Логотип
Журналда укыгыз

«Беркайчан да соң түгел». Җырчы Зилә Мөхәмәтшина белән әңгәмә

Иҗатка һәркем төрле вакытта килә: кемнеңдер балачактан сукмагы салынган була, ә кемдер тормыш сынауларын узганнан соң, сәхнә дөньясына кереп китә. Язмам герое икенче очракка керәдер, үзе кечкенәдән җыр сәнгатенә тартылса да, язмышы аны менә хәзер генә зур сәхнәгә озата килә. Ләкин ул бернигә карамый үз тамашачысын эзли, матур җырлары белән сөендерә. Сез инде аның «Соң түгел», «Синең күзләр», «Язлар булдым» җырларын яратып өлгергәнсездер. Сүзем – җырчы, дүрт бала әнисе, сөекле хатын һәм ачык күңелле Зилә Мөхәмәтшина турында.

«КҮҢЕЛ ҖЫРГА ТАРТЫЛДЫ»

Зилә тумышы белән Таҗикстаннан, әти-әнисе шунда туган. Зиләгә 3 яшь вакытта гаиләсе Марий Эл республикасының Бәрәңге районына күченә. Тугызынчы сыйныфтан соң Йошкар-Олага музыка училищесына китә. «Музыка мәктәбендә аккордеон классын бетереп, 15 яшемдә берүзем училищега чыгып киттем. Минем бабам элек аккордеонда уйный торган булган, музыкага тартылу аннан күчкән, күрәсең. Ләкин мин училищены тәмамламадым, чөнки физик һәм рухи яктан да авыр иде. Минем бик тә җырлыйсым килде...»

 Мәктәптә, мәдәният йортында узган барлык концертларда җырласа да, күңеле ничек кенә тартылса да, җыр буенча мәктәптән үк әзерлеге булмагач, Зиләне бу юнәлешкә укырга алмыйлар. Шуңа да ул аккордеон курсында укый. Икенче курсны тәмамлаганда, булачак ире белән таныша. Ул танышу аның тормышына кискен үзгәрешләр алып килә. Марат 10 яшькә олырак булуга карамастан, Зилә аның нияте җитди икәнен аңлый һәм үзе аның белән уртак киләчәкне күрә. «Миңа ул вакытта 17 яшь, тулай торакта яшим. Марат белән ике ай йөрдек тә, өйләнешергә булдык, бергә торсак күңеллерәк булыр дидек. Ләкин минем әти-әни башта бик каршы булды. Марат алар белән сөйләшергә килде, төне буе ризалашырга күндерде (Көлә.) Без икебез дә Бәрәңгедә янәшә урамнарда тордык, шуңа Марат гаиләбез өчен азмы-күпме таныш егет иде. Аның октябрьдә туй итәсе килде, ә мин алай зурлап бәйрәм итәргә теләмәдем, язылышыйк кына, дидем. ЗАГСка килгәч, бездән йөклелек турында справка сорадылар. «Безнең справка юк» диюебезгә, «Өйләндерә алмыйбыз, кызга 18 яшь юк әле» дип җавап бирделәр. Ләкин без чыгу юлын таптыкуртак милек буенча район администрациясеннән документ җыйдык. Шуннан соң гына язылыштырдылар. Туй Маратларның өендә булды. Әле дә хәтерлим: сиксән кешене утырту өчен диварны сүткәннәр иде (Көлә.) Бик күңелле мизгел булып истә калды».

 

БАЛАЛАР ТУРЫНДА

Училищеның өченче курсына җиткәч, физик яктан авырлык артканын сизеп, билләре дә авырта башлагач, Зилә укудан китәргә теләгәнен аңлый. Ире белән киңәшләшә дә, документларын алып, Политехника университетына читтән торып укырга керә. Уку ничек кенә авыр булмасын, уңышлы тәмамлый. Укыганда рәттән өч бала алып кайта. Хәзерге вакытта инде Зилә – дүрт бала әнисе, үзенә карагач, бер дә алай димәссең! «Иремнең иптәшләренең балалары бер-бер артлы туа торгач, аның да күңеле бала теләде. Без дә планлаштыра башладык һәм шулай итеп беренче кызыбыз туды. Хәзер аңа 18 яшь тула, икенче балабызга (малайга) 15, өченчесенә (кызга) 13, дүртенче кызыбызга 10 яшь тула. Барысы да инде зурлар, мөстәкыйльләр. Без беренче һәм икенче балабыз туган елларда, аларны мөмкин кадәр тәрбияләргә тырыштык. Әмма соңрак шуны аңладык: баланы ничек тәрбияләргә икәнен бер кеше дә төгәл белми, алар белән дуслашырга, бер дулкында булырга һәм яратырга кирәк».

 

«СИН КИБЕТНЕ ТОТ, МИН ҖЫРЛАРГА КИТӘМ»

Тормыш булгач, мәшәкате дә очрап тора, өстәвенә, күпбалалы гаиләдә йорт салу, акча эшләү мәсьәләсе килеп баса. Өченче балаларына бер яшь тулганда, алар яңа йортка күченәләр. Дүртенче баласы тугач, Зиләгә иптәш кызы акча эшләү юлын бергә эзләргә тәкъдим итә. Нәтиҗәдә алар Йошкар-Олада кондитер кибете ачарга уйлый. Зилә Казанга килеп поставщикларны табып, сату урыны әзерләгәч кенә, иптәш кызы үзендә кыюлык юклыгын әйтә. Бер кабынып киткәч, Зилә дәвам итәргә уйлый – кечкенә генә кибет ача, әмма башка нәрсә сатарга теләп, Колхоз базарын йөреп чыга. Шунда кипкән җимешләргә күзе төшә. Сатучы абый белән киңәшләшеп, кибеткә җимешләр алып кайта. Бер көн эчендә товарлары сатылып та бетә. Икенче көнне инде күбрәк күләмдә алып кайтып сата. Бер ай узгач, икенче ноктаны ача, сатучылар яллый. Соңрак нокталар саны сигезгә җитә. 

«Шулай итеп, сату өлкәсендә юллар ачылды, әмма эш шулкадәр күп иде – мин өйдә булмый башладым. Иремә, балаларыма ничек авыр икәнен аңлый идем, шуңа үземә дә җиңел булмады. Ирем кибетләрне үз җаваплылыгына алды. Без башта бергә эшләп карадык, әмма җитәкче берәү генә булырга тиеш дигән фикергә килдек. “Син кибетне тот, мин җырларга китәрмен”, дидем. Ул вакытта миңа инде 32 яшьләр тирәсе иде. Дөнья мәшәкате белән йөреп, җырларга вакытым булмады. Ә бит күңел сәхнәгә ашкынды! Музыка училищесында бергә укыган иптәшләремнең музыкаль тормышын күреп кызыга идем. Инде балалар да үскәч, кибетне иремә тапшырдым да, иҗатка чумарга ниятләдем. Авыр булачагын белә идем...»

 

ҖЫРЛЫ ТОРМЫШКА ЗУР АДЫМНАР

Зилә ныклап җыр белән шөгыльләнә башлый: вокал буенча укытучыга йөри, ике елдан соң банкет, рестораннарга чыга башлый. Казанга килгәч, аны бер танышы продюсер, җырчы Эльвира Хамматова белән таныштыра. Эльвира аңа Казанга килергә киңәш итә. Ире белән киңәшләшкәч, ике ай эчендә Казанга күченәләр, бер ел узгач, ире Мәскәүгә китәргә әйдәли башлый. Ләкин Зиләнең күңеле Казанда иҗат итәргә ашкына, шуңа да ире аңа бер ел вакыт бирә. «Ул вакытта мин җырлый башлаган идем, үземнең дә җырларым бар иде инде. Әмма иң авыры – шул җырның дөньяга чыгуын көтү, ул бик озак һәм катлаулы процесс. Мин хәзерге вакытта Эльвира белән эшләмим. ТМТВ каналына клип төшергәндә режиссёр Эдуард Никитин белән таныштым, ул мине «Хыял» продюсерлык үзәгенә чакырды. Алар белән эшли башлаганыма 3 ай булды: яңа җырлар яздырабыз, клиплар төшерәбез, 20 җыр булгач, концерт куярга телим.

Җырлар яздырасың, аларны башкарасың, ә танучы, белүче бармы икән мине? дип уйлый идем. Бәрәңге районы Сабан туенда сәхнәгә чыккач, мине тыңларга җыелган халык санын күреп шаккаттым. Мине көтәләр икән бит! Димәк, тырышлыгым юкка булмаган. Хәзерге вакытта продакшн белән иҗатны, мине таныту юнәлешендә эшлибез. Нинди эшкә тотынсаң да акча кирәк».

 

«ПРОБЛЕМАЛАР ТУРЫНДА ҖЫРЛАРГА ХАКЫМ ЮК»

Хәзерге вакытта музыкаль мәйданнарда Зиләнең 9 җырын тыңларга мөмкин, аларның 7се – татарча. Без аның белән җыр темалары турында да сөйләштек, Зиләнең бу мәсьәләгә үз карашы бар: «Миңа кызганыч темалар авыр. Тормышта нинди генә кыенлыклар очраса да, мин бик бәхетле кеше – балаларым исән-сау, ирем янымда. Шуңа күрә проблемалар турында җырларга хакым юк дип саныйм. Миңа хыянәт турында җырларга тәкъдим иткәннәре булды, әмма мин алынмадым. Балалар, бәхет, матур хисләр турында җырлыйм. Сәхнәгә соңарып чыкканым гына куркыта. Миңа кайчак: «Син башкалардан берни белән дә аерылып тормыйсың», диләр. Ә мин менә шундый, нәрсә ошый, шуны җырлыйм. Үзең яраткан эшне эшләргә кирәк».

 

«ИҢ БӘХЕТЛЕ МИЗГЕЛ – ӨЙДӘ, БАЛАЛАР ЯНЫНДА»

Сәхнәгә соңарып чыктым дисә дә, иҗатын «Соң түгел» җыры белән башлый ул. Җыр тиз вакыт эчендә языла, Марат Галимов музыкасын иҗат итә, аранжировканы Нияз Вәлиев эшли. Әлегә кадәр дә бу җыр – Зиләнең иң яратканы. «Мин сәхнә турында гел хыялландым. Бала йоклатканда да нинди җырлар җырлаячагымны күзалдына китерә идем. Яши-яши шуны аңлый барам: сәхнәдә ничек кенә рәхәт булмасын, иң бәхетле мизгел – өйдә, балалар янында. Төрле чаклар булды, мин сынауларны да уздым. Тормышта тырышсаң, һәр нәрсәгә ирешеп була, ләкин без идарә итә алмый торган факторлар да бар. Кайчак депрессиядән чыга алмас дәрәҗәдә кебек буласың.  Минемчә, ул фикерләү рәвешенә бәйле. Кеше ни әйтер?” “Моны эшләү мөмкин түгел” дигән фикерләр мөмкинлекне чикли. Без ирем белән фикерләү рәвешен үзгәртү өчен бик күп китаплар укыдык. Ул безгә булышты дияр идем. Фикерләү якты булырга тиеш, зирәклек яшь барган саен килә. Яшь барган саен кыйммәтләр үзгәрә. Иң мөһиме – сәламәтлектән аермасн».

 

Фото Зилә Мөхәмәтшинаның шәхси архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021