Логотип
Хәбәрләр

Сагынам сине, әтием

Гел каядыр чабабыз, ашыгабыз. Ләкин гомер ике килми, беребез дә аның кайчан өзеләсен белми. Кызганыч, шул ашыгу аркасында килеп чыккан аварияләр саны артканнан-арта гына. Бер гаепсез гомерләрнең өзелү...

Гел каядыр чабабыз, ашыгабыз. Ләкин гомер ике килми, беребез дә аның кайчан өзеләсен белми. Кызганыч, шул ашыгу аркасында килеп чыккан аварияләр саны артканнан-арта гына. Бер гаепсез гомерләрнең өзелүе аеруча аяныч. Шәфәгать абыйның да вакытсыз арабыздан китеп баруына ышанасы килми. Туганнарына, балаларына тагын да авырдыр. Аяз көнне яшен суккандай булды бит.

Дуслары әйтүенчә, Шәфәгать абый белән кызы Миләүшә арасында аеруча да җылы мөнәсәбәт булган. Миләүшә – әтисе кызы иде, диләр. Инстаграм аккаунтында кызы Миләүшәнең ачыргаланып язган язмаларын укымый мөмкин түгел.

«Әтием, бәгърем, мин ышанмыйм. Нишләп син? Минем күпме әйтелмәгән сүзлерем калды, күпме сораулар калды. Кем хәзер миңа «сОлнышок» дип әйтер, кем «хомячок, хомячок, пухленькие щёчки» дип әйтер? Әтей, әтием, әткәй, мин сине бик яратам. Син минем янымда һәрвакыт. Син минем фәрештәм. Төшләремә кер көн саен, зинһар» – дип язган.

Миләүшә алга таба әтисенең шәхси аккаунтын алып барачагы турында хәбәр иткән. «Этот аккаунт вели я с папой, но теперь только я @salikhovamilausha. Я его буду дальше вести, как память. А также он хотел продвигать этот аккаунт»

Әгәр язмыш шундый фаҗигале борылыш ала икән, һәрчак сабыр була белик. Кайгы җиле берәүнең дә ишеген какмасын.

Автор: Г.Ярмиева

 

 
 
 
 
 
Посмотреть эту публикацию в Instagram
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Этием, бэгърем, мин ышанмыйм. Нишләп син? Минем купме эйтелмэгэн сузлерем калды, купме сораулар калды ? кем хэзер мина "сОлнышок" дип эйтер, кем "хомячок, хомячок, пухленькие щёчки" дип эйтер??❤️ Этей, этием, эткэй, мин сине бик яратам. Син минем янымда хэр выкыт. Син минем фэрештэм ? Тошлэремэ кер кон саен, зинһар ?❤️❤️❤️❤️❤️

Публикация от Салихова Миляуша (@salikhovamilausha)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк