Логотип
Хәбәрләр

Сергей Жуковның хатыны кабат гашыйк булган

Сергей Жуковның гаиләсе Россия шоу-бизнесында иң ныклардан санала. Аның хатыны Регина Бурд күптән түгел үзенең туган көнен билгеләп үтте. Алар Сергей белән өч бала тәрбиялиләр һәм уртак бизнеслары да...

Сергей Жуковның гаиләсе Россия шоу-бизнесында иң ныклардан санала. Аның хатыны Регина Бурд күптән түгел үзенең туган көнен билгеләп үтте. Алар Сергей белән өч бала тәрбиялиләр һәм уртак бизнеслары да бар. Регина узган октябрь аена йомгак ясады. Эш буенча аңа бер хезмәткәр белән саубуллашырга туры килгән, ул Регинаның өметләрен акламаган икән.

Ул болай дип яза: «Миңа 33 яшь тулды. Алда мине яңа ачышлар көтә. Мин гашыйк булдым. Иремнең акыллы, матур эшләренә. Алар мине кабаттан гашыйк иттеләр. Иремнең иң яхшы ир икәненә кабат инандым!». «Рәхмәт, октябрь!» ‒ дип тә өсти.

Автор: Гөлшат Хәлиуллина

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк