Логотип
Хәбәрләр

ТАТАР АРТИСТЫНЫҢ ЯЗМЫШЫ

Ренат Таҗетдинов дигәнне ишетүгә, күз алдыма берсеннән-берсе гүзәл, катлаулы, фаҗигале образлар килеп баса. Аллаһы Тәгалә аңа сәхнә өчен кирәк булган бөтен мөмкинлекләрне дә шундый |мул итеп биргән, «менә бу егет, чыннан да, театр өчен туган» дип уйлыйсың.

Ренат Таҗетдинов дигәнне ишетүгә, күз алдыма берсеннән-берсе гүзәл, катлаулы, фаҗигале образлар килеп баса. Аллаһы Тәгалә аңа сәхнә өчен кирәк булган бөтен мөмкинлекләрне дә шундый |мул итеп биргән, «менә бу егет, чыннан да, театр өчен туган» дип уйлыйсың.

Ринатны беренче мәртәбә 1956 елда укырга кергәндә күрдем һәм шаккаттым! Нинди матур татар егете! Аның белән чагыштырганда мин бер чеби генә идем...

Бервакыт, укыган чакта, безне 49 көн буе диңгездә адашып, ач йөргән татар егете Әсгать Җиһаншин роленә сынап карарга ча-кырдылар. Ринатны күргәч: «Мондый татар егете буламыни, син бит татар түгел, итальяннарга, испаннарга охшагансың!» – дип, татар егете роленә урыс артистын сайладылар... Укыган чорда белемле булу ягыннан Ринат әллә ни макталмаса да, эшли башлагач, резнең арада беренчеләрдән булып үз урынын тапты.

Минем өчен Ринат Таҗетдиновның онытылмаслык тәэсир калдырган рольдәренең берсе – М. Кәримнең «Ай тотылган төндә» трагедиясендә (режиссёр Ширияздан Сарымсаков) Дивана роле. Бу спектакльдә мин үзем дә катнаштым, шуңа күрә барысы да минем күз алдымда барды.

Сезгә аңлашылсын өчен, трагедиянең бераз эчтәлеген искә төшереп узам. Вакыйга борынгы заманда башкорт җәйләүләренең берсендә бара. Башкорт хатыны Тәңкәбикә уйнаштан бала таба, менә шул бала дивана булып туа да инде. М. Кәрим бу образ аша Тәңкәбикәнең бөтен фаҗигасен ачып бирә. Заманында бу спектакль Советлар Союзында иң күп куелган әсәр иде, хәтта фильм да төшерделәр.

Без яшь чакта һәр авылда бер җүләр була торган иде. Андыйларны уйнау артисттан да әллә ни зур сәләт сорамый. Ә бу әсәрдә гаять катлаулы сорауларга җаваплар табарлык, «Юк, мондый тормышта яшәп булмый! Сезнең үзегезнең җаныгызда коллар утыра! Сез үзегез коллар!» – дип әйтерлек Дивана образын тудырырга кирәк иде. Һәм Ринат нәкъ менә шундый бөек фикерләрне әйтерлек Дивана образын эшли алды, минемчә. Бу шундый уен: ул сине үзенә җәлеп итә һәм эчке бер драматик көч, зур күтәренкелек, тетрәндергеч темперамент белән спектакльгә нокта куя. «Юк, мондый тормышта адәм балаларын бәхетле тормыш көтмәс» дип, бөтен җаны, күңеле белән тамашачыга җиткерергә тырышты. Әйткәнемчә, сәхнәдә гади җүләрне уйнау гына җитми, аның аркылы тамашачыга бөек фикерләрне дә җиткерә белергә кирәк. Моның өчен инде Аллаһы Тәгалә сиңа чын сәләт бирергә тиеш! Күп очракта «артист бик килештереп уйнады» диләр, ә мәгънәсен, ягъни ни өчен ул рольне уйнаганын аңламыйлар. Әле хәзер дә «Сезнең эчегездә коллар утыра!» дигән тетрәндергеч тавыш минем күңелемдә яңгырый! Бу катлаулы рольне уйнаган Ринат үзенең нинди сәләтле артист икәнен бөтен коллектив каршында раслады! Ни кызганыч, М. Кәримнең «Ай тотылган төндә» трагедиясе кебек әсәрләр театрда бик сирәк куела...

Бу спектакльдән соң режиссёрыбыз Празат Исәнбәт Ринатка «Муса Җәлил» (Нәкый Исәнбәт) трагедиясендә Муса ролен бирде. Муса роле белән Ринат Таҗетдинов халык күңеленә онытылмаслык итеп кереп калды. Ничәмә-ничә еллар ул шушы рольне уйнады, әгәр дә без Шәүкәт абый Биктимеровны Әлмәндәр итеп кабул итәбез икән, һичшиксез, Ринатны да тамашачы Муса Җәлил итеп кабул итте. Әлбәттә, артист өчен моннан да зур бәхет юк!

