Логотип
Журналда укыгыз

Хуш, артист!

Ул миңа җылы да, ягымлы да итеп «Алмаз Наилевич!» дип эндәшә иде. Кара инде, хәзер «иде» дияргә туры килә. Әле бер ай да юк, аның турында язган «Ниһаять...» исемендәге бәянем «Казан утлары» журналында басылып чыккач, шалтыратып, сүзен болай башлаганы колагымда сеңеп калды.

Ул миңа җылы да, ягымлы да итеп «Алмаз Наилевич!» дип эндәшә иде. Кара инде, хәзер «иде» дияргә туры килә. Аның турында язган «Ниһаять...» исемендәге бәянем «Казан утлары» журналында басылып чыккач, шалтыратып, сүзен болай башлаганы колагымда сеңеп калды.

– Алмаз Наиле-е-вич, дустым, укыдым бәянеңне, зур рәхмәәт! – дип җөмләсенең кайбер урыннарын сузгалап әйтте.

– Отсебятиналарың да килешеп тора, маладис! – дигән булды.

– Соң, азрак «су кушу» кирәк инде ул, хакыйкатьне матурлау өчен, Хәлим Бәдриевич, – диеп юмалагандай иттем. Бераз шелтәләгән булса да риза булыр идем, югыйсә.

Гомере буе җанын-тәнен биреп, йөзләрчә спектакльләрдә хисапсыз рольләр уйнаган, концертларны шаулаткан-гөрләткән, халкыбызга рухи байлык өләшкән, тәрбияләгән, күңелләрен назлаган, сихәтләгән бөек артистыбыз Хәлим Бәдри улы Җәләловны, аның данлыклы театры каршында соңгы юлга озаттык.

Галиәсгар Камал театры мәйданында меңләгән халык. Казанга моңсу көй тарала. Кабан күле дә тынган, күрәсең, ул да аны белә – тирән кайгыга баткан, чайкалмый да, ярга дулкын да какмый. Әйе, Кабан синең исемеңне бөек артист шигырьләр укыганда еш искә ала иде. Горурланып, күкләргә чөеп, яңгырата иде!

Күңелдә бушлык. Моңарчы 36 градуска җиткереп хәлсезләткән кояш та сүрәнләнгән, болытлар да, пандемиядән шикләнепме, ак битлек киеп, берән-сәрән дистанция тотып, күктә асылынып торалар. Агыш юк, хәрәкәт сизелми, җил дә качкан. Һәрвакыт шатлык белән тулы мәйдан матәм халәтендә – кешеләр йөзендә сагыш-моңсулык, төркемнәрдә борчулы аңлашу: «Нигә, нишләп, болай булырга тиеш түгел иде бит, әле кичә генә сөйләштек түгелме соң?..»

Мәйданда мине таныганы-белгәне:

– Бәянеңне үзе укырга өлгергән идеме соң? – диләр.

Нәрсә дип җавап бирим инде? Укыган иде дип җавап бирүе дә авыр – менә бит тирән хәсрәт. Шулай да язып калынды – халыкка бер истәлек булыр Хәлим абыйның барлыгы, булганлыгы, бөеклеге. Ул татар милләтенең асыл затына әверелгән шәхес. Якты дөньядан киткәч кенә аңлыйбыз шул даһиларның бөеклеген, бәһасен... Кабатланмаслыкларын, бердәнбер икәннәрен...

Алар бит әле тыйнак та булалар. Әйтик, менә бу «Ниһаять...» бәянен язу мәсьәләсендә...

Мин аның турында язарга күптәннән уйлап йөри идем инде. Һич җаен чыгара алмый интектем. Бер юньле мәгълүмат алырлык түгел. Әйбәт кеше инде индесен Хәлим Бәдриевич Җәләлов, беләм. Ләкин әйбәт дип кенә язып булмый. Ни өчен әйбәт, кайсы яклары? Нигә соң әле син аны язарга сүз кузгаттың, диюләре бар. Ни сәбәп, фәлән-фәсмәтән?.. Үҗәтләнеп язуым аңа кирәк тә түгелдер... Язма, дип әйтергә кыенсынадыр, ләкин күңелемдә җен котырды, берәр юньле нәрсә, әсәр дип әйтүем, чүтеки чыгарып булмас микән? Белеп булмый бит, чишелеп бетми Хәлим Бәдриевич. Нигә шулай? Ни дип әйтергә дә белмим, язып карыйм әле. Ни дисәгез дә, мин «Биш татар» сатира жанрындагы театр төркеме белән байтак еллар концерт куеп йөргән кеше. Бик танылган артистлар иде аның составында, уйлап карагыз: Равил Шәрәфи, Рәшит Шамкай, Хәлим Җәләл, Рәшит Сабиров – барысы да, ким дигәндә, халык артистлары. Равил абый белән Рәшит Шамкайга повестьлар язган идем инде. Үзем шул әсәрләрдә – персонаж. Рәшит Сабировка да «Мәйдан» журналында бәян басылачак. Ә Хәлим абый Җәләлгә язылмаган. Үпкәли күрмәсен, дигән теләктә тотындым инде мин бу турыда сүз кузгатырга. Тегеләрен язуым ничек килеп чыккандыр, бәя бирү сезнең эш... Ә менә Хәлименә җай таба алмыйм. Нинди генә сорау бирсәм дә, әллә нинди әйләнгеч җавап эзли, һаман ачылып бетми. Беләм, укымышлы, акыллы, зирәк, тапкыр; беләм, тормышта утлар, сулар кичкән, алданган-йөдәнгән, түгәрәкләнгән кеше. Ләкин тырыш, үҗәт, бөтенесен булдыра торган булдыклы зат. Театрда — судагы балык кебек, әдәбиятта – урмандагы кырмыска, уе-фикере чиста; эстрадада – берүзе – бөтенесе! Ничек шундый шәхес турында язмаска?! Һәм шәхесләр хакында! Мин бит аларны шактый яхшы өйрәнгән: тормышларын, иҗатларын, кешелек сыйфатларын — гастрольләрдә бергә йөрдек бит. Дустыңның ниндилеген беләсең килсә, юлга чык, диләр бит. Без юлдан кайтып кермәдек. Дүртбиш ел эчендә ниләр генә күрмәдек тә, нинди генә очракларга эләкмәдек. Булды, барысы да булды – кемнең кем икәнлеге беленде. Әмма «Биш татар»ның берсе дә яман гамәл кылмады. Мин бу турыда күкрәк кагып әйтә алам. «Биш татар» халкыбызга гадел хезмәт итте, юмор-сатираның югары үрнәкләрен күрсәтте, зәвыклы тамашачы тәрбияләде.

Алдан сүз куертуым, әлеге фикерләремнең чагылышы – Хәлим абыйның күңел сандыгын актарырга ничек җай табарга соң? Нәрсәгәдер ябышырга, тотынырга кирәк. Беләм, инде океан аша очып театр белән Колумбиягә барып кайттылар. «Шунда самолётыгыз мәтәлеп төшсә» дигән сораулар бирәм, үзен кискен халәткә куеп. «Юк, төнлә очтык, ә яктыргач аста гел болыт булды», – диде. Авырган чагында «Хәлимнең хәле бик шәптән түгел икән...» – дигән хәбәрләр дә таралган иде. Мыштым гына бүлнискә керде дә «терелеп чыктым», дип әйтте, исе китмичә. Менә ничек язасың инде мондый кеше турында? Аптырадым. Үзе минем үҗәтләнеп йөрүемне сизеп, язган китабын бүләк итте. Укып чыктым, барлык тормышын сырлап бетергән — миңа берни язасы кал маган шикелле. Тик нигәдер күңелем һаман кыбырсый. Юк, мәйтәм, публицистика гына бу, хисләр кайнамый, кичерешләр юк, кискен мизгелләр күренми – укучыга шулар кирәк. Кая мәхәббәт, кая көрәш, кая ялгышулар, сөенүләр кая?.. Җитеп бетми болар...

Хәлим абыйны соңгы юлга озату – матәм өлеше озакка сузылды. Мин аның малай чагын сөйләгән бер мизгелен искә төшереп уйга баткан идем.

«Кем уйлаган шушы шаярулар, Синдә кәсеп булып калыр, дип...» Бөек Такташыбыз, дусты Мокамай турында, күрше карчыгының әтәчен суеп ашагач язган моны. Фикер юнәлеше кешенең яшьтән үк формалашуы хакында сөйләшүдән алгарак күчте бугай?.. Ул чагында, Хәлим абый минем әйтәсе килгән сүземне аңлап, малай чагындагы хәтерендә калган вакыйгаларны сөйли башлаган иде. Бар бит ул аның, бар. Берәү генә түгелдер әле...

– Мокамайныкы кебегрәк шуклыклар бездә дә булды инде ул. Алай, кеше тавыгына кул сузарга хәтле барып җитмәсәк тә, алма бурлыгына керә торган идек. Ник, дустым, әллә сез кермәдегезме?..

– Һәй, Хәлим Бәдриевич, булды инде, булды андый гөнаһлар... Гөнаһ кылганда аның начар гамәл икәнен бик төшенеп бетмисең икән шул.

Мине уйларым ераккарак алып киттеләр. Аларны, Хәлим абый белән хатыны Флүрә ханымны Васильеводагы бакчаларына алып баруым искә төште. Барып җитү белән, булышу теләгем туып, эш сорадым.

– Юк, юк, без сине эшләтергә дип килмәдек. Йә, өйгә кереп ял итеп ал, урын әзер — һавасы саф, тыныч. Кирәксә, тирә-ягыбыз ямьле, табигатькә хозурланып кил! Шту син!.. Ояты ни тора, сине эшләтсәң... – дип кырт кисте минем теләгемне Флүрә ханым.

– Бакчамны саткач, бераз тансыклаганмын, кул кычытып тора эшкә. Әнә суганыгызны җыясы бар, сабагы кибеп беткән.

– Каян күрдең әле аны үлән арасыннан?

– Күрдем инде, күрдем...

– Оят инде, чүп баскан бит...

– Җыеп алгач, табалсаң кәнишне, бәлки түтәлен казып та, тырмалап та куярсың?.. – дип сүзгә кушылды Бәдриевич. Эшкә тотындык.

– Оныкларың бакчага килгәлиләрме?

– Килгән чаклары да булгалады. Түтәл таптап уйныйлар иде. Флүрәгә рәхмәт, шулар белән мәш килә. Әнә, үзе дә бер чиләк тутырып, монда атлый түгелме?

– Нәрсә дисең, Хәлим?

– Сине мактап торам. Маладис, дим. Минем бәхеткә туган ул, дим.

– Ә нишләп соң Алмаз абый елый? Күзендә яшь?

– Суган утый бит. Сабагы өзелә, кабыгы куба.

– Алай булгач, читкә китебрәк торыгыз. Сүрелсен суган исе. Алмазны монда апкилеп елатканчы эшләтәләр, димәсеннәр тагы.

– Үзе сайлап алган язмыш, – дип көлемсерәде Хәлим Бәдриевич.

– Суганнан чыккан күз яше пүчтәк нәрсә. Ә менә тормыш ачысыннан барлыкка килгән үксенүләр интектерә. Алар уйландыра, кабат-кабат хәтергә төшәләр дә җанны өшетеп алалар. Шулай түгелмени? Интегүләр... Менә беттем, дигән чаклар... Бәхил булыгыз, инде бүтән күрешмәбез, дигән уфтанулар, хушлашулар...

Флүрә ханым кергән хатирәләрне искә төшергәч, мин Хәлим абый җәсәде янына якынрак куелган урындыкларга күз төшердем. Кайда утыра икән ул апакай? Туганнары барысы да кара кайгыда. Араларыннан Флүрә ханымны көчкә аера алдым. Сулган, җаныкаем, бөтенләй кечерәеп калган... Аһ бу рәхимсез кайгыны... Берәүгә дә язмасын! Хәер, дип уйлап куйдым соңыннан, бу – һәркемгә тиячәк, кагылачак язмыш кичереше шул...

Уйларымны иңнәремә кемнеңдер җылы кулы кагылып бүлде. Карасам, Равил абый Шәрәфи икән – бөегебез!

– Хәлимебез китте, – диде ул авыр көрсенеп.

– Әйе, – дидем мин дә артык сүз кулланмыйча, мондый чакта ни дип әйтим соң...

– Югыйсә, аңа бу халәт бер килеп киткән иде бит күптәннән. Анысыннан котылган иде.

Без озакка тындык. Аның ул халәтен икебез дә белә идек.

...Берзаман моның хастаханәдә ятуын ишетәм. Инде байтактан икән. Шамкайга әйтәм:

– Хәлим абый янына барып, хәлен белеп кайттыңмы?

– Юк, – ди. Менә сиңа мә...

– Әйдә, – мәйтәм, – киттек.

– Күчтәнәчләр алып, янына бардык. Болай хафалы төсләр чыкмаган йөзенә. Елмаеп каршы алды.

– Хәлләрең ничек, Хәлим Бәдриевич? – дибез.

– Хәзер Аллага шөкер инде, – диде дә авырый башлаганын баштан сөйләп китте.

– Менә шул «Тәкъдир» спектаклен чыгарганда булды бу фаҗига. Сәхнәдә текә тау корылган бит инде бер җирендә. Шуннан төшәргә кирәк, яшьләр төшми шикләнебрәк торалар, мин, их, егетләр, дидем дә, баскан җиремнән шуып төшеп киттем. Төшеп, ларх итеп утырдым. Икенче көнне карыйм – бөтен җирем кара янган. Мине бүлнискә йөртә башладылар. Инде торып булмый башлады. Ахырдан әйттеләр умыртка дисклары кысылганын. Начар авыру гына була күрмәсен, дип, барысы да курыктылар.

«Еладым», – ди артистыбыз Илдус Габдрахманов. Мине «китә» дип уйлаган директорыбыз Шамилнең дә күзләрендә яшь.

Профессорлар бишәр, алтышар мәртәбә кереп карыйлар. Ятам. «Карап торып үтерәсез бит», – дим аларга. «Менә берәү бар, ул кайткач карар», – дип чыгып киттеләр. Кайтты теге, күрсәттеләр... «Бу минем пациент, миңа китерегез!» – диде. Дәвалый бу мине. Берзаман театрдан таяклар китерделәр, таяк белән йөри башладым.

Шунда моңа кадәр эндәшми утырган Шамкай:

– Карале, Хәлим, врачлар арасында да әйбәт кешеләр бар икән, – дип әйтеп куйды.

– Шуннан бүлнистә байтак яткач, инде терелеп килгәндә, сез күрендегез, мине бик шатландырдыгыз.

– Мин әле врачларга концерт та куйдым ул чакта.

– О-о! Алмаз дус, сиңа зур рәхмәт аның өчен дә. Соңыннан, сез киткәч, туя алмадылар, медсестралар үзеңә полный гашыйк булганнар.

– Сине терелткән врач Камил Мөхәммәтович та байтак карап торды әле минем чыгышны. Сине савыктырган өчен рәхмәт аңа. Олы җанлы, зур кеше, даһи доктор икән.

Ул чагында Хәлим абый күзләрендә шатлык тамчылары җемелди иде.

Менә хәзерге врачлар, бик тырышсалар да, Хәлим Бәдриевичыбызны явыз үлемнән коткарып кала алмаганнар. Бик тә авыр кайгы мондый шәхесне югалту.

Мин Равил абыйдан:

– Берәр якын туганы бармы монда? – дип сорадым.

Ул:

 – Әнә бит, түбәтәйле Нәкыйп абзый басып тора, — диде.

Янына барып, тирән кайгысын уртаклашканнан соң:

– Нәкыйп абый, мин аның турында «Казан утлары» журналында повесть яздым, әле бер ай элек кенә чыкты. Бүләк итәрмен, яме! – дидем.

Аның миңа карап, аптырап калганын күргән Равил абый, – Алмаз Хәмзин бу, – дип таныштырды.

Нәкыйп абзыйның йөзендә кайгы сөремен ертып, елмаю чалымы сизелеп алды. Инде бу вакытта Хәлим Бәдриевичнең җәсәден күтәреп, катафалкка таба юнәлгән иделәр.

Мин Флүрә апага елыштым. Күрәм, аның кайгысын бу минутларда берәү дә басалмас иде. Ул кая омтылырга белмәгән, канаты сынган коштай, гел бер сүзен кабатлап:

– Хәлим бу хәтле халык килгәнен сизә микән, тоя микән үзен халкы сөюен, – дия иде.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк