Логотип
Хәбәрләр

«Зөләйха күзләрен ача» романында татар милләте кимсетеләме?

Татарстан акчасына татарлар турында нинди пычрак фильм төшергәннәр! Имеш, бер Зөләйханы күтәрәбез, дигән булып, бөтен милләтне түбәнәйткәннәр, аяк астына салып таптаганнар.

Г.Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы чыккач та татар халкы вәкилләренең фикер каршылыгын тудырган иде. Хәзер исә әсәр буенча төшерелгән фильмның телеэкраннарга чыгуы, бер төркем татар зыялылары тарафыннан әсәргә һәм аның авторына каршы «атака»ны көчәйтте.

Берничә фикерне сезгә дә тәкъдим итәбез.

Фәүзия Бәйрәмова, язучы:

Татарстан акчасына татарлар турында нинди пычрак фильм төшергәннәр! Имеш, бер Зөләйханы күтәрәбез, дигән булып, бөтен милләтне түбәнәйткәннәр, аяк астына салып таптаганнар. Чөнки вәхши Мортаза да, аның Анасы убырлы карчык та татарның җыелма образы буларак күрсәтелә. Иң начар, иң пычрак, иң явыз рәвештә күрсәтелә. Боларны үтергән өчен дә, талаган өчен дә кызганырлык түгел. Димәк, узган тарихтагы татарны да кызганырлык түгел ‒ илсез-җирсез калганы өчен дә, телсез-динсез калганы өчен дә... Вәхши, ерткыч татар шулай бетәргә тиеш ‒ халык күңеленә шул фикер сеңдерелә. Бу фильмны карагач, милләт үзенең татарлыгыннан җирәнергә тиеш ‒ яшерен максат шул. Дөньяга күзләрең ачылу өчен, бәхетле булу өчен шул вәхши татарны үтергән урыс куенына кереп ятарга кирәк икән... Татар ясап калдырган балаңа урыс фамилиясен бирергә кирәк икән. Үзеңә, нәселеңә дә урыс булырга кирәк икән. Фильм менә шул турыда. Калган өлешен карап тормаска да мөмкин.

Я, татарлар, сөенәсезме татарлар дөньяга чыкты, дип? Син шундыймы? Синең әби-бабаларың шундый вәхши һәм оятсызмы? Юк, милләт мондый түгел! Ышанмагыз, татар мондый түгел!

Вахит Имамов, язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре:

Ясалма мәдхияләрдән соң, күңелем тартмаса да, үз-үземне мәҗбүр итә-итә, мин дә укып чыктым. Юк, шедевр түгел. Татар дөньясына һәм татар гаиләсенә пычрак пародия. <…>

Ә мәскәүлеләр бу китапны ниләр өчен күккә чөяләрме? Татар милләтен әнә шулай мескен, томана, кыргый иткән өчен. Роман ахырында Зөләйханы урыс иренә ябыштырып куйган өчен. <…>

Инде Г.Яхина һәм аны күккә чөйгән Л.Улицкаяларның тел төбе аңлашыламы? Татар хатын-кызларына тормышта сөю-сәгадәт татып яшәү өчен туган туфрагыңны ‒ Сәмругка, татар иреңне ‒ Иванга, Вәлиев Йосыф дигән изге исем белән аталырга тиешле улыңның атын да Иосиф Иванович Игнатовка алыштырып куярга кирәк икән. <…>

Ә мәскәүлеләр өчен милләтеңне сату кебек китап-инструкция ‒ искиткеч зур табыш. Җитмәсә, Рәсәй хөкүмәте милли мәктәпләрне ябып, тик урысча укыту, барча «вак» милләт вәкилләрен «россиянин» итү һәм йотып бетерү өчен көрәш алып бара. Безнең Яхина ‒ алар тегермәненә тонналап су коючы. Шуның өчен менә сиңа җиңү, менә бүләк!

Ркаил Зәйдулла, шагыйрь, дараматург, публицист:

«Күзен ачкан Зөләйханы», бигрәк тә аның авторын, кайберәүләр ничек кенә хәкарәтләмәде. Иң зур гаеп ‒ үзе теләп урыс астына яткан, янәсе. Ә хәзер татар кызларының 40% урыска кияүгә китмиме? Зөләйханың һич югы мотивациясе бар: улын исән-сау үстерәсе килә, аннары бу тоткыннар оясыннан коткарып, олы дөньяга озатасы килә. Ә хәзергеләрнең нинди мотивация? Мәхәббәтме? Шулай булгач, авыз кыек булганга көзгегә үпкәләмик. Биредә уңай герой, кире герой дигән штамплар белән хөкем итәргә ярамый. Әсәрдә уңай геройлар бөтенләй юк! Тормыштагы кебек. Тик аларда кайчак уңай сыйфатлар да күренеп кала. Димәк, өмет бар әле. Кешене шундый җәһәннәм шартларына куеп карагыз, эчтә яткан ерткыч шунда ук калкып чыгачак. Шундый вакытта кеше булып калырга тырышу ‒ менә хикмәт кайда.

Зөләйха ‒ томана авыл хатыны. Аңардан күпне көтәргә ярамый, ләкин аның кем икәнен шул дитәл күрсәтә ‒ ул соңгы кисәк ипиен ач балага бирә!

Игнатов аның өчен ихтыяры чикләнмәгән хуҗа. Зөләйха исә балачактан хуҗага буйсынырга өйрәнгән. Ул хәлләрдән соң йөз ел үтте, без, татар халкы, Зөләйхадан ерак киттекме соң? Җавап ап-ачык.

Һәр заманның үз Зөләйхасы.

Хөрмәтле дуслар, авторлар фикере белән сез дә килешәсезме? Ничек кенә булса да, һәркемнең үз тормыш тәҗрибәсе һәм шәхси фикеренә хокукы бар. Шуңа күрә биредә хаклы яисә гаепле кешене эзләү дөрес булмас. Барысы да үзенчә хаклы, шулай бит?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әгәр татарны күтәргән язма булса, роман дип әйтергә каләм тартмый, - Мәскәүләр аңа төкереп тә бирмәгән булырлар иде. Халык саны алыр алдыннан шәп пропаганда инде бу! Уртакул китаплардан чүпләштереп "бөек" китап язган Яхунага РТ Дәүләт бүләге бирерләр инде моннан соң!(???) Безнең акыллыбашларны шәхес культы вакытында кыеп бетергәннәрме соң -аңлашылмый томаналыгыбыз. Йа, Хода, үзең сакла томана бәндәләрдән!К,Маркс "теленә" кергән (Шаһгали) кавем шул без. Ихтирам белән, Колмөхәммәт

    • аватар Без имени

      0

      0

      Демократик, - безнең түрәләр рәсми рәвештә шулай дип сөйли, - җәмгыятьтә бар нәрсә дә суд аша хәл ителә. Авторны хөкемгә тартырга кирәк! Элегрәк оялмыйча язучылар оешмасына да барган дигән хәбәрләр йөри! Без шундый дип, кулкушырып утырып булмый ич инде!. ЛДПыР башлыгы күпме мыскыллы сүзләр яудырды урыска дәүләт төзеп биргән милләткә! Ул һаман Казанга карап өрүен дәвам итә әле! Нишләп судка бирмибез анысын да! Аның бит рәсми әйтелгән сүзләре бар! Комм. язганча, "Яхуна"ны да шуның артыннан! Колмөхәммәт, синең фикер дөрес: халык саны алуга әзерләнә "жириклар"! Шәкүр