Хәтерлим әле, Ринат Таҗетдинов, Илдар Хәйруллин, Марсель Сәлимҗанов һәм мине (тагын кемнәрдер бар иде, истә калмаган) «Моабит дәфтәре» фильмына кинопробага Ленинградка чакырдылар. Килеп төшү белән үк, кунакханәгә номерларга урнаштык. Мин Ринат белән, Марсель Илдар белән. Берзаман телефон шалтырый. Трубканы алдым: «Слушаю, я артист Шакиров, что вам нужно?» – «Вы нам не нужны, нам нужен артист Ринат Тазетдинов, который снимается в главной роли Мусы Джалиля». «Ринат, сине телефонга чакыралар», – дим. Ринат, телефоннан сөйләшкәч, кинәт үзгәреп китте, тиз-тиз чишенеп атты, кырына, юына башлады. Мин: «Кая ашыгасың?» – дим. «Редакциядән килгәннәр, интервью алырга. Бик тиз аска төш, көтәбез, диделәр», – ди. Мине азрак кына көнләшү биләп алды: «Кара инде, килмәс борын телефоныңны белгәннәр. Ну, малай, болай булгач, синең даның дөньяга шаулаячак!» – дим. «Күрәсең, киностудиядә хәзердән үк синең төшәсеңне белгәннәр, Муса ролендә синнән башка беркем дә төшмәячәк», – дим. Ринат ак күлмәген киеп, чәчен Муса роленә килештереп тарап чыгып китте. Көтәм-көтәм, Ринат юк, «нәрсә булды икән?» дип чыксам, Ринат әрле-бирле йөренә, Илдар белән Марсель көлеп карап торалар. Телефоннан шалтыратуны нәкъ менә алар оештырган икән. Шунда барыбыз да рәхәтләнеп көлештек. Марсельгә: «Ну утырттың, малай, үзеңне дә бер кызык итәрбез әле», – диде.

Ринатны «Моабит дәфтәре» фильмында төшәргә алмдылар, Муса Җәлил роленә талантлы артист Пётр Григорьевичны әзерләп куйган булганнар инде. Әгәр ул рольдә Ринат төшкән булса, фильм бөтенләй икенче төрле мәгънә алыр иде. Мин моны үзем шул фильмда катнашканга әйтәм. Пётр Григорьевич белән төшкән сәхнәләремдә бу аермачык күренә. Ул – урыс кешесе, ә мин – татар, бу – экранда шулхәтле сизелә, моны аңлау, күрү өчен зур тәнкыйтьче дә булырга кирәкми. Шуңа күрә Пётр Григорьевич белән бергә төшкән сәхнәләремнең күбесен төшереп калдырганнар иде. Нәрсә әйтергә телим: татар артистына үз гомерендә бер тапкыр бәхет елмая, анда да аны башка милләт кешесенә уйнарга бирәләр. Нишлисең бит, татар артистының язмышы шул...

Әмма Ринат, артист буларак, бу күңелсезлекне җиңеп чыкты. Ч. Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» әсәре буенча куелган спектакльдә (режиссёр Ташхуҗа Ходжаев) Ильяс ролендә уйнап, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. Шуның артыннан ук Г. Фигерийдоның «Эзоп» комедиясендә (режиссёр П. Исәнбәт) Эзоп ролен тудырды. Саный китсәң, алар дистәләрчә. Барысы да баш рольләр.

Аңа тарихи шәхесләрне дә ышанып тапшырдылар. Н. Фәттахның «Кол Гали» трагедиясендә – Кол Гали, Юныс Сафиуллинның «Идегәй» трагедиясендә – Идегәй (бу ике спектакльнең дә режиссёры Марсель Сәлимҗанов). Әлбәттә, Академия театрының тарихи трагедия жанрына алынуы үзенә күрә бик зур батырлык иде, чөнки борынгы тарихыбызны сәхнәгә менгерергә бик ашкынып тормадылар. Марсельнең татар сәхнәсендә татар трагедиясен күрсәтергә теләге шундый көчле булды, хәтта «Идегәй» трагедиясен Юныс Сафиуллиннан яңадан яздырды. Режиссёрның Кол Галине дә, Идегәйне дә Ринат Тажетдиновка бирүе очраклы хәл түгел, ул аңа артист буларак чын күңелдән ышанды. Тамашачының да Ринатны чын күңелдән яратып кабул итүен ул яхшы аңлый иде.

Ринат бик тәртипле, аз сүзле, юкка-барга кызып китүче кеше түгел. Үзенең кем икәнен яхшы белә. Урыс әйтмешли, «он в своём уме».

Мин бергә укыган иптәшләремнең талантлы шәхесләр булуы белән чиксез горурланам, күңелемдә аларга һәрвакыт рәхмәт хисләре ташып тора. Ринат Таҗетдинов кебек артистлар Академия театрының данын халкыбызга бөтен бөеклеге белән китереп җиткерделәр. Быел Татарстанның халык артисты Ренат Таҗетдинов 85 еллык юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән ихластан котлыйбыз, Ходай Тәгалә аңа хатыны Рәйсә белән якты, озын, тигез гомер бирсен!

Әзһәр Шакиров,

Россиянең халык артисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк