Логотип
Журналда укыгыз

«Яшьлеккә кайтмас идем»

Идеаль ир дип хыялланып йөрмәдем, принц та көтмәдем, мине хөрмәт иткән кешем - янымда. Иң мөһиме - кешелекле булсын, хөрмәт итсен, яратсын. Тормыш иптәшем шундый.

- Резидә ханым, сүзебезне бүгенге көнегездән башлыйк әле: хәзерге вакытта ниләр белән мәшгуль сез? Нинди яңалыкларыгыз бар?

- Үзегез беләсез, бу көннәрдә барыбыз да ничек тә исән калырга, якыннарыбызны сакларга тырышабыз. Һәр көнебез: «Аллаһка шөкер, барыбыз да исән-сау», - дигән сүздән башланып китә. Ә иҗатка килгәндә, бер урында тик тормыйбыз, эшебез дәвам итә. Концертларыбызны куеп, яңа җырларны өйрәнеп торабыз. Артист кеше кайбер мәшәкатьләрне шулай онытадыр инде ул.

-  Сез көчле хатын-кызмы?

- Мин үземне бүгенге көндә дә тәрбияләп яшим, чөнки кеше, ничә яшьтә булуына карамастан, үзен карап яшәргә тиеш. Аннан соң, мин гомумән талашырга яратмыйм. Ачумым килсә дә, эндәшмим. Минем кәефсез булуым йөземә чыгадыр, ләкин үзем тынычланырга тырышам. Кызым Зөләйха да шундый. Берсендә мәктәпкә җыена бу. Нәрсәгәдер ачуы килде дә, сумкасын җилтерәтте генә бит! Аңа карап тордым-тордым да, «Бу бит мин», - дип уйладым. Әйе, мин үземне көчле хатын-кыз дип уйлыйм. Тормышта нинди хәл генә булмасын, аек акыл белән яшәп каласы иде, дим.

-  Көчле булуыгыз шәхси тормышта та чагылгандыр?

- Мин үткәннәргә кире кайтып, нәрсәдер искә төшереп утыра торган кеше түгел. «Теге вакытта болай эшләмәгәнмен!» - дип үкенүдән генә файда юк. Һичьюгы хаталарны ясамаска тырышырга кирәк. Минем шундый гадәтем бар – нәрсәдер эшләр алдыннан утырып уйлап алам. Ләкин туры сүзле булуым да үзенекен итә, кешегә фикеремне ничек бар шулай әйтеп куярга мөмкинмен. Кайбер сүзне әйтә дә белергә кирәк. Туганнарымны күңелен төшерсәм, вакытында гафу үтенәм. Бер-берең алдында аңлашылмаучанлык булмасын өчен, үз гаебеңне аңлап, гафу үтенә белергә кирәк. Кызыма да еш кына: «Мин синнән күбрәк яшәгән, шуңа үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, балам», - дим. Шул сүздән соң күңелгә рәхәт булып китә. Менә бу көчле хатын-кыз булуымның бер мисалы инде.

Яшьлеккә кайту дигәннән, минем анда кайтасым килми. Кем белгән, бәлки тагын да юләррәк гамәл эшләп ташлармын (көлә). Хәзерге «үземне» бик яратам!  Мин үземә нәрсә килешкәнен беләм, шуңа күлмәкләремә таләпчән карыйм. Хәзер үзем текмим, Чаллыга кайтып тектерәм. Анда яхшы тегүче кыз таптым. Баш киемнәрен үзем ясыйм, сүтәм, бозам, үзгәртәм... Кайбер кеше күлмәкләрен сата, ләкин аның кешедә ауналып ятуы бик мөмкин. Ә мин саклыйм, элек кигән күлмәкләргә әле дә сыям әле!

 

 «Көнләшүчеләр бар»

- Артист кешене сәхнә яшәртәме?

-  Ничек кенә әле! Сәхнәгә чыгып баскач, башка төрле кешегә әйләнәсең дә куясың. Мин сәхнәдә нәрсә кисәм дә оялмыйм. Бәлки мин ул киемне көндәлектә кия дә алмам, ә сәхнәдә мин башка. Игътибар иткәнегез бардыр, баш киемнәрен аеруча яратам. Тамашачы да минем образны күргәч, елмаеп куя. Сәхнә артист кешенең фигурасын саклый һәм рухи яктан да тәрбияли.

- Ничек уйлыйсыз, тормышыгызда сездән көнләшүчеләр, күз тидерүчеләр булдымы икән?

- Булгандыр инде. Концерттан кайткач, бер атна бер ни эшлисе килми йөргән, энергия беткән чак була. Элегрәк Равил Галиев белән концерт куеп йөргәндә, Азнакайга кайткач хәлем бетә иде. Концерттан чыккач, «эх» дияргә дә хәлем калмый иде.  Күз тию булгандыр инде ул. Хәзер алай ук түгел. Күз тиюдән сакланырга тырышабыз: дога укыйбыз, тозлы су белән юынабыз. 

Кайчагында кәефсез йөргән чаклар була. Бигрәк тә пандемия вакытында шундый халәттә йөрдем. Күпме тектерәсе күлмәкләр, җырлыйсы җырлар бар, бер ни эшлисе килми бит! Шуңа да карамастан, артист үзен кулга алырга тырыша: матур күлмәкләр тектерә, яңа җырлар иҗат итә. Аннары кәеф булмаганда мин йоклап алырга, журнал-китап укырга яратам. 

 

Күңел могҗизага ышана

- Инстаграмда сезгә сокланып караучылар күптер инде...

- Мин, гомумән, фото-видеолар сирәк куям. Кызымны, туганнарымны күрсәтеп, кеше котыртасым килми. Шулай да алга таба сәхифәмдә яраткан шөгылем турында сөйләрмен дип уйлап торам. Чирләмәс өчен табигый продуктлар ясыйм, шуны кешегә тәкъдим итәсем килә. Җәй айларын әни белән урманда үлән җыеп, киптереп үткәрсәк, хәзер шулардан дәвалану чарасын күрәбез.

Рецепт: 2 аш кашыгы балга 2 чәй кашыгы чүмәкәй итеп куркума, 1 чәй кашыгы кара борыч (үзең төеп салсаң да була) салып болгатасың. Иртән шуны ярты чәй калагы итеп алып, кабып йөрисең. Ул авыз эчен яндырып, микробларны үтереп, җылытып тора. 

- Сез үз стилегез, тавышыгыз, менә шундый булуыгыз белән аерылып торасыз. Элегрәк «Тамашачы мине кабул итәрме?» - дип уйланган чагыгыз булдымы?

-   Курку булмады анысы, ләкин җырлый башлаган дәвердә мине тиз кабул итмәделәр кебек. Тавышым калын бит. «Сыер кебек мөгри», - дигән сүзләр дә ишеттем инде. Ләкин мин андый сүзләргә карамадым, тыйнак кына үз юлымнан бардым.

- Тиздән Яңа ел. Бәйрәмне ничек каршы аласыз?

- Яңа ел – иң яраткан бәйрәмнәремнең берсе! Чыршыны күптән бизәп куйдык инде. Гирляндалар да яна. Чыршыны соңрак куйсаң, бәйрәмне күрми дә каласың кебек. Ә болай озаграк көтәсең, бәйрәм рухы була. Безнең гаиләдә шундый традиция бар: Яңа ел көнне бөтен туган-тумача бездә төшке ашка җыела. Ел саен шулай күрешеп торабыз. Яңа елга яңача керергә планлаштырасың, могҗизага ышана башлыйсың. 

 

«Кешегә сөйләми торган серләрем бар»

-   Кешене кичерә алмаслык гамәлләр була. Сез нәрсәне кичермәс идегез?

- Тормышымда андый гамәлләр булмады. Кемгәдер үпкә саклап йөргәнемне дә хәтерләмим.  Вакыт дәвалый диләр бит. Кайвакыт кешенең үзеңне өнәмәгәнен белеп алгач, «Исәнмесез»дән башка аралашмыйсың. 

-  Артистлар арасында дусларыгыз бармы?

- Бөтен кешене дуска саныйм. Кайберәүләрнең кем икәнен белгәч, үземә якын китермим. Артистлар арасында да төрле кешеләр бар. Шуңа күрә алар белән әйбәт сөйләшсәң дә, нинди икәнен белеп торасың. Аннары бөтен дуска да ачылып бетеп булмый. Минем серләремне дусларым түгел, туганнарым да белми. Нигә кирәк ул? Кешенең сере булырга тиеш.

-  Хатын-кыз бәхете нәрсәдә?

- Бәхет якыннарыңның исән-сау булуында. Хәзер бигрәк тә. Кешегә бәхет өчен күп тә кирәкми бит ул. Җылы өеңә – гаиләң янына кайту да җитә.

- Идеаль ир-ат нинди була ул? Сез аны очраттыгызмы?

- Идеаль ир дип хыялланып йөрмәдем, принц та көтмәдем, мине хөрмәт иткән кешем - янымда. Иң мөһиме - кешелекле булсын, хөрмәт итсен, яратсын. Тормыш иптәшем шундый.

Фото җырчының шәхси архивыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк