур Закиров, Эмиль Талипов, Ләйсән Фәйзуллина, Алмаз Гәрәев, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Эльвир Сәлимов, Гүзәл Гюльвердиева, Ирек Кашапов.

Чыганак һәм фото: kamalteatr.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк