Логотип
Хәбәрләр

Салават Фәтхетдинов шатлыгы белән уртаклаша

Үзизоляция вакытында кем нәрсә белән шөгыльләнә? ТР һәм БРның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов бөтен вакытын хуҗалыкка багышлый.

Үзизоляция вакытында кем нәрсә белән шөгыльләнә? ТР һәм БРның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов бөтен вакытын хуҗалыкка багышлый.

Көн дәверендә нәрсә белән шөгыльләнгәнен җырчыбыз инстаграм сәхифәсе аша җиткерә. Күптән түгел ул малларын һәм кош-кортларын видеога төшереп урнаштырган. 

«Маллар, кошлар белән исәнләшеп чыктым», – дип яза Салават. Моннан тыш, ул шатлыгы белән уртаклаша: баксаң, җырчының сарыгы бәтиләгән икән. «Җәмәгать, без бүген арттык, Аллага шөкер!» – ди ул.

Укучылары артистны котладылар: «сезнең видеоларны күрәсе килеп беткән иде инде, чын күңелемнән рәхмәт сезгә», «эх, сагындыра авыл! Афәрин, Салават!», «карантин чагында антидепрессант бу, рәхмәт, тагын көтеп калабыз. Эх,авылда чират белән көтү көткән чаклар искә төшә».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк